|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2019 Матбугат
Инстаграм алып бару буенча Данил Сәфәровтан 13 КИҢӘШБүген яше дә, карты да инстаграмда утыра дисәк, хата булмас. Тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара ул. Нәрсә ашаганыбызны да, янәшәбездә нинди хәлләр булуын да шунда куябыз. Әле менә тагын бер яңалык: 13 яше тулмаганнар хәзер инстаграмда үз аккаунтларына ача алмаячак. Баксаң, әлеге платформада теркәлгәндә хәзер туган көнеңне күрсәтергә кирәк булачак икән. Әгәрдә теркәлергә теләгән кешегә 13 яшь тулмаса, ул бирегә керә дә, фото, видеолар да куя алмаячак. Шулай булгач, тизрәк теркәлеп калыгыз, ә без аңарчы сезгә үз файдалы киңәшләребезне биреп үтәбез: 1) Аватаркагызга зур элементлы фото куегыз (логотип яки сезнең битегез). Бер карауда бу аккаунтның кемнеке икәне аңлашылсың.
2) Тасвирлама (описание өлеше) 3 секунд эчендә бу аккаунтның кемнеке икәнен әйтеп бирсен. Смайликлар кулланырга була, әмма артык чуарламагыз.
3) Үзегез өчен кыскача контент-план төзеп куйсагыз, уңайлы булачак. Кайчан, ничәдә, күпме һәм нәрсә эләчәксез. Темалар исемлеген булдырыгыз.
4) Контентның 90%ында укучыларга ниндидер файда бирү мәслихәт. Һәм бары тик 10%ын гына үз файдаңа кулланырга була (мәсәлән, реклама урнаштыру өчен).
5) Постларыгызда һәм сторисларда укучыгызга якын булыгыз. Арагызда булган псиологик киртәләрне җимерергә кирәк.
6) Гади, аңлаешлы, халыкчан тел белән языгыз. Әмма ямьсез жаргоннарга төшеп бетмәгез. Халыкчанлык һәм әһлаклылык арасында баланс сакларга кирәк.
7) Үзегездән яратып көләргә онытмагыз. Самоирония – кешене бизәүче сыйфат. Укучылар да аны ярата.
8) Постларга лайк куюны сорагыз. Дусларга җибәрергә өндәгез. “Сохранить” дип басарга чакырыгыз. Болар барысы да сезнең битне үстерә.
9) Һәр постны диярлек сорау билгесе белән тәмамлагыз. Укучыларыгызны аралашуга чакырыгыз. Интерактив бик мөһим.
10) Сезгә язган һәр комментарийга лайк куегыз. Җавап язсагыз, тагын да яхшырак.
11) Блогерлар белән дуслашыгыз, аларга бүләклар ясагыз, коллаборация эшләгез.
12) Сезгә булган уңай кайтавазларны күрсәтү мөһим. Видеоотзывлар булса, тагын да яхшырак. Алар иң зур тәэсир көченә ия.
13) Һәм иң мөһиме. Эмоцияләр белән уйнагыз. Инстаграм ул хисләр социаль челтәре.
Уңышлар!
--- |
Иң күп укылган
|