|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2019 Могҗиза
Бер ай буе комада булган әнисе кызының ашыйсы килүен тояАргентинаның Сан-Франсиско шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек Мария Лаура Феррейра үз мотоциклында барганда туктап кала, шул арада аңа карак һөҗүм итә, хатын егылып, башын бәрә һәм дәваханәгә эләгә. Ул бер айны вегетатив халәттә үткәргәннән соң, табиблар гаиләгә аның тиздән үлү ихтималын әйтә һәм хәтта аларга аның кайбер органнарын күчереп утыртуга мохтаҗ авырулар файдасына корбан итәргә тәкъдим итә. Феррейраның ире Мартин Дельгадо бу фаразларга ышанмый һәм хатынының комадан уянуына өмет итә.
Шушы көннәрдә Дегальдо аларның ике яшьлек кызын әнисе янына дәваханәгә алып килә. Кыз, ашыйсы килүен белгертеп, елый башлый. Феррейра көтмәгәндә халатын чишеп, аңа күкрәген бирә.
Дельгадо сүзләренчә, моны күрүчеләр аларның икесен дә кочып елаганнар. Ир сүзләренә караганда, Феррейра кызын фаҗигагә кадәр кебек сөйгән. Шуңа да карамастан, хатын әле дә аңына килми һәм туганнарының сүзләренә җавап бирми, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|