|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2019 Җәмгыять
11 бала әтисе һәм 10 онык бабасы Исмәгыйль Шәңгәрәевнең 12нче баласы туганИсмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәевне – җәмәгать эшлеклесе, «ДАН» компанияләре төркеменең президенты, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләт җанлы татар эшмәкәре, Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы булган милләттәшебез буларак беләбез. Шушы көннәрдә генә 63 яшен тутырган Исмәгыйль әфәнде янә әти булган. Бүген иртән аның 12нче сабые туган. Тормыш иптәше Мәрьям малай алып кайткан. Мәрьям ханымның әбисе – Татарстан халкы өчен билгеле, якын булган шәхес - Рәшидә абыстай. Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туып, бик күп еллар Дубаида гомер кичергән милләттәшебез инде берничә ай Швециянең Стокгольм шәһәрендә яши. Тиздән хатыны да аның янына күченәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|