поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.12.2019 Мәдәният

Данлыклы татар баянчысы Фәйзи Садыйковның тууына 100 ел (ТАРИХИ 20 ФОТО)

19 декабрьдә халкыбыз арасыннан үсеп чыккан музыкантларның берсе, заманында күренекле җырчы Рәшит Ваһаповның һәм соңрак башка җырчыларның аерылгысыз баянчысы булган Фәйзи (Матросов) Садыйковның тууына 100 ел була. Аның архивында сакланган кайбер фотоларны күзәтик.

 

  

  

 

 

 

 

1. Файзи Садыйков. 1946 ел

2. Сулдан уңга (утырганнар): Фәйзи Биккинин,Рәшит Ваһапов, Җәваһирә Сәлахова, Сәгыйт Алиев; басканнар: Гариф Нигъмәтуллин, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков, Горький шәһәре. 1957 ел

3. Сулдан уңга: Гали Җәмниханов, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков. 60-нчыеллар

4.Фәйзи Садыйков. 60 нчы еллар

5.Фәйзи Садыйков. 1945 ел

6. Фәйзи Садыйков озак еллар буе  мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның аерылмас баянчысы була.

7. Сулдан уңга, утырганнар: Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Зәйтүнә Ваһапова; басканнар: Гариф Нигъмәтуллин, Фәйзи Садыйков, Әзәл Яһудин.  1957 ел

8.Сулдан уңга: Гали  Җәмниханов, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков

9. Сулдан уңга: Әзәл Яһүдин, Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Алия Фәйзуллина, Фәйзи Биккинин, Сәгыйт Алиев, Фәйзи Садыйков Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә. 1957 ел.

10.Сулдан уңга: Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков, Фәйзи Биккинин, Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Гариф Нигъмәтулин. Горький шәһәре. 1957 ел

11. Фәйзи Садыйков. Фоторәсем артына «Урта Азиядә йөргән гастрольләр истәлеге» дип  язылган. 1955 елның 28 декабре

12. Сәхнәдә – Таһир Якупов, баяннарда: Фәйзи Садыйков, Фәрит Хатыйпов.

13. Күренекле җырчы Габдулла Рәхимкулов белән гастрольләр вакытында

14. Җырчы Наҗия Теркулова белән Башкортстан буйлап гастрольләрдә. Уфа. 1956 ел

15. Сулдан уңга: Фәйзи Биккинин, Сәгыйт Алеев, Фәйзи Садыйков, Исмәгыйль Һилалов, Хәмит Бакиров. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы.Мәскәү. 1957 ел

16. Сулдан уңга: Фәйзи Садыйков, Мостафа Сәләхетдинов, Рәшит Ваһапов.

17. Бертөркем филармония артистлары Татарстан буйлап гастрольләрдә. Фәйзи Садыйков машина арбасында утырган(эшләпәдән).

18. Җырчы Рабига Сибгатуллина, баянчылар: Фәйзи Садыйков, Фәрит Хатыйпов.

19. Уңнан сулга (беренче рәттә): Таһир Якупов, Зәйтүнә Яруллина, Фәйзи Садыйков, Рабига Сибгатуллина, икенче рәттә: Виктор Шәрәфетдинов, Фәрит Хатыйпов, Мөнир Мөхәммәтдинов, ?.

20. Филармония сугыш ветеран артистлары: сулдан уңга (беренче рәттә):  Зәйтүнә Ваһапова, Рәйсә Волкова, Җәваһирә Сәлахова, икенче рәттә: Фәйзи Йосыпов, сәхнә ветераны Әнвәр Хәсәнов, Фәйзи Садыйков, Георгий Астапов, Рәшит Гобәйдуллин, Ильяс Якупов. Филармония бинасы. 1997 ел 

Белешмә:

Садыйков (Матросов) Фәйзи Госман улы1919 елның 19 декабрендә Сембер  өлкәсенең Кәшә авылында туган. Ул – халкыбыз арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Җиде балалы гаиләдә туып үскән Фәйзи кечкенәдән музыка белән мавыга, гармунда уйнарга һәвәс була. Бу уен коралында кайчан уйнарга өйрәнгәнен дә хәтерләми ул.
 
1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкь менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапозонлы баянда уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән еш аралаша. Укудан соң буш вакытын гел баянга багышлый.
 
Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та, бер ел буена армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, 1946 елда ул Казанга кайта.
 
Кайтуга ук, Г. Тукай исемндәге Татар дәүләт филармониясенә бара һәм, бәхетенә, аны җырһәм бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.
 
1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендәге концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар һәм шушы бригадада 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчыга кадәр эшли.
 
Филармониядә эшләү елларында Ф. Садыйков,Җ. Сәләхова, Ә. Авзалова, У. Әлмиев, Н. Теркулова, Д. Сираҗетдинова, Г. Рәхимкулов кебек танылган  җырчылар белән бергә эшли.
 
Фәйзи ага концертларда төрле зурлыктагы концерт гармуннарында да  чыгышлар ясый башлый. Гармунчы Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушындый гармуннарда уйныйлар.Тамашачы аларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел «бис»ка, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.«Өстәлдә төрле зурлыктагы дистәләгән гармун тезелеп куелган. Иң кечкенәсе шырпы кабы кадәре генә. Ике гармунчы шул уен коралларында ярыша-ярыша уйныйлар. Оста кулларда шул кечкенә генә гармуннардан да гаҗәеп матур көйләр яңгырый. Хәтта Фәйзи Садыйков ике кулында ике гармун белән бер үк көйне дөрес уйный»,–дип яза бер тамашачы 1969 елда Перм өлкәсе Барда районында чыккан«Таң» гәзитендә.
 
Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшь чаклары авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 30-40 елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа карамастан, Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев, Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны,чын мәгънәсендә, халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.
 
Фәйзи Садыйков филармониядә 34 ел эшләү дәверендә сәнгать осталары белән берлектә җиде меңннән артык концертлар куя. Ул төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә кадәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты. 
 
2000 елның 23 декабрендә Казанда вафат булды.
 
Татарстанның халык артисты
Рамил Курамшинның
«Татар баянчылары» китабыннан
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»