|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Мәдәният
Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озатудан ФОТО, ВИДЕОларБүген Казанда РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Әле 1 декабрьдә генә аңа 76 яшь тулган иде. Озату мәрәсимендә ТР Премьер министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шайхразиев, ТР Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, "Бөтендөнья Татар Конгрессы" Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов; ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин; күренекле театр артистлары Зөфәр Харисов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин һәм даһи артистканың бихисап тамашачылары, хезмәттәшләре, якыннары, дин әһелләре катнашты. Яраткан артисткабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Азатлык фотолары һәм видеосы Ләбиб Лерон видеосы
Гөлинә Гыймадова фото һәм видеосы "Акчарлак" газетасы видеосы
Әлфия Хәбибуллина фотосы Төп фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|