поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.06.2010 Авыл

ХАЛКЫМ ТУЕ, АВЫЛЫМ ТУЕ (ФОТО)

Самара өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылына 90 ел тулу уңаеннан Сабан туе уздырылды.

Гали авылында уздырылган Бөтенроссия авыллары Сабан туенда күптәнге танышым Әгътәс абый Гыйззәтовны очраттым. Ул: “Камышлы районының Дәүләткол авылына 90 яшь тула. Шушы уңайдан биредә Сабан туе уздырырга булдык. Безнең тормышны да күреп китәрсез, килегез бәйрәмгә”,- дип чакырды. Дәүләткол – балачак бишегем, әбиемнең сөтле чәйләре, авыл өстенә авып үскән, җиләк-гөмбәгә бай урманнары, ачык йөзле, эчкерсез халкы, татлы сулы чишмәләре, яшел әрәмәлекләре белән әле дә күңелемне биләп торганга күрә, бик шатланып риза булдым.

 

Дәүләткол атамасы ике сүздән тора: Дәүләт – моннан күп еллар элек Камышлы авылында яшәгән кеше исеме, ә кол – култык яисә кул сүзеннән барлыкка килгән. Хәзерге Дәүләткол җирләре шул кешенеке булып, революциягә чаклы Дәүләт култыгы дип аталып йөргәннәр. Бу мәгълүматларны Әгътәс абый Гыйззәтов архивларда авыл тарихына караган документларны эзләгәндә табып алган.

 

1919 елда Камышлыда зур янгын чыгып, авылның яртысы көлгә әйләнә. Янгынга дучар булган хуҗалар яңа өйләрен авылдан ераграк салырга ниятләп, бераз русча белүче авылдашлары Әбугали ага Шәвәлиевны губернага җибәреп, кирәкле язуларны юнәтәләр. Рөхсәт булгач та, шул урында Коръән укып, тәкъбир әйтеп, авылга Дәүләткол дип исем кушыла, һәм биредә яңа өйләр салына башлый. 1920 елның декабрендә Камышлы инешенең ике ярында беренче йортлар күтәрелә. Бераздан аларның саны 82гә җитеп, бирегә барлыгы 450 кеше күченеп килә. Беренче җыелышта ук мулла мәсьәләсе карала. Яңа Усман авылыннан укымышлы Харис Сафуанов исемле кешене чакырырга булалар һәм мулла эшне озакка сузмый үз эшенә керешә.

 

Шулай итеп дәүләтколлылар яңа урында яңа көч белән эшли башлыйлар. Беренче елны ук кырларда шәп уңыш үстерелә. Ә 1929 елда шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү эше киң колач җәя. Дәүләткол да бу чарадан читтә калмый: 30 хуҗалык бергә кушылу нәтиҗәсендә “Кызыл көч” колхозы оештырыла, ә аның беренче рәисе итеп авылдашлары Дәүләтша Надершинны сайлап куялар. Авыл активистларының берсе – Сәйдә апа Сәгыйдуллина үзенең истәлекләрендә: “Эшкә шатланып, янып йөрдек. Күмәк эшләү, бер казаннан ашау халыкны берләштерә, тагын да дуслаштыра иде”, – дип язып калдырган. Билгеле, күмәкләштерүнең яхшы яклары да, начар яклары да күп булган. Биредә бер гөнаһсызга кулак исеме тагылып, тырыш, булдыклы крестьяннарны хөкемгә тартып, сөргенгә озатулар да булмый калмаган, билгеле.

 

Социализм баласы булып туган Дәүләткол кешеләре илебез белән бергә күмәкләштерү, сугыш, сугыштан соңгы авыр елларны да бергә кичергәннәр. Аннан соң илленче еллар азагында, вак хуҗалыкларны эреләндерү шаукымы башланып киткәч, ”Кызыл көч” баштан Камышлының "Яңа тормыш" хуҗалыгына кушыла. 1962 елда берләштерелгән “Мир” колхозының дүртенче бригадасына әверелә. Һәм шул вакытта гөрләп торган Дәүләткол авылының тормышы көннән-көн сүнә, эшләре сүлпәнәя башлый. Тора-бара күпләр Камышлыга күчеп китәләр, ә биредә эшләргә белгечләр дә, механизаторлар да калмый.

 

Шулай итеп авылда карт-корылар белән шәһәрдән каникулга кайткан оныклар гына яшәп кала. 1980-85 елларда “Мир” колхозы идарәсе белән җитәкчелек иткән Дәүләткол егете Саҗит Зәкиулла улы Галимуллинның авылны саклап калуда өлеше зурдан, дип саныйлар биредә. Ул вакытларда бирегә асфальт юл салына, гараж комплексы төзелә, яңа клуб бинасы күтәрелә...

