поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.12.2019 Ана теле

“Шәхси хата”га күнегү иң тәҗрибәле әдипләрдә дә була

Җөмләдән эрерәк синтаксик берәмлек, аның төзелеше һәм функциясе турында классик синтаксиста, гомумән алганда, менә болаерак фикер йөртелә: “ ...сүз тезмәсе дигәндәге кебек үк, җөмләләр тезмәсе дигәндә дә без бер-бер артлы тезелеп сөйләнгән теләсә нинди җөмләләр җыелмасын түгел, бәлки тагын да катлаулырак синтаксик бөтен булып оешкан һәм формалашкан җөмләләр төзелмәсен күз алдында тотабыз.

Мондый катлаулы синтаксик төзелмәләрнең составларындагы җөмләләр үзара тыгыз бәйләнешкән була.” (Хангилдин, 504 б.).
   
Мондый төшенчә безнең аңда мәктәптән үк кушма җөмлә термины белән берегеп кала. Сөйләмият яссылыгыннан караганда, безнеңчә, кушма җөмлә сөйләмдә фикерне төгәлрәк белдерү – конкретлаштыру максатында барлыкка килә. Сөйләм максаты шул сөйләм агышында нидер өсти, чигенеш ясый, мөнәсәбәтлек белдерә, искәртә. Шул фикерне аерым-аерым, мөстәкыйль җөмлә сыйфатында әйтү вакыт ягыннан исрафлык тудыра, интонация белән белдерү мөмкинлегеннән файдаланып, кеше ул өстәмәне җөмлә агышында белдерергә тырыша: иярчен җөмлә, аерымланган җөмлә, аныклагыч. кереш һ.б. җөмләләр барлыкка килә. Өстәлмәнен максатына карап (сәбәп, каршылык, аныклау һ.б.) хәзер инде нәхү (синтаксис) фәне  ул җөмләләрнең төрләрен дә классификациягә керткән, рәсмиләштергән (сәбәп җөмлә, каршы җөмлә һ.б.).
   
Татар тел белемендә кушма җөмлә мәсьәләсе шактый җентекле өйрәнелгән. Бик кыскача гына күзәтү ясап алыйк:
   “Кушма җөмлә дип нинди  булса да тышкы бер күренеш белән бер-беренә бәйләнгән, бергә кушылып әйтелгән (димәк ки, өн-интонация чарасы белән – И.Н.), аерым ияле, аерым хәбәрле берничә җөмләдән төзелгән сүз тезмәләре” (Алпаров, 135 б.). Шул ук вакытта бу билгеләмәдәге тезислар да шиккә алынган – мәсәлән,  В.Хангилдин билгеләгәнчә,  “Вәли килгән көннән бирле, эшләр рәтләнеп китте; Син кайтканны ишетмәгән идем әле мин” җөмләләре составындагы “Вәли килгән”, “син кайтканны” дигән әйтелмәләр мәгънәләре һәм формаль билгеләре буенча җөмлә сыйфатында аерым бөтен булып сиземләнмиләр, шунлыктан пауза белән дә аерылмыйлар”.
   
Ә нигә аерылырга тиеш ди. Бернинди ихтыяҗ юк, грамматиклар рәсми (шәкли)  билгеләгән штамп кагыйдә сөйләм максатын үтәү өчен закон түгел – сөйләм оештыруның үз закончалыклары. В.Хангилдин фикере: “ Татар телендәге кушма җөмләләр өстендә безнең тикшеренүләребез тезмә һәм иярчәнле кушмаларның кисәкләрен билгеләгәндә, һичшиксез, аларның гади җөмләләрдән торулары, һәр гади җөмләнең үзен оештыручы баш кисәкләренең икесенең дә я берсенең булуы яки күрсәтелә алуы һәм аларның бер-берсеннән пауза белән аерыла алулары беренче чиратта исәпкә алынырга тиешлекне күрсәттеләр (510 б.)”. Галим үзенә-үзе каршы килә түгелме – Г.Алпаров моны искәрткән иде түгелме соң?! Менә аның сөйләмият гамәлияте өчен ярап куярдай тагын кайбер фикерләре:
   – “Мондый катлаулы әйтелмәдә, андагы гади җөмләләрнең берсе, аеруча баштагы я уртадагы гади җөмләләр тышкы күренешләре ягыннан беркадәр үзгәрәләр: хәбәрләренә кушымчалар тагыла, теркәгечләр, бәйлекләр өстәлә, паузалары кыскара, интонацияләре башкачарак төскә керә һ.б.”
   
