поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.12.2019 Җәмгыять

Исламия Мәхмүтованы искә алу: Тамашачы беркайчан да безнең авырлыкны сизмәде

55 елдан артык бер театрда эшләү, үз мәктәбеңне булдыру һәрбер артистның хәленнән килмидер. Без белгән драма һәм комедия театрын Тинчурин дип түгел, Исламия театры дип йөрткән вакытлар да булды. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың узган ел 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Гөлинә Гыймадовага биргән интервьюны кабатлап бирергә булдык.

– Исламия апа, театр артисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 
– Үз хезмәтеңә бирелгәнлек кирәк. Шулай булмаса, күчмә театр артисты булып булмый. Бу бит айлар буе гастрольләрдә йөрү, юл газапларын кичерү, бинасыз, сәх­нәсез эшләү дигән сүз. Мин – мәк­тәпне тәмамлаган гап-гади авыл баласы, күчмә театрга килеп кердем. Аның бинасы да, сәхнәсе дә юк иде. Гомер буе юлда булдык. Авыл клуб­лары, төрле шәһәрләр­нең мәдә­ният сарайлары безнең өчен театр бинасы, төрле җирләрдә кунарга керткән киң күңелле кеше­ләрнең йортлары үз йортыбыз кебек якын булды. Ләкин шулай да беребезнең дә, тормышыбыз газаплы, дип уф­танганы булмады. Яшьлек белән барысын да үткәреп җибәрә бел­гәнбез. Казанда бер-ике атна тора идек тә янә юлга кузгала идек. Салкын клубларда ефәк күлмәк, капрон оеклардан уйнап йөрдек. Тамашачы беркайчан да безнең авырлыкны сизмәде.

– “Кыр казлары артыннан” җыры сезнең визит карточкагызга әйләнде. Бу спектакль әзер­ләнгән, сәхнәдә беренче тапкыр уйналган чакларны искә алыйк әле.
 
– Илдар Юзеевның шул исем­дәге әсәрендәге Ясминә җыры миңа чын мәгънәсендә танылу алып килде. Дөрес, бу спектакльгә кадәр дә халык мине белә иде инде. Ә “Кыр казлары артыннан” соң Исламия исеме онытылып, Ясминә булдым да куйдым. Мөгаен, спек­такльнең уңышы язучы, композитор, режиссер һәм артистның бер дулкында эшләвен­нән килә­дер. Яс­минәне бик яратып уйнадым. Хәлил исә тискәре образны күңел биреп, җанын салып башкарды. Ул хәтта, мин әйбәт уйнаганга гына сине яраталар, дип әйтә торган иде.  Ә бит башта режиссер Равил Тумашевка үпкәләп тә йөрдем. Ай-һай, Равил абый, мине иртә картайтасыз, 35 яшемдә 53 яшьлек хатынны уйнарга бирәсез, дидем. Әле бит гел яшь кызларны уйнап йөрим, ә монда өлкән яшьтәге хатын роле. Үпкә­ләмә, Исламия, шуннан да матур ролең булмас та әле, менә күр дә тор. Син аны булдырасың, мин сиңа ышанам”, – диде Равил абый. Юраганы юш килде. Беренче елында ук, спектакль беткәч тә, халык таралышмыйча, мин чыкканны көтә һәм Ясминә җырын тагын бер җыр­ла­вымны сорыйлар иде. Хәтта башка образда чыксам да, “Кыр казлары артыннан” җырын сораганнары булды. Инде күп мәртәбә сөйлә­гәнем булса да, сиңа да бер вакыйганы сөйлим әле. Бер елны Хәтер көненә Сөембикә ханбикә булып чыгарга куштылар. Киенеп-ясанып, “КамАЗ” машинасы әрҗәсенә урнаштырылган тәхеткә утырып, яныма сөңгеләр тоткан сакчыларны бас­тырып, Ирек мәй­даныннан Кремльгә барабыз. Ленин урамыннан узганда, ике хатын: “Исламия, “Кыр казлары”н җырла әле”, – дип кычкырмасынмы! Менә кайда беленә ул җырның популярлыгы. Әле шушы көннәрдә картлар йортында “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен уйнап кайттык. Анда да шушы җырны сорадылар.
 