 

Ә инде сиксәненче еллар азагында, туксанынчы еллар башында үзгәртеп кору заманнары килеп җиткәч, Дәүләткол авылы да, бөтен ил кебек үк, ташландык хәлгә килә. Бәлки, ул да күршедәге Йолдыз авылы кебек юкка да чыккан булыр иде. Тик биредә бит Сәгыйдуллиннар, Гыйззәтовлар, Рәфәгытди-новлар, Гыйлаҗевлар, Фәретдиновлар, Шәвәлиевлар кебек игенчеләр токымы яшәгәнен онытмаска кирәк. Аларның оныклары инде биредән күптән күченеп киткән булсалар да, төп йортларын ташламыйлар, кайтып-китеп булса да йөриләр, ялгыз яшәүче әбиләре, әниләре янына җыелышып, 10 елга бер булса да, Сабантуй бәйрәме уздырып, авылларының әле дөньяда барлыгын исбатлап китәләр.

 

Камышлы муниципаль җирлеге башлыгы Заһит Сафин сүзләренчә, биредә мәчет һәм клуб бертуктаусыз эшләп тора.

 

– Теләге булган кеше шәхси кибетен дә ача ала. Тик товар әйләнеше артык зур булмагач, бу эшкә алынучы гына күренми әлегә, – дип уфтана Заһит Сафин. – Эшмәкәрләргә кибет ачу өчен бинаны бушлай тәкъдим итәбез. Алып калыгыз!

 

 Аның каравы, авылга асфальт юл бар, ә мәктәп автобусы Камышлыга көн саен йөреп тора. Шул ук автобус белән авыл халкы “эх” дигәнче район кибетләрен, шифаханәләрен дә әйләнеп кайта ала.

 

– Чәчү җирләренә килгәндә, – дип дәвам итте сүзен Заһит Габделхакович, – былтыр “Поволжье” авыл хуҗалыгы предприятиесе авылның инвесторы булырга теләк белдереп, бөтен Дәүләткол җирләрен сөреп ташлаган иде. Ә быел язын чәчүне уздыра алмады, бераздан үзен банкрот дип игълан итте. Сөргән һәм чәчелми калган җирдән алган зыян санап бетергесез .

 

Дөрес, уңай күренешләр дә юк түгел. Тамырлары Дәүләтколдан булган Яңа Ярмәк егете Фәрит Гыйлаҗев бу җирләрнең 100 гектарын үзенә арендага алып эшкәртте һәм чәчте. Шулай ук ул авылда такта яру жайланмасын булдырды, тротуар плиткасын эшләп чыгаруга кереште, халыкка бройлер тавыклары үстереп сата. Бу инде Дәүләткол авылының киләчәгенә беренче саллы адымнар дигән сүз, чөнки биредә яшәүче халыкка эш урыннары барлыкка килә башлады. Ә эше булган авыл яшәячәк ул!

 

Миңа Фәритнең үзе белән сөйләшергә туры килмәде. Бәлки, аның Дәүләткол җирләренә карата тагын да зуррак планнары бардыр әле. Әгәр бу шулай булса, Дәүләткол авыр елларны артта калдырып, 90 яшендә яңа көч алып, өмет белән киләчәккә карый, дигән сүз.

 

 Менә биредә үткәрелгән Сабан туе да моңа дәлил булып тора. Шушы кечкенә генә авылның Сабан туена район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның, аның ярдәмчесе Раил Шәкүровның, муниципаль җирлек башлыгы Заһит Сафинның килеп, көнозын кояшта янып-көеп дәүләтколлылар белән бергә бәйрәм итүләре дә зур мәгънәгә ия, дип уйлыйм. Дәүләткол халкы да бит район һәм җирлек башлыкларын, башка мөхтәрәм кунакларны хөрмәтләп, зурлап, бавырсаклар белән Сабан туе капкасыннан ук каршы алдылар, аларны почетлы президиумга кадәр биеп-җырлап озатып куйдылар. Мөхтәрәм кунакларга авылның 92 яшьлек сугыш ветераны Ризатдин бабай Галәлетдинов, районның юллар салу тресты башлыгы Ильяс Инсафов, бу Сабантуйны оештыруга күп көч куйган Рәфис Гыйззәтов та килеп кушылгач, Әгътәс абый Гыйззәтов Дәүләтколның 90 яшьлек юбилеена багышланган Сабан туен башлап җибәрде һәм беренче сүзне Бозбаш мәчете имамы Минсәхи хәзрәт Вәлиәхметовка бирде (Дәүләткол мәчетендә әлегә мулла юк, җомга намазларын тирә-юньдәге авыл муллалары килеп укыйлар икән). Шушы мизгелдә: “Бисмилла белән башланган авыл тарихы әле дә бисмилла белән дәвам итә. Шуңа күрә дә Дәүләткол чишмәләре челтерәп агып ятуларыннан туктамый, һәм бу мәңге шулай булачак та”, – дигән уйлар килде башыма.