Г.Алпаров та шулай диде бит; димәк, мондый очракта алар җөмлә сыйфатын югалталар, сөйләмдә аларның җөмлә булуы кирәкми, шулай булгач, нигә аларны җөмлә дип башкатырырга?!
   
“Кайбер гади җөмләләр исә, кушма җөмлә төзелмәсенә кергәннән соң, үзләре генә аерым торгандагы тәмамлану, төкәнү паузаларын бөтенләй югалталар. Мәсәлән, укытучы үзе яхшылап аңлаткан дигән гади җөмлә, укытучы үзе яхшылап аңлаткан кагыйдәләр тиз генә онытылмыйлар кебек кушма җөмлә составына кергәч, икенче җөмләгә бөтенләй тоташып әйтелә; аның төкәнү, тәмамлану паузасы бөтенләй юкка чыга. Димәк, кушма составына керү гади җөмләнең аерым кулланылгандагы хәлен, торышын һәм бөтенлеген теге я бу чамада какшата, төгәлсезләндерә. Мондый процесс, һичшиксез, андагы гади җөмләләрнең эчтәлекләренә дә тәэсир итә: аларның инде тел аңында мөстәкыйль җөмлә булып логик аерымланулары һәм сиземләнүләре дә шактый йомшый. Бу хәлдә тикшерүченең башына “ул җөмләләрнең җөмләлекләре кушма составында бөтенләй юкка чыкмыймы соң?” дигән сорау да килә.
   
Әлбәттә инде, ул моңа уңай җавап та бирә, алай гына да түгел, кирәкмәгән эш эшләп утырам, телне гамәли куллану, сөйләм ярдәмендә аңлашу-аралашу өчен боларга (кушма җөмләдә гади җөмләләр мөнәсәбәтенә) ихтыяҗ бөтенләй юк, дигән бик дөрес нәтиҗә дә ясый.
   
Тик... менә урыс тел белемендә моңа караш төрлечәрәк бит, бездә дә аның бер төрле була алмавы табигый. Шулай да  урысларның телне куллану мәсьәләләре (речь) белән тирәнтенрәк кызыксынган галимнәренең фикеренә игътибарлырак булу артык түгелдер. Менә В.В.Виноградов нәрсә дигән: “Кушма җөмләнең кисәкләре тышкы төзелешләре буенча гади җөмләләр белән бер төрлеләр, ләкин катлаулы бөтен составында алар җөмлә категориясе өчен характерлы булган мәгънәви һәм интонацион төгәллеккә ия түгелләр. Димәк, алар монда аерым җөмлә тәшкил итмиләр” (Грамматика русского языка. Т.11, часть 1. с.99).
   
Бу бәхәсләр бигрәк тә иярчен кушма җөмләләргә карый. В.Хангилдин, нигездә, иярчен җөмләләрнең җөмләлекләре саклана, дип таныган хәлдә, аның кайбер төрләрендә җөмләлек табигате җуелган, дип раслый: “Аергыч, тәмамлык җөмләләр дип йөртелгән фактларга килсәк, боларда актуаль белдермәлек хасыяте бөтенләй алынган-җуелган була... Алар инде, җөмләлекләрен югалтып, иярчен кисәкләргә әверелгән булалар. Эчтәлек ягыннан булган бу аерма формаль яктан баш җөмлә белән ике арадагы паузаның алынуы, ия белән хәбәр арасындагы паузаның юклыгы белән тәгъбир ителә” (Хангилдин, 513 б.).
   
Шушы күзәтү, уйлануларыннан соң В.Хангилдин менә мондый җитди нәтиҗәгә килә: “Безнең аңлавыбызча, мәсьәлә болай тора. Тел, гомумән, шулай ук аның  теге я бу берәмлекләре дә сөйләү процессындагы бәйләнешләрендә, тарихи яшәеш һәм үзгәрешләрендә каралырга тиеш (терминны гына төгәлрәк алыйк: сөйләм оештыруның һәм шәхси, һәм иҗтимагый рәвешләрендә; әйтмә, язма, күрсәтмә сөйләмнәр формасында – И.Н.). ...Аваз (иҗекләрне дә өстик –И.Н.), сүз һәм җөмлә һәрберсе аерым-аерым да, үзеннән эре берәмлекләр эчендә алган бәйләнешләрендә дә карала алалар. Аерым әйтелгән аваз белән сүз составында әйтелгән аваз арасында, аерым әйтелгән сүз сүз тезмәсе эчендә әйтелгән сүз арасында (әйтелгән булгач, ул сүз тезмәсе түгел синтагма буладыр –И.Н.), аерым сөйләнгән гади җөмлә белән кушма җөмлә составына кертелгән гади җөмлә арасында беркайчан да тигезлек билгесе куеп булмый. Бу – бәхәссез ”, ди галим. Бу тезис-хакыйкатьне аңыбызда беркетеп кую кирәктер, чөнки бу хакыйкать  хәрәкәттә сөйләм закончалыклары-кагыйдәләренә буйсынып гамәлләштерелә.  Катгый  шулай гына!  
   
