поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2010 Җәмгыять

“...ЯТИМ БАЛАЛАР ИСӘБЕНӘ БАЕГАННАР”

Үзенә дигәндә, әллә нинди катлаулы акча юнәтү ысулларын уйлап тапкан җинаятьчеләр турында да ишеткәнебез, укыганыбыз бар. Ә эше шул җинаятьчеләрне тоткарлаудан гыйбарәт булган милиционерлар өчен бу “ачышлар” көндәлек эш. Кем-кем, ә алар коточкыч җинаятьләр хакында ишетсә дә, гаҗәпләнмәс кебек. Ләкин бу җинаять турында Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе оперативниклары да тыныч кына сөйли алмады.

“АКЦИЯЛӘРНЕ УРТАЧА 8 МИЛЛИОН СУМГА САТАРГА БУЛА”

 

Сүз ятимнәргә карата кылынган җинаять хакында бара. Аның тарихы 90 нчы елларга, хосусыйлаштыру үткәрелгән заманнарга барып тоташа. Ул вакытта һәркемгә ваучерлар өләшкәннәр иде бит. Күпләр аларны бер көнлек оешмаларга илтеп тапшырды яки сатып җибәрде. Ләкин хөкүмәт башындагылар, күпчелектән аермалы буларак, ул заманда ук ваучерны кая урнаштырасын белгән һәм, миһербанлык күрсәтеп, яклауга иң мохтаҗларга – ятим, авыру сабыйларга ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Монысы өчен мәрхүм Ельцинга рәхмәт, әлбәттә. Ул заманда “артык” ваучерлар пәйда була. Кеше исемлектә бар, ә ваучерын алырга килмәгән. Кемдер үлеп киткән, варислары юк, кемдер бомж, кемдер качып йөри... Менә шундый алынмый калынган ваучерларга “Газпром” акцияләре сатып алырга һәм балалар йортларындагы инвалид сабыйларга өләшергә дигән карар чыгара Русия Президенты. Алар үскәнче, дөньялар рәтләнеп, акцияләрнең бәяләре дә артырга тиеш. Ният изге – балаларга 18 яшь тулгач, акцияләрен сатып, тормышларын рәтли алачаклар. Чубайс, ваучерга 2 “Волга” автомобиле алырга мөмкин булачак, дигән иде бит, бераз ялгышкан. Ул вакытта артык калган ваучерларга һәр сабый исеменә 34 меңнән 36 меңгә кадәр “Газпром” акциясе сатып алалар. Ә хәзер шушы ук акцияләрне уртача 8 миллион сумга сатарга була. Билгеле, мондый суммага ия булсаң, торак, эш проблемаларын хәл итәргә мөмкин.

 

Хөкүмәтнең бу изге ниятеннән яман адәмнәр файдалана. Балаларның акцияләрен кулга төшерүне максат итеп куйган җинаятьчел төркем оеша. Башлыгы – 45 яшьлек Ильяс исемле адәм, ул балалардан алдап алынган акцияләрне сату белән шөгыльләнгән дип фаразлана. 30 һәм 35 яшьләрдәге ике “урынбасары” – болары “эшчеләр”. Башлык республикадагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең акцияләре турындагы яшерен исемлекне кулга төшерә. Һәр бала буенча аерым план төзеп, ике “урынбасар” балаларны эшкәртә башлый.

 

– Бу балаларның күпчелеге дебильлек стадиясендәге олигофреннар, – дип сөйләде икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең өченче бүлек җитәкчесе урынбасары Роман Козлов. – Башлыча өч балалар йортында тәрбияләнүче балалар каза күргән – Казанның Совет районындагы 11 нче номерлы коррекцион мәктәбе, Арча районы Яңа Кенәр коррекцион мәктәбе, Саба районы Югары Утар балалар йорты.

 

2007 елдан 2009 елның декабренә кадәр бу җинаятьчел төркем алдап, куркытып, балаларның акцияләрен тартып алу белән шөгыльләнгән. Акцияләрне сатып булмаячак, аларның бәяләре түбән, дип алдаганнар. Ә инде балалар үлеп, аларның акцияләре варисларына – өлкәннәргә күчкән очракта куркыту һәм компромат тарату белән янаганнар. Әйтик, кайбер кешеләрнең эш урыннарына барып, балаларының Даун синдромы белән туганын сөйләячәкбез, хур итәчәкбез дип куркытканнар. Хәзерге вакытта унбиш алдау очрагы теркәлгән, балаларга килгән зыянның күләме 100 миллион сумнан артыграк...