– Режиссер эшенә ничек керешеп киттегез?
 
– Бу юнәлешкә режиссер Дамир Сираҗиев кертеп җибәрде. Исламия апа,  өйрәтергә яратасың, сәхнәне аңлавың бар, менә әсәр, куеп кара әле шуны, диде. Автор­ның Язучылар берлегенә керәсе килә, дип тә өстәде. Әрсезлегем белән пьесаны алып кайтып киттем. Өйдә укып карагач кына нинди зур эшкә алынуым башыма типте. Ләкин кирегә юл юк, холык андый түгел. Данил Са­ли­ховның “Яшьлек хатам, йөрәк ярам” дигән пьесасы иде ул. Җиң сызганып эшкә керештем. Ганс Сәйфуллин музыкасын язды. Хәлил Мәхмүтов, Земфира Досаева, Ләлә Миңнул­лина, Тимер Зиннуров, Җәмилә Әсфәндия­ровалар белән уртак тел табып, уңышлы гына спектакль чыгара алдык. Аннан “Резедәкәй”не (Илдар Юзеев), “Аты барның – дәрте бар” (Наил Гаетбай), “Сынган бе­ләзек” (Рәдиф Сәгъди) һәм башка пьесаларны сәхнәләш­тердем. Бик җиңел кереп киттем режиссерлык эшенә. Дамир Сира­җиев кешене үтәли күрә, мөмкин­лекләрен белә торган олы талант­ларның берсе иде. Юкка тәкъдим итмәгәндер. Мине үзе яза, үзе куя, үзе уйный, диләр. Беренчедән, үзе­мә таныш булмаган дөнья ачу, булдырмастай тоелганны булдыру ошый миңа. Икенчедән, килде шундый заман, театрга алып килгән әсәрләрнең эчтәлеге нык сыекланды. Укып карыйм да, моның хәтле генә мин дә язам инде, дип уйлап куям. Алай булгач, нишләп язып карамаска?! Режиссер эшен үзләш­тергәндә, артист буларак төп роль­ләрне башкарганда язучылар белән аралашып түл дә җыелган. Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенов, Нурихан Фәттах – аларның барысыннан да күпмедер сабак алынган бит инде. Юлда нинди генә хәл­ләрне сөйләмиләр. Арча ягында Чечня сугышыннан имгәнеп кайткан бер егетнең язмышын сөйлә­деләр. “Син бит минем бергенәм” пьесасы нигезенә шушы вакыйга ятты. Мин, гомумән, ялганны яза белмим, үзем ишеткән, күргәнне генә кәгазьгә төшерәм. Ул 13 ел уйналды, халык бик әйбәт кабул итте. Ә бер елны Арчада шушы спектакльне куйганда, сәхнәгә бер егет менеп, бу бит минем турыда, сез бит минем язмышны сөйләдегез, дип героиняны кочаклап елады. “Мә­хәббәт чиш­мәсе”  үзебезнең авылда булган хәл турында. Хәзер дә репертуарда булган “Күрәсем килгән иде” дигән спектакль Хә­лилнең туган авылында булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Туфан Миң­нуллин шушы спектакльне карагач, тәки язарга өйрәнде Исламия, дигән иде. Мин аның бу сүзләрен мактау дип кабул иттем.

– Туфан абый да үсендер­гәч, язудан туктамагансыздыр?
 
– Фикерләрем күп, пьеса булырлык вакыйгалар да бар, ләкин... Хәлил белән язу теләгем дә китте...
 
– Артист тормышы гаиләгә ничек тәэсир итә?
 