В.Хангилдиннең җөмлә тезмәсен сөйләм төре буларак фикерләгәндә аның өн-интонация  яссылыгына ни дәрәҗәдә бәйле булуына караган фикерләрен теркәп куя барганбыз:
   –  Кушма җөмлә бер генә уйны түгел, бәлки бер семантик үзәк тирәсенә тупланып бәйләнешкән (интонация белән дип тә аңлыйк – И.Н.) гади җөмләләрдәге уйлар комплексын белдерә (515 б.);
   – дөрес, эчтәлекләре белән үзара тыгыз бәйләнгән уйлар тагы да киңрәк бер эчтәлекне аңлату өчен бер-беренә мохтаҗ. Бу бәйләнеш хәтта аларның формаль якларында да чагылган: теркәгеч катнашу, интонация үзгәрү, төкәнү паузалары кыскару һ.б. Ләкин бу бәйләнешләр андагы гади җөмләләрнең семантик һәм формаль аерымлыкларын юкка чыгарырлык дәрәҗәдә түгел (516 б.).  Монда инде автор үз-үзенә каршы килә түгелме, дөресрәге, һаман үз туксаны-туксан; “мәгънә төсмерләре” генә кала, лабаса. Үзе үк өч кушма җөмлә мисалында менә болай фикер йөртә: “Шул өч кушма җөмләнең һәрберсендә катнашкан гади җөмләләрнең баштагылары мәгънә һәм формалары буенча һич тә бөтен һәм төкәнгән булып сизелмиләр, һәм аларның соңгы җөмләләргә бәйлелеге дә ап-ачык аңлашылып тора. Бу факт ул җөмләләрнең формаларында да чагылган: морфологик төзелешләре белән төкәнмәгән булу өстенә, аларда тәмамлану интонациясе һәм шундый тукталыш та (пауза) ясала алмый, шуңа күрә алар телдә ( дөресе: сөйләмдә –И.Н.) аерым бер синтаксик бөтен сыйфатында кулланылмыйлар да: Бу авылда ике төрле халык булып.... Разия үзе аз сүзле булганга күрә..., Әгәр кешене яхшы итү безнең кулдан килә торган булса иде... кебек җөмләләр безгә “койрыксыз” булып тоелалар, үзләре янына ниндидер өстәмә сөйләм яки җөмлә сорап торалар” (516 б.).
   
В.Хангилдин. кушма җөмләгә мондый билгеләмә тәгаенләгән: “... гади җөмләдән торган кисәкләре лексик һәм грамматик яклардан үзләренең җөмләлекләрен саклаган хәлдә, билгеле бер гомуми эчтәлек нигезендә бәйләнешеп оешкан катлаулы синтаксик төзелмә кушма җөмлә була” (518 б).
   
Сөйләм оештыру барышында кушма җөмлә төзелмәсендә гади җөмләнең төрләрен һәм типларын тоемлау һәм урынлы куллану бик мөһим. Монда нәхү фәненнән (синтаксистан) алган белем, күнегүләрнең файдасы тия алыр. В.Хангилдин кушма җөмләнең биш төрен китерә. Андагы икешәр гади җөмлә грамматик, семантик чаралар белән бәйләнгән, ди дә саный: ...”1–3 җөмләләр тезү юлы белән, калганнары ияртү юлы белән бәйләнеп төзелгәннәр. Бәйләү чаралары: беренче, өченче җөмләләрдә интонация, пауза; ә икенче җөмләдә – теркәгеч, 4 нчедә – бәйлек, 5 нчедә – сүз формасы (519 б.).
   
Кушма җөмләләрне төркемләү мәсьәләсенә караган тикшеренүләрдә җөмләләрне бәйләү чараларын хәтерләп калу сөйләм оештыру өчен әһәмиятле. Бүгенге синтаксис кушма җөмләләр бәйләнешен, гадәттә,  тезү бәйләнеше, ияртү бәйләнеше дип ике төркемдә анализлый.
   