 

“КЕСӘСЕНДӘ – КӨНДӘЛЕК КИРӘК-ЯРАК ӨЧЕН 250 МЕҢ СУМ”

 

Эзләренә төшкәнне аңлагач, жуликлар качып йөри башлый. Ләкин соңгы операцияне үткәргәннән соң, алып бетерәсе акчалары кала. Шул акчаны алганчы, Казанда яшеренеп яшәргә, аннары качарга дигән план коралар. Оперативниклар тиз вакыт эчендә аларны тоткарларга дигән максат куя. Һәр өчесен тоту да үзе бер зур операциягә әйләнә. Атаман айлар буена өенә кайтмыйча йөри. Ләкин, ул-бу шикләнерлек әйбер күрмәгәч, кайтып китәргә була. Ни дисәң дә, хатыны бар, балалары... Моның кайтырга мөмкин булуы хакында хәбәрдар оперативниклар сәрхушләр кыяфәтенә кереп, йорты каршында “аракы” эчеп утыралар. Әле ышандырыр өчен җырлап та алалар. Жулик өенә кереп киткәннән соң, “исерекләр” айнып, атаманның ишеген шакый. Тегесе, тәрәзәдән сикереп төшеп, йөгереп качмакчы була... Ләкин “исерекләр” аны эләктереп алып, сузып та салалар. Жуликларның иң яшен Азино бистәсендәге бер кунакханәдә өч танышы белән бүлмәдә бикләнеп эчеп утырган чагында эләктерәләр.

 

– Тоткарлаган вакытта гаепләнүчеләр милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтте, – ди Роман Козлов. – Аларның шактый зур суммага ия булулары ачыкланды. Мисал өчен, гаепләнүчеләрнең берсенең кесәсендә “көндәлек кирәк-ярак” өчен 250 мең сум йөртүе билгеле булды...

 

Балаларны алдап тапкан акчага жуликлар дөньяның артына тибеп яшиләр. Автомобильләре – “Ауди”, “Инфинити”ның соңгы модельләре. Даими рәвештә чит илдә, Кавказдагы курортларда ял итәләр. Жуликларның берсе автосервис ачып җибәрә. Бер генә деталь – машиналарын юдырган өчен автоюгычларда 50 шәр мең сум калдырып чыгып китү алар өчен гадәти хәл була. “Гомерем буе милициядә эшләп алган хезмәт хакым боларның бер баланы алдап тапкан акчаларыннан азрак”, – дип башын чайкап сөйләде бер оперативник.

 

– Кулларында 6 дан алып 10 миллионга кадәр суммада бәяләнгән акцияләре булган хәлдә, балалар йортларында тәрбияләнгән бу балалар торак мәсьәләсен хәл итә, бәлки, үз бизнесларын да ачып җибәрә алырлар иде, – дип сөйләде икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгының урынбасары Ренат Гайнетдинов. – Ә бу банда аларның киләчәген юк иткән. Акцияләргә бәйле җинаятьләр сирәк очрый дип әйтеп булмый, ләкин монысы үзенең цинизмы белән барыбызны да шаккатырды. Ул кешеләр болай да тормыш тарафыннан рәнҗетелгән ятим балалар исәбенә баеганнар. Моңа тыныч карап булмый... Хәзер җинаятьчеләрнең бу исемлекләрне каян кулга төшергәннәрен, аларга кемнәр ярдәм иткәнен ачыклыйбыз.

 

“УЛ БИТ ЯХШЫ СӨЙЛӘШТЕ”

 

Казандагы профессиональ-техник училищеларның берсендә укучы Нина (исемен үзгәрттем) шушы банда корбаны. Туганнары булса да, гомере буе балалар йортында тәрбияләнгән. Башта – Буада, аннары Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә. Унтугыз яшьлек бу кыз фикерләү рәвеше белән яшүсмер кызларны, бәлки, алай гына да түгел, сабый балаларны хәтерләтә:

 

– Балалар йортында укыган чакта үземдә акцияләр барлыгын белмәдем дә. Миңа ул турыда беркем әйтмәде. Бу хакта бандитлардан ишеттем. Башта аның кем икәнен белмәдем дә.

