|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшриятына 100 елТатарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилее уңаеннан 14 ноябрьдә Казанда АСКИ (Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе), Россиянең иң эре нәшриятләре һәм полиграфия оешмалары җитәкчеләре катнашында тантаналы чара булып узды. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә. Килгән кунаклар арасында «РИПОЛ классик», «Папирус-Столица» полиграфия оешмалары, Башкортстан, Марий Эл, Удмурт, Чуваш, Чечен, Саха (Якутия) республикалары милли региональ нәшриятләре, Төмән, Свердловск өлкәләре нәшриятләре вәкилләре бар.
Программа кысаларында "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ТР министрлыклары, идарә тармаклары җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, мәшһүр әдипләребез катнашында бәйрәм концерты узды.
Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында язучылар катнашында "Уку бәйрәмнәре" оештырылды. Нәшрият быел илкүләм һәм халыкара масштабларда узучы китап фестивальләрендә махсус программалар белән чыгыш ясады.
Матбугатта, социаль челтәрдә интеллектуаль уеннар оештырылып, анда җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде, ташламалар тәкъдим ителде.
--- |
Иң күп укылган
|