Сөйләмият өчен синтаксиста өстен-өстен генә билгеләп китә торган менә бу факторларның да әһәмияте зур: ул бәйләнешләрне төсмерләүдә интонация-паузаның да катнашы бар; урынына карап, сүз тәртибенең дә билгеле дәрәҗәдә әһәмияте була. Интонация-пауза күп очракларда хәтта ул бәйләнешләрне күрсәтә һәм аныклый торган бердәнбер чара булып хезмәт итә, мәгълүм дәрәҗәдә аларның аерымлыкларын да төсмерли: тезү һәм ияртү бәйләнешләрендәге интонация-пауза күренешләре бер үк түгел, әлбәттә (524 б.).
   
Ләкин синтаксик төзелешләре һәм бәйләнешләре буенча аларны бер-береннән аеру җиңел түгел; чөнки, беренчедән, аларның икесендә дә бәйләнешне белдергән нәрсә – интонация-пауза. Икенче яктан, ул ике әйтелмә составындагы гади җөмләләрнең мәгънә бәйләнешләрендә дә билгеле дәрәҗәдә якынлык, хәтта бертөрлелек табарга була (525 б.).
   
Сөйләм барлыкка китергәндә “бәйләгечле кушма җөмлә” төшенчәсе дә мөһим урын тота. В.Хангилдин “бәйләгеч” терминына җентекле  аңлатма бирә. Унлап чараны саный, алар, башлыча  структур-грамматик чаралар, тик арада сөйләм өчен иң әһәмиятле чараларның берсе – интонация-пауза дигәне юк, “шулар ролендәге башка кайбер фактлар”, дип кенә өсти.
   
Бәйләгечле тезмә кушма җөмләләрне күзәткәндә В.Хангилдин һәм теркәгече белән бәйләнешкә кергән җөмләләргә тәфсилле туктала. Уннан күбрәк җөмлә китерелә. Күпчелегендә һәм теркәгече урынсыз һәм кирәксез (530–533 б). Ә бәйләгече белән дә шул ук хәл (537 б.). Бу язма сөйләмдә шулай, ә әйтмә сөйләмдә булса, бөтенләй кирәксез – пауза белән  алыштыр да куй, югыйсә. Мәктәптә экстралингвистик чараларга (тын, сулыш, интонация, пауза) игътибар җитәрлек  булган булса һәмне шулар алыштыра алырын һәркем аңлар иде, куллануга кертергә тырышыр иде. Югыйсә бүген “һәм инде” калька-калыбы җурналистлар, татар теле укытучылары сөйләменнән хәтта авыл кавеме сөйләменә үтә барып, кәсәфәткә әверелә бит!
   
Бәйләгечләрне язу белән әйтү аермасын тоймыйча куллану очракларына заманында, әйткәнебезчә, В.Хангилдин да игътибар итә. Мәсәлән: “тик теркәгече, гомумән, чикләү төсмере булган каршылык бәйләнешен күрсәтә”, ди. Бу – дөрес. Ләкин кайбер очракларда, теге йә бу сөйләш, диалект тәэсире беләнме, әллә ялгышлык беләнме, шул ук теркәгеч һичбер чикләү төсмере сизелми торган урыннарда да килә. Мәсәлән, менә бу җөмләдә без шуны күрәбез: Вагондагы кешеләрнең һичберсе аңа таныш түгел, тик аларның һәммәсенә ул беркадәр ышаныч белән карый башлады (Ш.Камал) (539 б.). Әйе, еш кабатлана торган хата ләкин, әмма каршылык теркәгечләрен куллануда да очрый. Моның сәбәпләрен тирәннән эзләргә дә кирәкми, “шәхси хата”га күнегү иң тәҗрибәле әдипләрдә дә була. Кая диясен кайда диючеләр гел очрап тора. Радиотапшыруын дәвам иттерәләр дә бит, ә үзләре дәвам итәбез диләр.
   
Чү тукта, без янә җитди нәзәри фикерләүдән көндәлек гамәли кимчелекләребезне тәкърарлауга авышып барабыз түгелме? Ә бит синтаксисның көндәлек ихтыяҗ максатларында кирәк булып та әле аңыбызда  ачыкланып бетмәгән сорау-мәсьәләләре  шактый. Кайберләренә тукталырга җыенабыз. Тәнәфес ясап алыйк.
                                                       Илдар Низамов,
                                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»