|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2019 Мәдәният
Җырчы Зәлилә яраткан ризыгының рецепты белән уртаклаша (ВИДЕО)Озын-озак гастрольләрдә йөрүче артистларның ашау-эчү ягыннан авырлыклар күрүе сер түгел. Күп очракта вакытында ашап булмый, кул астында ни булса шуның белән генә тукланырга, шуңа риза булырга да туры килә. Алай да аптырамыйлар үзләре. Менә яшь ваһаповчы Зәлилә дә яраткан ризыгы, сырниклар рецепты белән бүлешергә булган. Рецепт:
Эремчек – 600 гр.
Йомырка – 2 шт.
Он – 0,75 - 1 стакан.
Шикәр комы — 3 аш калагы.
Көнбагыш мае — 30 - 40 гр.
Тоз — 0,25 чәй калагы.
⠀
Эремчекне чәнечке белән йомышартабыз.
Аның өстенә 2 йомырка, шикәр комы, он һәм тоз салабыз. Барысын да яхшылап болгатабыз.
Камыр йомшак, ләкин кулга ябышырлык булырга тиеш түгел.
⠀
Куна өстенә он сибәбез. Мискәдәге булган массаны шул он белән "колбаска" формасына кертеп ясыйбыз. Аны кисәкләргә бүләбез һәм шул кисәкләрне онга өеп куябыз.
⠀
Шул арада табаны май белән 2-3 мин. уртача утта кыздырабыз. Табага сырник кисәкләрен салып 2 яклап кыздырабыз (4-5 мин).
⠀
Тәмле булсын!
--- |
Иң күп укылган
|