|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2019 Авыл
Нижгар якларындагы Сафаҗай авылына ФОТОсәяхәтТүбән Новгород өлкәсендә Сафаҗай дигән бик тә данлыклы татар авылы бар. Казан татарлары еш кына бу якларны Сергач яклары дип атаса да, Сафаҗай Сергач районына түгел, Пильнә районына керә. Рәсми атамасы - Красная Горка. Собачий остров, Собачий овраг дигән вариантларын да ишетергә була. "Матбугат.ру" хәбәрчесе авыл буйлап сәяхәт кылды.
1. Сафаҗайда бүген 2300ләп кеше яши. Хуҗалыклар саны меңнән артык. 200ләп йортка Мәскәүдән җәйгә генә кайтып йөриләр. Җирле халык аларны "мәскәүцеләр" ди. 2. Танышуны мәктәптән башладык. 3. Красная Горка - Сафаҗайның рәсми атамасы. 4. Бу көнне монда Ислам культурасы нигезләре буенча өченче төбәкара олимпиада уза иде. Чарага Чувашия, Түбән Новгород, Мордовия, Пенза өлкәләреннән катнашучылар килгән иде. Татарстаннан гына балалар юк иде. Аның каравы бәйгенең жюри әгъзалары буларак Казаннан Россия Ислам университеты студентлары килгән иде. Олимпиада дога һәм Россия гимны белән башланып китте. Гимн яңгыраган вакытта бөтен кеше торып басты. 5. Мәктәп балалары яулаган бүләкләр. 6. Бүген мәктәптә 170ләп бала укый. Тсс! Дәрес бара. 7. Һәр елның чыгарылышын шушылай мәктәп тарихында калдыралар. Бик шәп идея! 8. Кечкенә генә спортзал. 9. Мәктәп территориясендә кое. 10. Кабинетларда элмә такталар гел русча. Әмма татарча стендлар, газеталар бар. 11. Уртада торган малай: "Абый! Абый! Сук мине!" дип йөгереп килеп басты. Ничек балага сугасың инде дип уйларга өлгермәдем, исемә төште: бу якларда "фотога төшер" дигән сүзне "фотога сук" диләр. 12. Бу стенгазета фотосын Роберт Миңнуллинга җибәрдек. "Миңа 71 шул инде! Әмма барыбер күрү рәхәт", - диде Роберт абый. Димәк, бу узган елгы сан. 13. Сафаҗайда 5 мәчет бар. Шул мәчетләрнең берсендә имам - Шамил хәзрәт. Ул безне авыл буйлап сәяхәт кылдырды. 14. Менә аның мәчете. 15. Өйлә. 16. Мәһабәт мәчет. 17. Шул мәчетнең элмә тактасы. 18. Ярымайлар. 19. Рухи һәм матди тормышның символлары. Мәчет һәм ат. 20. Матур капка. 21. Ә бу мәчет 1910 елда ук төзелгән. Кирпечләре дә шул заманныкы ди. 22. Шул мәчет янындагы кое. 23. Совет заманнарында бу бинада сырхауханә, хәтта балалар тудыру йорты да булган. 24. Мондый һәйкәлне сирәк очратырсың. 25. Шул мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы да бар. 26. ХIХ гасырның күренекле татар галиме Хөсәен Фәезханов кабере. Мәскәү, Санкт-Петербург университетларында белем биргән күренекле милләттәшебезне монда бик хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар. Мәктәп тә аның исемен йөртә. 27. Авырый башлагач, Хөсәен Фәезханов туган авылына кайта. Шушында үлә һәм җирләнә. Бертуганы Габделгалләм Фәезханов исә бик талантлы икътисадчы булган. Аның икътисадка багышланган китаплары буенча бик күпләр белем алган. Габделгалләм Фәезханов кабере Сафаҗай зиратында түгел. 28. Менә авыл музеенда бертуган Фәезхановларның фотолары. 29. Авыл музее мәктәптә урнашкан. 30. Исәнмесез! 31. Узган гасыр гаджетлары. 32. Мәктәп макеты. 33. Сафаҗайда хәлле йортлар күп. 34. Сау бул, Сафаҗай! Исән-сау яшә! Данил Сәфәров.
--- |
Иң күп укылган
|