– Наным, без Хәлил абыең бе­лән беркайчан да, артист тормышы авыр, дип зарланмадык. Үзебез сай­лаган язмыш, үзебез кызыккан һөнәр ләбаса. Балаларны үстер­гәндә җиңел булмады. Әбиләрендә үстеләр, аннары каенанабыз шә­һәр­гә килде, 28 ел безнең белән яшәп, балаларыбызны күтәреште. Театр училищесында укыганда сеңлем Рузия (Мотыйгуллина, Камал театры артисты – ред.) бездә торды, ул да ярдәм итте. Гастрольдә йөргәндә мәктәпкә уянып китә алдылармы, тамаклары тукмы икән дип борчыласың. Ул чакта бит ичмасам телефон да юк иде. Әмма безнең борчу, проблемалар беркайчан да сәхнәгә чыкмады.
 
– Шушы авырлыкларны үз башыннан кичергән кайбер артистлар балаларының сән­гатьне сайлавын теләми. Сез­нең исә, киресенчә, Лилия дә, Ләйсән дә сәнгатьне сайлаган.
 
– Башта Лилияне театрга җибәрәсебез килмәде. Ул безнең сүзне тыңлап, 4 ел универ­си­тет­ның физматында укыды. Соңгы елда, әти-әни, бу бит минем юл түгел, минем театрда эшлисем килә дигәч, имтихан биреп кара, хәлеңнән килсә, укы, дидем. Лилия авылда әбисенә дә бу турыда әйткән булган. Әни мине утлы табага бастырды. Мин гап-гади авыл хатыны булып та, курыкмыйча икегезне дә театрга чыгарып җибәрдем, син нишләп балаларыңа үзләре те­ләгән һөнәрне сайларга юл бир­мисең, диде. Лилия театрга шулай кереп китте. Ләйсәне бездән сорап та тормады, сигез сыйныф бетерде дә, театр училищесына китте. Чөнки кечкенәдән Туфан абый­ның “Без бит авыл малае” спек­таклендә уйнап йөрде.
 
– Кызларыгыз иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Ләй­сән, мәсәлән, татар телен як­лап оештырылган флешмобка артистларны алып килгән кеше­ләрнең берсе. Мондый холык, егетлек кайдан килә?
 
– Ләйсәннең холкы – минеке. Менә шушы бинаны да бит без алты артист Мәскәүгә барып сорап алдык. Үзәк комитетта, күчмә театр­ның үсеше барлыгын, стационарда уйнау мөмкинлеге кирәк­леген раслый алдык. Юкса бит Мәскәүгә барган өчен башыңнан сыйпамыйлар. Куш йөрәкле булынгандыр инде. Лилия исә йомшаграк табигатьле, ул күбрәк әти­сенә охшаган.

– Берара сез дүртегез дә театр­да эшләдегез. Гаилә белән бер җирдә эшләү авырмы, җи­ңел­ме?
 
– Гаилә белән бер җирдә эшләү авыр ул. Хәлилгә кисәтү ясыйлар икән, миңа авыр. Режиссер минем эшемне кабул итмәсә, Хәлилгә читен була. Хәзер әниле-кызлы эшләп йөрибез, шул ук ки­черешләрне кичерәбез. Ләйсән Тинчуринда 8 ел эшләде дә, хет апага күбрәк роль­ләр булсын дип, филармониягә китеп барды. Ләйсән беркайчан да эшсез булмады ул. Телевидениегә якынайды, кино төшереп йөрде, фильмнарга чакырдылар. Үзе ансамбль булдырды, үзенең образын, юлын тапты. Аны беркайчан да өйдә тотып булмый. Ул һаман юлда. Яшем җитмеш биштә булса да, эшләмичә бер генә көн дә яши алмыйм.
 
– Җитмеш биштә үзеңне формада то­туның берәр сере бармы?
 
