|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2019 Киңәш-табыш
Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтәБүген 11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш кар явачак, шулай ук буран фаразлана. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ". Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә метеорологлар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, декабрьнең беренче декадасы Татарстанда аномаль җылы булды. Кышның беренче аеның икенче декадасында да республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|