|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Әнисе һәм абыйларын үтергән үги әтисеннән качып котылган бала турында мәгълүмат чыктыТатарстанның Менделеевск районында үтерүче үги әтисеннән качып котылган малай хәзер хастаханәдә, аның белән психологлар эшли. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Ике яшьлек бала, аңына килмичә, алган җәрәхәтләрдән дәвалау учреждениесендә җан биргән. 12 яшьлек икенче бала хәзерге вакытта Кама балалар медицина үзәгендә. Аның хәле куркыныч түгел. Бала белән психологлар эшли», - дип искәртте Абашев.
«Татар-информ» агентлыгы бүген төнлә Менделеевскида коточкыч фаҗига булуы хакында хәбәр иткән иде. Ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен үтергән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|