– Бернинди серем юк. Ничек бар, шулай мин. Бәлкем серем эшемне яратудадыр. Эшем ул – хәрәкәт. Хәрәкәт иткән кешенең зарга, чирләүгә вакыты, калмый. Театрдан башка яшәп булмый. Бер ел мәктәптә эшләп алдым, ә уем гел театрда булды. Бер караганда, мине алмаска да тиешләр кебек иде... Элек бит театр училищесына дүрт елга бер мәртәбә генә курс җыйдылар. Мин мәктәпне тә­мам­лаганда, студентлар җые­лып бер ел укыганнар иде инде. Димәк, тагын 3 ел көтәргә кирәк була. Шуны уйлап йөргәндә, авылга Әлфия Авзалова концерт куярга килде. Аннан, бик тә артистка буласым килә, 3 елсыз укырга алмыйлар икән, дип киңәш сорадым. Ул миңа филармониягә барырга киңәш итте. Иптәш кызым белән, аның сүзен тыңлап, Казанга киттек. Казан карап йөри торгач, “Күчмә театр” дип язылган бинага килеп чыктык. Әйдә, кереп кенә чыгыйк әле, дип кыстый башладым. Үзем Камал театры белән күчмә театр­ның икесе ике нәрсә икәнен дә белми идем ул чакта. Каршыга режиссер Равил Тумашев белән директор Хәмзин килеп чыкты. “Абый, артистлыкка алы­гыз әле”, – дим. Җырлатып, шигырь сөй­ләтеп карадылар да, ки­ңәшләшергә дип, театр­га кереп киттеләр. Театр белемем юк, әр­сезлегем бар да, җырлау сәләтем бар. Болар чыкты һәм Равил абый: “Сеңлем, алуын алабыз, син безгә ошадың. Ләкин белеп тор: күчмә театр артистының акчасы юк, гомер буе юлда йөргәч, кияүгә чыга алмыйсың, фатир булмый. Әти-әниеңә кайтып шушыларны бәйнә-бәйнә сөйләп бир”, – ди. Мин исә, абый, миңа фатир да, акча да кирәк түгел, алыгыз гына дигәч, алар мине эшкә алдылар. Иптәш кызым, Исламия белән кергән идем, артист белән чыгып барам,  дип шаккатты. Шулай итеп, 1963 нче елның июнен­дә эшкә алдылар да, гастрольгә чыгарып та җибәрделәр. Бер ел эчен­дә халык мине артист Исламия Мотыйгуллина дип таный башлады. Эшли-эшли 3 ел узып та китте. Театрга Хәлил Мәхмүтовлар курсы кайт­кач, алмаш бар дип, укырга кит­мәкче булдым. Равил абый, нәрсәгә вакыт әрәм итәсең, син бит шушы 3-4 ел эчендә тагын да таныласың дип, бармаска күн­дер­де. Шуннан Хәлил белән ике ай парлап уйнап йөрдек тә, өй­лә­нешеп тә куйдык. Менә, наным, мә­хәббәт шулай була ул. На­сый­бың­ның беренче күз карашыннан ук гәүдәңнән дулкын йөгерә. Равил абыйның мине эшкә алганда әйткән сүзләре тормышка ашмады. Гаи­ләм дә булды, балалар да туды, башта кеше өстен­дә тордык, аннан фатир да булды, шөкер. Хәлил­нең китүе генә авыр булды...
 
– Исламия апа, театр татар телен саклау өчен ни-нәрсә эшли ала?

– Милләткә авырлык килгән вакытларда театр һәрвакыт алга чыккан. Театр халыкта фикер формалаштырган, туган телнең бишеге дә булган. Татар язучылары әсәрләре җанланган, тере кешеләргә әвере­леп халыкка барып җиткән урын ул – театр. Шуңа күрә тел мәсьәләсендә театрга чигенергә ярамый. Кеч­кенә баладан башлап, өлкәненә кадәр, тел бетсә, безне нинди язмыш көтәчәген  күрсәтергә, халыкны шулай тәрбия­ләргә кирәк. Әлбәттә инде, дәү­ләтнең дә театрга илтифатлы булуы сорала. Без бергә-бергә шушы катлаулы чорны да югалтуларсыз чыга алырбыз дип ышанам.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»