|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Фаҗига
"Тәрәзәдән сикереп кача". Якыннары вәхшиләрчә үтерелгән бала белән психологлар эшли (ВИДЕО)Үги әтисе үтерүеннән куркып, ир баланың пекарняга кереп качу видеосы пәйда булды. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган. Кадрларда пекарня бинасына ялангач, бер кат трусиктан гына булган һәм кул-аяклары канлы ир баланың тыны кабып килеп керүе күренә.
Видеоязмада тавыш юк, шуңа күрә малайның кибет хезмәткәрләренә нәрсә турында сөйләгәнен фаразларга гына кала. Бераздан ашыгыч ярдәм табиблары пекарняга килә, алар баланы алып китә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Менделеевскида 41 яшьлек Айнур Харисов элеккеге хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатынның элеккеге никахтан булган 12 яшьлек улы, тәрәзәдән сикереп, котылып калырга өлгергән. Ул полиция чакырткан. Хәзер ир бала белән психологлар эшли.
Харисов тоткарланды. Ир җинаятьне көнчелектән кылуын әйткән.
Коточкыч җинаятьтән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, гаиләнең имин булмаганнар реестрында булмавын ачыкларга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|