поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.12.2019 Ана теле

"Тон агышы да төрлечә тукталышлар белән бормалы-бормалы сызыклар ясый"

Җөмләдә кушмалык фикерне ачыграк, төгәлрәк белдерү өчен кирәк. Нәхү (синтаксис) шуны үзләштерергә булыша. Күзәтүне дәвам иттерәбез.

Татар сөйләменә җәлеп ителә торган җөмлә төрләренең иң активы – ул   бәйләгечле иярченле кушма җөмлә. Алар  баш җөмлә һәм иярчен җөмләләр дип аерылып чыгарыла, аерым анализлана. Бүгенгә без бу анализга күзәтү ясау ихтыяҗын тоймыйбыз. Безгә ул хезмәтләрдә сөйләмгә кагылган тезис, нәтиҗәләр генә әһәмиятле. Кайбер күзәтүләргә диккать итү файдалы булыр дип саныйбыз. Әйтик, галим менә мондый нәтиҗә ясаган: иярченлек функциясе гади җөмләнең аерым кулланыштагы бөтенлек табигатенә, ягъни аерым җөмлә булып сөйләнелгәндәге үзенчәлегенә, теге я бу чамада йогынты ясый: иң азында аның интонациясен һәм төкәнү паузасын үзгәртә, күп кенә очракларда хәтта аның структурасына да үзгәрешләр кертә. Бу – бик законлы күренеш.
 
Югарыда аңлатылганча, җөмлә эчендәге җөмлә генә түгел, бәлки һәрбер тел берәмлеге – аваз, сүз, сүз тезмәсе, гомумән, сөйләм составында үзенең аерым әйтелештәге табигатен теге я бу дәрәҗәдә үзгәртә. Җөмлә составындагы җөмләнең үзгәреш төрлелекләре тагын да сизелүчәнрәк була (Хангилдин, 548 б.).
   – 1. Баш җөмләгә ияртүче теркәгеч яки шундый рольдәге теркәгеч сүз белән бәйләнгән һәм пауза белән аерылган, ләкин, составындагы шул бәйләгечләре белән бергә төкәнмәгән төзелмә булып күренә торган, ике баш кисәкле иярчен җөмләләр;
   – 2. Үзенә генә караган баш кисәкләре әйтелү һәм үзенә махсус аерылу паузасы булу белән бергә, баш җөмләгә төкәнмәгән төрдәге хәбәр формасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә;
   – 3. Үзенә генә караган баш кисәкләре булып та, аерылу паузасы булмаган иярчен җөмләләр;
   – 4. Кайбер грамматикаларда ияләре баш җөмләнеке белән бер үк, ягъни уртак булган иярчен әйтелмәләрне дә җөмлә дип таныганнар. Боларның аерылу паузалары булырга да, булмаска да мөмкин (549 б.).
   
Безнең күп кенә эзләнү-тикшеренүчеләребез татар телендәге иярчен җөмләне төп ике төрле принцип берлегеннән чыгып караганда гына дөрескә якынрак билгеләргә мөмкин икәнлекне күрсәттеләр. Болар: грамматик-семантик нигез, интонация-пауза күренешләре.
   
Грамматик-семантик нигез дигәндә без ике төрле фактны күз алдында тотабыз: Беренчедән, иярчен әйтелмә, аерым алып караганда, чын-чыннан гади җөмлә сыйфаты алырлык булырга, ягъни анда һәрбер гади җөмлә өчен төп шарт булган нигез элементлар, аның үзенә генә караган баш кисәге (ике я бер баш кисәк) табылырга, һәм, шул нигездә, ул үзенә бер логик бөтен булып, баш җөмләдән аерылырга тиеш (551 б.).
   
Хәзер инде иярчен җөмләдәге интонация-пауза күренешләрен күздән кичерик. Иярчен җөмләлек функциясе алу белән гади җөмләнең аерым торгандагы интонация һәм паузасын теге я бу дәрәҗәдә үзгәрткәнлеге турында әйтелеп үтелгән иде. Мондый хәл аның интонациясен йомшарта, паузасын исә үзенә бер төрлерәк төсмер белән (тезмә кушма җөмләдәге паузадан да аерыла торган итеп) чикли; кайбер очракларда аның баш җөмләгә бәйләнеше шундый тыгыз була ки, хәтта алар арасында аерымлану паузасы бөтенләй юкка чыга.
   
