|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2010 Дин
КИЕНҮДӘ ӘХЛАК КАГЫЙДӘЛӘРЕИлебездә диннәр өчен иреклек хөкем сөрә. Шуннан файдаланып шактый гына яшьләр иманга киләләр, тормышларын шәригать кануннарына туры китерергә тырышалар. Андый күренешләр бөтенебезне шатландыра, әлбәттә. Хәзер инде сирәк-мирәк кап-кара хиҗабка төренгән кызларны да Казан урамнарында күрергә мөмкин, шул ук вакытта кендекләре дә ачык булган кызлар да күп. Билгеле, без дөньяви дәүләттә яшибез, кем ничек тели шулай киенә, ул аның шәхси эше, вөҗданының сайлавы. Әмма тирәннән бу мәсьәләгә карасак, киенү мәдәнияте әдәп-әхлакка, милли үзенчәлекләргә һәм кыйммәтләргә дә бәйле бит. Халык телендә таралган сүз буенча, кешене киеменә карап каршы алалар. Аллаһ тәгалә яраткан һәрбер милләтнең, кавемнең үзенә хас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кыйммәтләре бар. Коръән Кәрим сүзе белән әйтсәк: "Ий, кешеләр! Без сезне ир белән хатын буларак яраттык. Бер-берегезне белеп-таныр өчен сезне халыклар һәм кабиләләрдән ясадык. Арагыздан Аллаһ каршысында иң хөрмәтлегез – иң тәкъва булучыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ - белүче, хәбәрдар!" (Хуҗурат, 13).
Димәк, дөньядагы халыкларның төрле милләтләргә бүленүе, бер-берләреннән аерым рәвештә яшәве асылда Аллаһының теләгенә нигезләнгән, монда Ул салган хикмәтләр бар. Инде "Рум" сүрәсенең 22 аятендә бу турыда тагын ачыграк итеп әйтелгән: "Һәм Аның билгеләреннән: күкләр белән җирне барлыкка китерү, сезнең телләрегезнең һәм тән төсләрегезнең төрле иттереп булдырылуы. Хакыйкатьтә, белгәннәргә монда галәмәтләр бар".
Китерелгән аятьләрдән шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: кешелекнең вә башка мәхлукатнең төрлелеге Аллаһының кодрәте вә чиксез гыйлем-хикмәтенә дәлаләт итә торган билгеләрдер. Төрлелек исә, беренчедән, кешеләрнең тышкы күренешендә, кигән киемнәрендә чагылыш таба. Кеше ничек киенүенә карап, кешенең эчке дөньясына, рухи халәтенә дә бәя бирү бөтен халыкларда да гадәткә әйләнгән. Халкыбызның элгәреге кием рәвешләре исә саф иманнарына хас булып шәкелләнгәннәр. Кызганыч ки, узган гасыр дәвамында милли киемнәр һәм бизәк төрләре тормыштан кысрыкланып күбрәк театр һәм эстрада сәхнәсендә генә сакланды дияргә була. Ә бит әле йөз ел элек кенә Казанда кәвеш урнына туфли һәм чапан урнына пальто кигән татарга гаҗәпләнеп һәм нәфрәтләнеп карыйлар иде. Табигый ки, киемнәр бөтен милләтләрдә дә вакыт агышы белән азмы-күпме яңарып тора. Ләкин ул үзгәрешләр миллилекне тамырдан инкяр итү бәрабәренә булмаска тиеш.
Безнең халык бөтен дөньяга хәзер үзенең гүзәл холык белән мәшһүр булды. Башка илләрдән безнең тәҗрибәне өйрәнергә киләләр. Шуның өчен дә без бөтен дөнья алдында танырлык булып, киенүебез белән дә аерым бер милләт икәнлегебезне күрсәтә белсәк икән. Киенү бит – гүзәл күркәм холыкның бер бизәгедер.
Ислам дине карашы буенча гаурәт урыннары ачык булырга тиеш түгел. Ләкин мөселман иргә булсын яки мөслимә хатын өчен Ислам динендә махсус дини кием дигән төшенчә бөтенләй юк. Һәрбер мөселман кеше нинди милләттән булуына карап, гаурәт урыннарын ябып торган кием кисә, шул җиткән санала. Югарыда әйткәнчә, киенү мәдәниятендә төрлелек булуы табигый. Күзгә китерегез: берәр бакчага керсәгез, анда күп төрле гөлләр күрерсез, алар берсе-берсенә охшаш түгел. Кешеләр дә кавем-милләт булып төрле була.
Бүген без ят тәэсиргә күмелеп яшибез – интернет аша килүче мәгълүмат эчендә хәзер без кайныйбыз. Безне бозарга, үзлегебезне бетерергә һәр яктан тырышалар. Аеруча Көнбатыш цивилизациясе тәэсир ягыннан көчле тырыша. Тормышны уңайландыру, яшәү шартларын кулайландыру, фән-техника, электроника кебек тармаклар көнбатышта нык үскән. Шул якларын без дә үрнәк итеп файдалануда һичнинди гаеп нәрсә юктыр. Киресенчә, алардан алгарышыбыз өчен кирәкле гыйлемнәрне өйрәнүебез хәтта тиешле дә. Әмма киенү җәһәтеннән Көнбатышның "тәрәккыятенә" яки Якын Көнчыгышның кара хиҗабларга сукырларча иярү яхшылыкка китермәс. Уйлап карыйк, чит илдән килгән кунаклар илебезнең тарихи, мәдәни, дини һәйкәлләрне күрергә килгәндә бер үк вакытта халкыбызның яшәеше, мәдәниятенә дә игътибар итә. Димәк, алар безнең милли гореф-гадәтләребезгә, киемнәребезгә дә игътибар итүләре билгеле.
Мин әйтер идем, алар безнең милли үзенчәлекләргә кызыга, алар белән танышырга омтыла. Ләкин бездә бөтен шул ук чит илләргә хас мода калдыкларын гына күрү нинди кызыксыну уята алсын?! Минемчә, алар татарны татар кыяфәтендә күрүне көтәләр. Аерым хатын-кызларыбыз гарәп, төрек киемнәргә тәкълид итүләре, кап-карага бөркәнеп йөрүләре, никаб киюләре һичничек аңлашылмый, милләтебезне кимсетү булып тора. Һәр халык үз шартына, үз табигатенә туры килгән кием кия – гарәп илләрендә алай йөрү кулай булса, үзләренә килешә. Гарәп ирләре дә яулык кияргә арата. Аларга ул, күрәсең, килешә дә. Мөселман булу – ул берничек тә гарәп булу түгел! Мөселман өммәтендә гарәпләр зур булмаган азчылыкны гына тәшкил итүен онытмыйк. Шуның өчен Татарстанда мөслимәләр гарәпчә кара хиҗабтан, ә мөселманнар яулык киеп йөрүгә күчсәк –әлбәттә көлкегә генә калачакбыз. Һәрнәрсәнең үз урыны бар. Без, татарлар, үзебезгә хас, туры килгән киемнәрне киик, үз дәрәҗәбезне белик, кимсенмик.
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|