 

Училищега урнашкач, мине бер кеше эзләп килде. “Ауди”да. “Син Нинамы?” “Әйе”. “Сөйләшергә кирәк, мине абыең җибәрде”, – ди. Минем абыем бар, ләкин без аның белән балачакта ук аерылган, аны күргәнем юк. Абыең җибәрде, ул сиңа ярдәм итәргә кирәк дип сөйләде. Абыйныкы дип телефон номеры бирде, мин шалтыратып сөйләштем. Ахырдан гына ул номерның абыйныкы булмаганын, аның бу хәлләрдән бөтенләй хәбәрдар түгеллеген белдем. Ул алдан ук минем хакта бөтен мәгълүматны туплаган икән. Акцияләрем барлыгын да ул әйтте.

 

– Син шул чит кешегә ышандыңмы?

 

– Ышандым инде, – дип көлеп җибәрде Нина. – Ул бит яхшы сөйләште, абыең-абыең дип теленнән дә төшермәде. Ышандырды...

 

Жулик Нинаны берничә тапкыр кафега, чәчтарашка алып баргач, кыз бу бәндәнең теләсә нинди теләген үтәргә әзер була. Оперативниклар әйтүенчә, Нина аңа гашыйк булырга өлгерә. Нинаны: “Синең диагнозың – олигофрения, шуңа күрә акцияләреңне Уфада сатарга кирәк, Казанда сиңа саттырмаячаклар”, – дип ышандыра бу адәм. Ә төп максатлары – операцияне чит шәһәрдә уздырып, эзне яшерү була. Кыз үзенең нинди документларга кул куйганын әле дә аңлата алмый.

 

– Беренче тапкыр Уфага барганда ул миңа ике тутый кош сатып алып бирде. Икенчесендә – телевизор белән DVD.

 

– Күпмегә төште соң?

 

– Тутый кошлар – өч мең сум. Читлек, азык та сатып алдык... Телевизор – 6 мең. Ул, зур телевизор алыйк, дигән иде, мин, кирәкми, дидем. DVD – 2 мең...

 

Базар бәяләре буенча, якынча 8 миллион сум акцияләрне ике тутый кош, телевизор һәм DVDга алыштырып алгач, жулик эзсез югала. Эз калдырмас өчен телефон номерларын гына түгел, аппаратларын да юкка чыгара баралар. Милиционерлар бандадан каза күргән кызны эзләп килгәч, Нина башта бу адәм хакында берни сөйләми, аларны яшереп калырга маташа... Бик авырлык белән генә ул кешенең банда әгъзасы булуына ышандыра алалар.

 

“Миллионер” Нина исә группадаш кызы белән училище тулай торагының бер кечкенә генә бүлмәсендә яшәп ята... Тәрәзәне ачык калдырып, тутый кошларын да очырган... Бәдрәфтән чак кына зуррак бүлмәдә ике карават, ишеге купкан шкаф, бер урындык. Базардан алган иң арзанлы киемнәр. Һәм телевизор.

 

– Әйбәт телевизор ул, – дип мактады Нина.

 

– Бу кеше турында ни дияр идең?

 

– Начар кеше ул. Мин хәзер евроремонт белән фатир сатып алыр идем. Киемнәр... Кибеттән туфли алыр идем, алайса, гел базардан гына алып була...

 

11 нче интернат-мәктәптә укыган тагын бер укучы – Альберт үзен ничек алдаганнарын белми дә. Ул да үзендә акцияләр барлыгын белмәгән. Моны алдап та маташмаганнар, имзаларын үзгәртеп, үзләре документлар төзегәннәр дә, вәссәлам! Түбән Камада яшәүче кыз исә банда өчен “чыгымлырак” була – 8 миллионлык акцияләр өчен аңа күлмәк сатып алалар һәм 20 мең сум акча бирәләр.

 

“ТЕЛӘСӘ НӘРСӘ БЕЛӘН АЛДАРГА БУЛА”

 

Ни рәвешчә банда балаларда акцияләр барлыгын ачыклаган, алар турындагы шәхси мәгълүматларны кулга төшергән? Оперативниклар бу сорауга җавап табылыр дип ышандыра. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар өчәү генә булмас кебек. Кайбер очракларда жуликлар балаларны 18 яше тулганчы, алар әле балалар йортында булган чакта ук “эшкәртә” башлаган. Икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Гайнетдинов балалар йорты җитәкчеләренә ни өчен моңа юл куелган дигән сорауга җавап бирергә туры килер дигән фикердә.

