|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2019 Җәмгыять
Учалыдагы тетрәндергеч канкоешта исән калган Зариф флешмобта катнашканБөтен Башкортстанны тетрәндергән Учалыдагы канкоешта исән калган Зариф Хилаҗев "Башкорт биюе" флешмобында катнашты. Ул вакыт бер исерек бәндә мылтыктан үзенең һәм Зарифның хатынын, аннары үз-үзен атып үтергән иде. Зариф каты яралана, әмма исән кала. Һәм менә ул матур чарада катнашкан. Зариф автомобиле салонында "Сыңрай курай" җырын башкарды, ә Учалыда Өрген күле буенда башкорт биюен биеде.
"Мин алты яшьтән биим. Хәзер миңа 33 яшь. Дөньяның бөтен биюләрен яратам. Балаларга да биюгә сөю тәрбияләдем, аларга биюләр өйрәттем", - ди ул.
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|