• 18.01-19.01 Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган". УНИКС
  • 18.01 "Кичер мине, әнкәй" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 19.01 "Нигез ташлары" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 23.01 А.Бостановның "Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабын тәкъдим итү. Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов (1939 — 2017)
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
  • Продаётся двухкомнатная квартира в центре Актаныша. Тихое уютное живописное место возле набережной. Т 8-986-933-67-11.
  • Казанның Авиатөзелеш районында, Павлова урамында тзртипле кешеләргә фатир сдаваться ителә. 89539987244
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Сайдинг белэн здание тышларга бригада кирэк. Актаныш. 89376209888 ( WhatsApp ка язырга).
  • дворникны эшкэ чакырабыз , центр 89872053927
  • Натяжной потолок урнаштырабыз хэм электромонтаж эшлэре башкарабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Казан. Казан арты районнары. 89046768348
  • Дербышки, Биектау, Киндери тирәсеннән эш эзлим, грузчик эше. Физик яктан көчлемен. 89600756516.
  • Залесный бистәсендә йорт кулланышка бирәм. Тукталыштан, кибеттән 10 минутлык юл.Айга 8000. Мунчасы да бар. Тел. 89047645487
  • Продается стиральная машина Индезит -2016г рабочем состоянии. Казан 89003273804, 89179275753
  • Шпаклёвка,обойные работы,плитка,обшивка ,откосы штукатурим КАЗАН -89178887212

 

 
Архив
 

               

07.12.2019 Мәдәният

”Тормышта Ходай үземә күрсәтмәсен”, дип телисең

Әгәр спектакльдән соң, тамашачы көчле алкышларга күмә икән, артист өчен аннан да зур шатлык юктыр ул. Әле шушы көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Илгиз Зәйни тарафыннан куелган “Өч аршын җир” (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча) спектаклендә Мирвәли ролендә уйнаган Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та әнә шундый күңелле мизгелләр кичергәндер.

Әлеге образда гына түгел, башка спектакльләрдә дә Ирекнең уены үзенең табигыйлыгы белән аерылып тора. Аның рольләре арасында ир затларыбызга өлге булырдай намуслы, ихлас күңеллеләре дә нәфрәт уятырдай кырыс холыклылары да бар. Кайсы гына образда булмасын, ул аларга җан җылысын салып, үз йөрәге аша үткәреп гәүдәләндерә.

 
− Ирек, курсташларыгыз белән бергә театрга 20 елдан артык хезмәт итсәгез дә, мактаулы исемне берничә ел элек кенә алдыгыз. Сез күптән инде халык мәхәббәтен яуларга өлгердегез. Бигрәк тә фильмнар аша танылдыгыз, дисәм дә ялгыш булмас. Кайсы фильм тамашачыга танытты, дип уйлыйсыз?
 
− Мин Рабит Батулла әсәре буенча Фәрит Дәүләтшин төшергән “Бичаракай” фильмы аша танылдым, дип уйлыйм. (Аңа кадәр “Язмышлардан узмыш юк” фильмында катнашкан идем). Артистны күбрәк телевидение аша таныйлар. Нинди генә рольләр башкарсаң да, театрда ул кадәр танылып булмый.
 
− Сәхнәдә Сез никадәр кеше язмышларын уйныйсыз. Арада сокландырганнары да, куркытканнары да бардыр.
 
− Һәр рольгә алынганда башта куркып алынасың. Һәр тудырган образ безгә якын, чөнки аны үз күңелең аша үткәреп уйныйсың. Әгәр син аны үз йөрәгең аша үткәреп уйнамыйсың икән, аны берничек тә халыкка җиткереп булмый. Халык ничек уйнаганны күрә. Рольләрнең һәркайсы якын. Театрга килгәч тә, Хәй Вахитның Туй алдыннан” спектаклендә Наил ролен биргәннәр иде. Аннары шул ук спектакльдә Рафаэль ролендә әлегә кадәр уйныйм. Тискәре булганга, аны тамашачы бик яратып бетерми.“Кураж ана һәм аның балаларында кеше үтереп йөрүче офицерны уйнадым. Исерек кеше язмышларын да уйнарга туры килә. Тискәре рольне уйнар алдыннан:”Тормышта Ходай үземә күрсәтмәсен”, дип телисең. Андый гыйбрәтле язмышлар кабатланмасын иде, дип күрсәтеп торырга кирәк.
 
