|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2019 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев Татарстан колониясендә тоткыннар өчен концерт бирдеПопуляр татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19нчы төзәтү колониясендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады. Бу җырчының мондый төр икенче хәйрия чарасы - беренче концертны ул узган ел Яңа ел алдыннан биргән иде. Төзәтү учреждениесе җитәкчелеге татар эстрадасының танылган башкаручысын тәрбия һәм мәдәни-агарту эшләре кысаларында чакырган. Фирдүс Тямаев иҗат коллективы белән бергә 19нчы ИК клолониясе сәхнәсендә үзенең иң танылган композицияләрен башкарды. Артист мәңгелек кыйммәтләр: дуслык, әнигә мәхәббәт, туган як турында җырлады, тамашачылар белән әңгәмә корды. Хөкем ителүчеләр җырчыны бик җылы каршы алдылар һәм аңа һәм төзәтү учреждениесе администрациясенә концерт оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
--- |
Иң күп укылган
|