Бу фактның әнә шулай төрлечә чагылуы иярчен җөмләнең кушма составындагы урынына, аның бүтән сүзгә бәйләнү чараларына, бәйләнү рәвешләренә карап йөри: үзе турыдан-туры бәйләнгән сүздән ераграк торган саен яки арага бәйләүче ярдәмлекләр керүгә карап, аның аерымлану паузасы зуррак булырга; үзе турыдан-туры бәйләнгән сүзгә якын торуына, арага ярдәмлек сүзләр кермәвенә карап, пауза кыскарырга; үзе турыдан-туры бәйләнгән сүз белән янәшә үк торганда һәм бәйләнешкә булышлык итә торган формаль күрсәткече булмаганда, ул хәтта бөтенләй бетәргә мөмкин...
   
Андый фактлар, ягъни интонация белән паузаның булмавы шул ук вакытта гади җөмләнең аерым сөйләнелгәндәге форма түгәрәклегенә, аның интонацион бөтенлегенә һәм шуның белән бәйләнешле булган мәгънәләрнең  ачыклык һәм аныклыгына, һичшиксез, азмы-күпме кимчелек тә китерәләр... (554 б.)
   
Иярченле кушма җөмләләрне һәм иярчен җөмләләрне төркемләүнең нигезләрен ачыклаганда сөйләм мөмкинлекләрен ачыклау да уңай күренеш дип санала ала. В.Хангилдинның бу юнәлештә дә күзәтүләре теркәлгән:   Иярчен җөмлә баш җөмләне җәелдереп, аның эчтәлеген детальләштерүгә, ачыклау-аныклауга хезмәт итә яки аңа дәлил, аңлатма һ.б. булып килә. Иярчен җөмләләр ул функцияләрне иң күп очракта баш җөмләдәге билгеле бер сүзгә яки сүз тезмәсенә турыдан-туры бәйләнү аркылы эшкә ашыралар. Баш җөмлә составындагы ул сүз, билгеле, аның нинди булса бер кисәген тәшкил иткән була (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл һ.б.) һәм мәгълүм бер мөстәкыйль сүз төркеменә карый (исем, сыйфат, алмашлык, фигыль һ.б.) (558 б.).
   
Бәйләгечле иярчен җөмләнең бәйләнү чараларын һәм төркемчәләрен синтаксик хезмәтләрдән сөйләм максатында күзәтү дә сөйләм осталыгын үстерүдә уңай тәэсир итә ала. Мәсәлән, иярчен җөмләнең баш җөмләгә бәйләнеше, беренче чиратта, кайбер сүз формалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм шундый теркәгеч сүзләр ярдәмендә белдерелә. Шул ук вакытта бу процесска интонация һәм, урынына карап, сүз тәртибе дә катнаша (562 б.).
   
Ия һәм хәбәр җөмләләр, аергыч җөмлә, тәмамлык, хәл  (урын, вакыт, сәбәп, максат, нәтиҗә, рәвеш, чагыштырма, шарт, кире шарт җөмләләрнең структур төзелешен өйрәнгән хезмәтләрне нәкъ менә сөйләм оештыру мәнфәгатендә күзәтү һәркемгә кирәктер. Тик күпчелек хезмәтләрдә (аерым алганда В.Хангилдинның без күзәткән дәреслегендә) җөмлә категориясенең төп билгеләреннән берсе – интонация-пауза телгә дә алынмый. Гәрчә җөмлә дип аталсалар да. Синтаксис буенча соңгы хезмәтләрдә дә, кызганычка каршы, әйтмә сөйләмгә тиешле игътибар җитми.  
   
Синтаксик фәнни хезмәтләрдә шулай ук күп иярченле кушма, бәйләгечсез кушма, бәйләгечсез тезүле кушма, җыю бәйләнешендәге бәйләгечсез тезүле кушма, бәйләгечсез ияртүле кушма, катнаш кушма, катлаулы катнаш кушма һәм башка төр җөмләләр берникадәр аерым-аерым тәфсилле өйрәнергә омтылынган.
   
Шул ук вакытта бу җөмләләрне структур яссылыкта өйрәнгәндә формаль караш-күнегүләргә юл куелуын кисәткән тәкъдимнәр дә очрап куя. Сөйләм оештыруда гамәли әһәмияте булуын истә тотып синтаксик анализлар вакытында, мәктәптә күнегү дәресләрендә андый тәкъдимнәргә  диккать итү зарурдыр. Мисалга, бер күзәтүне генә тәкъдим итик: “Синтаксик анализ вакытында буталчыклык тудыра торган очраклардан тагын берсе – синтетик урын, вакыт, аергыч җөмләләрнең бер үк грамматик форма белән бирелүе. Бу мәсьәлә татар тел белемендә дә тулысынча ачыкланмаган. Мәсәлән, Ат аунаган җирдә төк кала җөмләсе А.Кәримова тарафыннан иярчен урын җөмлә дип тикшерелә. А.Кәримова җирдә сүзен аналитик бәйләүче чара итеп алса, В.Хангилдин бу сүзне, мөстәкыйль мәгънәле исем буларак, ат аунаган җөмләсе белән ачыкланган дип исәпли.
   