− Тамашачы яратып карый торган “Мәхәббәт чишмәсе”(Исламия Мәхмүтова) спектаклендә дә озак еллар яшь егетләрне уйнадыгыз. Тагын шундый үзегез уйнаган озын гомерле спектакльләрегез булдымы?
 
− Без аны гаилә корып, улыбыз туган елларда уйный башлаган идек. Аннары яшебез дә 50 гә таба бара,андагы рольләргә туры килмибез, дип анда уйнамаска булдык. Театрга килгәч тә, “Али баба һәм кырык карак”та Али бабаны уйный башлаган идем. 22 ел буе репертуардан төшми. Никадәр бала шушы спектакльне карап үсте?!
 
− Тора-бара рольләрегезгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрәме?
 
− Сүз дә юк, аларны кабат караганда:”Их, бу урынны башкачарак эшлисе калган икән. Күреп бетермәгәнмен,” – дип борчылып аласың. Артист беркайчан да үз эшеннән канәгать булмый.
 
− Бүгенге көндә театрыгызда кайсы авторның классик әсәре куелуын теләр идегез һәм анда үзегезне кайсы рольдә күрәсегез килә?
 
− Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәре буенча спектакль безнең сәхнәдә куелса иде, дигән теләк чынга ашты. Роле дә үзем теләгәне булып чыкты. Мин анда өлкән Мирвәли роленә бик теләп алындым..
 
− Хатының Гөлчәчәк белән бергә уйнавыгызны тамашачы яратып кабул итте. Моңа кадәр аның белән партнерлар булып уйнарга туры килдеме?
 
− Моңа кадәр бергә уйнарга туры килмәсә дә, быел Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нәзер” спектаклендә бергә уйныйбыз. Әлеге “Өч аршин җир”дә ул − хатыным Шәмсегаян ролендә.
 
 
− Тамашачы Ирек Хафизовны тагын нинди фильмнарда күрә алачак?
 
− Без быел җәй көне Татарстан белән Үзбәкстан проектлары нигезендә, “Сөмбел” дигән фильм төшердек. Мин анда күмәк күренешләрдә уйныйм һәм продюссер буларак та катнашам. Тиздән Илдар Ягъфәров Мансур Гыйләҗев әсәре буенча “Исәнме сез!” фильмын төшерергә җыена. Аңа да чакырдылар. Без бит әле “Шаян ТВ” каналында балалар өчен мультфильмнар да тавышландырабыз.

− Соңгы вакытта үзегезне алып баручы буларак та күрәбез.
 
− Әйе, тәкъдим булганда анысына да алынам. Вакыт табып, барысына да өлгерергә тырышам, әмма кайвакыт кире каккан чаклар да була.
 
− Ирек, хыялланып та алыйк әле. Әгәр дә Сезгә дан-шөһрәт яисә акча тәкъдим итсәләр, кайсын сайлар идегез?
 
− Бүгенге көндә дан-шөһрәт белән генә әллә кая китеп булмый. Кесәңдә акча булу кирәк, дип уйлыйм.
 
− Сез гаиләдә өч улыгызга үрнәк әти дә бит әле. Алар кайларда белем ала? Нинди киңәшләр бирәсез үзләренә?
 
− Олы улыбыз Ранис КФУның финанс – икътисад факультетын тәмамлады. Уртанчыбыз Ислам да шунда укый. Сәйдәш 5нче сыйныфта белем ала. Аларга һәрвакыт тырыш, төүфыйклы булырга кушам. Иң мөһиме: яхшы кеше булсыннар.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR