|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2019 Шоу-бизнес
"Әпипә" мюзиклы экраннарга кайту уңаеннан актерлар белән очрашу була9 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында беренче Татарстан мюзиклы - «Әпипә» музыкаль комедиясен иҗат итүчеләр белән очрашу була. Актерлар республика кинематографистларының эксклюзив картинасы турында сөйләячәкләр. Чарада Тинчурин театры актерлары Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова; татар эстрадасы йолдызлары Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлшат Имамиева, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина; фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай катнашыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, «Әпипә» фильмын тәкъдир итү Республика көнендә, 2019 елның 30 августында, «Мир» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре кысаларында узды. Ул чакта иҗади очрашу да аншлаг белән үтте.
Хөрмәтле кино сөючеләр, сезне фильмны төшерүчеләр белән тагын бер кат аралашудан ләззәт алырга чакырабыз.
Барлык нечкәлекләр: 238-25-24 телефоны буенча, «Мир» кинотеатры (Казан, Достоевский ур., 30)
--- |
Иң күп укылган
|