 

Совет районы 11 нче номерлы коррекцион мәктәбе директоры Светлана Полякова балаларга акцияләре барлыгын махсус рәвештә белгертмәгәне хакында сөйләде:

 

– Балалар йортында булган чакта алар өчен без җаваплы. 18 яшьтән соң рәсми рәвештә опекун булудан туктыйбыз. 23 яшькә кадәр районнардагы опека органнары бу балаларны контрольдә тотарга тиеш. Ләкин шул ук вакытта 18 яшь тулу белән алар юридик яктан тулы хокуклы гражданнарга әйләнә! Алар теләсә нинди сату-алу эшләре алып барырга хокуклы.

 

Коррекцион мәктәптә эшләүче педагог буларак, шуны әйтә алам – алар үз эшләгәннәренә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел. Бик ышанучан, теләсә нәрсә белән алдарга була. Үзләре сер тотмый, алданып, паспортларын биреп җибәрергә мөмкиннәр. Кулларында акча булганда, аның реаль бәясен әйтерлек сәләттә түгел. Менә кешенең кул бармагы булмаса, әллә нинди протезлар ясасаң да, ул аның үз кулы булмый. Шуның кебек үк, аларның баш миләре тиешенчә үсеш алмаган икән, нәрсә эшләсәң дә, юк инде... Шуңа да ул “коррекцион” мәктәп дип атала. Без, әйтик, аларның сөйләмен үстерә алабыз, ә баш миен дәвалап, үзгәртеп булмый. Шуңа үз яшьтәшләреннән акыл ягыннан бик нык калыша. Шуны белгән хәлдә, без махсус рәвештә, берәр нинди акылсызлык эшләмәсеннәр өчен, акцияләр барлыгын белдермәдек. Һичьюгы училищены бетергәндә, бераз олыгайгач, 23 яшь тулгач, белсеннәр дип уйладык. Ул вакытта аларга бераз акыл керә... Минемчә, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, махсус закон кабул итәргә кирәк. Мондый балаларның күчемсез милке, әйтик, акцияләре була икән, алар аны билгеле бер яшькә кадәр, ниндидер махсус органнар контроленнән башка сата алмасыннар иде. Ул милек аларга беркетелгән булсын. Бер яктан карасаң, бу аларның хокукларын кысу кебек, ләкин шунсыз мондый җинаятьләргә чик куеп булмый. Хәзерге вакытта опека органнары балаларны контрольдә тота алмый. Районнардагы опека органнарында биш-алты кеше эшли. Йөзләгән, меңләгән баланы алар берничек тә күзәтә алмый. Мондый балаларның сату-алуларын теркәү палатасында аерым контрольгә алу турында махсус закон чыкмаса, бу җинаятьчеләр тагын да булырга мөмкин. Ә алар турында шуны гына әйтә алам – боларда оят та, намус та юк!!! Нинди генә җинаять булса да, ул барыбер ачыла һәм җинаятьчеләр җәзаларын алалар! Ә алар болай да җәберләнгән, шушы акцияләрдән башка бернәрсәләре булмаган ятим балаларны талаганнар!

 

Кулга алынган җинаятьчеләр үзләренең эшчәнлекләрен төрлечә бәяли. Ятим балаларны алдап тапкан акчага ресторанда зурдан кубып 30 яшьлеген уздырган егет камералардан битен яшерә... Инде моңарчы өч тапкыр утырган берсе: “Мин гаепле түгел, барысы да килешенеп эшләнде, адвокатлар бәя бирер”, – ди. Жуликларның атаманы: “Мине мошенниклыкта гаепләп тоткарладылар, ни өчен икәнен белмим”, – дип җаваплый. Алар барысы да Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча (мошенничество) гаепләнә. Кулга алынучылар 5 елдан алып 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Дөрес, кулга алынучыларның бүтән төрле җинаятьләргә дә катнашы бар дип фаразлана (куркыту, ялган документлар ясау һ.б.) Шуңа да әлегә аларга карата нинди җәза кулланылырга мөмкин икәне хакында сөйләргә иртәрәк. Шулай ук гаепләнүчеләрнең милекләре конфискацияләнергә мөмкин. Шуңа күрә, бәлки, ятим балаларга килгән зыян күпмедер дәрәҗәдә компенсацияләнер дигән өмет бар.

 

P.S. Бу жуликлардан каза күрүчеләрнең 291-22-45 телефоны аша икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенә шалтыратулары сорала.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 23 | 11.06.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»