Татар телендә иярчен урын, вакыт җөмләләрне баш җөмләгә бәйләп килүче урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган бер төркем сүз бар: як, урын, җир, чак, ара, заман, вакыт, мизгел һ.б. Бу сүзләр, үзләренең мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып,  еш кына бәйлек сүзләргә әйләнәләр һәм иярчен урын һәм вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләүдә катнашалар. Мәсәлән: Ә Шәрифә апа теге билетсыз кеше киткән якка борчулы карап алды (С.Т.). Алар сөйләшеп торган арада, аш килде (Ш.Камал); Иренеп кенә аткан кышкы таңның зәңгәр шәүләсе тәрәзәләргә төшкән чакта, Зәйтүнә мәңгелек йокыга талган иде (Ә.Еники);  Ир күп җирдә пычак булмас (Мәкаль); Көз көне кошлар китә торган якта Әчтерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар ди (Г.Ибраһимов).
   
Мондый җөмләләрне мәгънәви яктан дөрес билгеләү өчен, укучыларга бу чараларны бәйлек сүзләр дип аңлатырга кирәк. Соңгы ике җөмләне иярчен аергыч җөмләләргә кертеп карау дөрес булмас иде, чөнки иярчен аергыч җөмлә фигыль белән белдерелгән кисәкне түгел, ә баш җөмләдәге исемне турыдан-туры ачыклауга хезмәт итә.
   
Аналитик иярчен җөмләләрне билгеләгәндә, укучылар һәм хәтта студентлар да иярчен җөмләнең төрен мөнәсәбәтле сүзләр формасына бәйләп билгелиләр. Бер үк мөнәсәбәтле сүз белән бәйләнешкә кергән иярчен җөмләнең берничә төре булырга мөмкин. Җөмлә  тибын дөрес билгеләү өчен, иң элек мөнәсәбәтле сүзнең функциясен, аның нинди сүз төркеме белән белдерелгән  кисәккә иярүен ачыкларга кирәк. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз җөмләнең нинди кисәге булса, иярчен җөмләнең төре дә шуңа карап билгеләнә.
   
Укучылар гадәттә аналитик иярчен җөмләне мөнәсәбәтле сүзгә сорау куеп тикшерәләр. Мисал өчен бер үк мөнәсәбәтле сүз белән дүрт җөмлә алыйк: Командирның приказы шундый: син хәзер үк анда барып җитәргә тиеш (Р.Төхфәтуллин); Сөйләгәндә шундый сөйли: бөтен дөньяңны онытырга мөмкин (“Яшь ленинчы”); Бу урман шундый калын була: аның эчендә ниләр барлыгын берәү дә белми (З.Бәшири); Була бит шундый кешеләр: тормыш юлында узгынчы кебек бер күренеп китәләр дә, беркем күңелендә дә эз калдырмыйча юкка чыгалар (Г.Әпсәләмов). Бу мисалларда бер үк шундый сүзе иярчен хәбәр, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен аергыч җөмләләрне баш җөмләгә бәйләү өчен хезмәт итә  (Сафиуллина, Ибраһимов, 1982, 9-11 б.).
   
Безнең очракта шунысына диккать итик, бу төр җөмләләрдә грамматик бәйләгеч элементлардан башка интонация-пауза ярдәмендә бәйләнүнең дә зур урын тотуы күренә. Шундый төрлелекләр белән бәйләнешле рәвештә ул җөмләләрнең укылышындагы тон агышы да төрлечә тукталышлар белән бормалы-бормалы сызыклар ясый, ди В.Хангилдин (626 б.). Тик тикшеренү гел язма рәвешне анализлаудан тора. Сөйләүне күз алдында тотса, шуны анализласа, ниндиерәк нәтиҗә ясаган булыр иде?! Сөйләм оештыру ихтыяҗынннап без моны фаразлау белән дә шөгыльләнә алабыз бит. Менә җыю бәйләнеше белән төзелгән бәйләгечсез тезүле кушма җөмләнең составындагы гади җөмләләр аеруча аларның хәбәрләре, күп очракта бертөрле формада киләләр һәм үзара тигез агышлы интонация-паузалар белән бәйләнешкән булалар (610 б.).
   
Иҗат хезмәте белән мәшгуль каләмдәшләребездә мондый күзәтүләр, шуларга бәйле уңланулар аз түгелдер. Уртаклашырсыз әле. Ул арада тәнәфес ясап алыйк.
 
                                                         Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»