 

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов халыкны бәйрәм белән котлаганда: “Туксан ел ул күп тә түгел, аз да түгел. Шушы чорда ике - өч буын кешеләре алмашынган, алар үзләренә үзләре эш табып эшләгәннәр, кызык табып яшәгәннәр. Шул халыкның балалары, оныклары бүген туган туфракларына бәйрәмгә кайтканнар. Халык булмаса, бәйрәм дә булмый. Ә бүген менә бу мәйданга күп итеп халык җыелган. Оештыручыларга да, авыл халкына да, кайткан кунакларга да шушындый зур бәйрәм ясый алганнары өчен зур рәхмәт!”-дип, бәйрәмне оештыруда актив катнашкан Ильяс Инсаповка, Әгътәс Гыйззәтовка, Рәфис Гыйззәтовка һәм Зөлфия Дәрҗемановага Мактау кәгазьләре тапшырды.

 

Дәүләткол авылы кешеләре белән данлы. Бәйрәмне оештыручылар моны онытмыйча, 92 яшен тутырган сугыш ветераны Ризатдин ага Галәлетдиновны, 90 яшьлек Нәфисә апа Сәгыйдуллинаны, 55 ел бергә яшәгән Мөдәррис ага белән Зөбәржәт апа Гыйззәтовларны, 45 ел гомер иткән Ким ага белән Рәйхана апа Мөхетдиновларны, Рәшит ага белән Мәрьям апа Сәгыйдуллиннарны, 30 ел кулга-кул тотынышып барган Булат белән Фәния Кәримовларны мәйдан уртасына дәшеп, күч-тәнәчләр биреп котладылар. Әйе. Кечкенә авылларның чыннан да үзенә бер үзенчәлеге бар шул: биредәге халык үзара күрше булып түгел, ә туганнар булып гомер итә. Мәйдан уртасында гаилә юбилейлары белән мондый котлаулар тик Дәүләтколга гына хастыр.

 

Камышлы җирлеге башлыгы Марат Шәвәлиевны, Вера Козлованы, Нәсимә Сафиуллинаны да поселение тормышында актив катнашканнары өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

 

Ниһаять, Сабан туеның иң кызык өлеше башланып китте. Көрәшчеләрнең кайсын алма –Сәгыйдулиннар һәм Шәвәлиевлар. Шушында ук һәвәскәр артистлар җырлап-биеп тамашачыларның күңелен ачалар, биредә күбрәк Гыйззәтовлар һәм Галәлетдиновлар хөкем сөрә. Менә шулай кайсы токымның нәрсәгә сәләтле булуы ачыклана да инде.

 

Авызга күкәй салган кашык кабып йөгерү, армреслинг, гер күтәреп йөгерү, аркан тартышу, колгага менеп әтәч алып төшү, бүрәнәдә капчык белән сугышу һәм авыш баганага менү кебек милли уеннарыбыз да оештырылган иде. Дөресен әйткәндә, мин шул кадәр күп уеннар һәм конкурслар арасында югалып калдым, бөтенесен карарга да өлгерә алмадым. Көрәштә лидер булып барган Сәгыйдуллиннар белән Шәвәлиевлар токымнарыннан Хәмит Сәгыйдуллинның иң көчле булуын, Ришатның икенче урынга калуын, ә Марат Шәвәлиевның өченче призны алуын гына үз күзләрем белән күрдем. Хәер, биредә иң мөһиме җиңү түгел иде, ә авыл өстендәге яланда шау-гөр килеп авылдашларның күңел ачуы, ераклардан бер күрешүгә тилмереп кайткан дусларның очрашуы, авылның киләчәккә өмет белән каравы иде.

 

 

 

Район башлыгы Рафаэль БАҺАУТДИНОВны һәм Камышлы җирлеге башлыгы Заһит САФИНны бавырсак белән каршы алу.

 

 

 

Көрәш батырлары (сулдан уңга) Марат ШӘВӘЛИЕВ, Хәмит СӘГЫЙДУЛЛИН, Ришат СӘГЫЙДУЛЛИНны (уңнан беренче) район башлыгы урынбасары Раил ШӘКҮРОВ котлый.

 

 

 

Дәүләткол гармунчылары җырлап мәйданны әйләнделәр.

 

 

 

Ким һәм Рәйхана МӨХЕТДИНОВЛАРНЫ 45 ел бергә яшәүләре белән котлаганда.

 

 

Дәүләткол авылы, Камышлы районы.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»