поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2019 Мәдәният

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле

Кариев театры «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсын быел беренче тапкыр уздыра. Төп максаты: заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету.

Конкурста рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар тәкъдим итүче авторлар катнаша. Конкурсның оештыру комитетына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Төмән, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Сарытау, Новосибирск, Луганск, Донецк, Самара, Өфә, Вологда, Нижневартовск, Ырынбур, Краснодар өлкәсе, шулай ук Белоруссия, Финляндия, Германия һәм Румыниядәге 174 автордан 217 пьеса килгән.
 
Жюри составында: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов; әдәбият белгече, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал ис. Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов; театр тәнкыйтьчесе, журналист Оксана Кушляева (Санкт-Петербург); кино- һәм театр драматургы, драматренер Юлия Тупикина (Мәскәү); театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы Гөлшат Фәттахова; әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова.
 
«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләре:
 
1. Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0 дән 6 яшькә кадәр) – «Миңа дус кирәк» / «Мне нужен друг».
 
Галимҗан Гыйльманов (Казан) (70 мең күләмендә акчалата премия)
 
2. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Asyltext (7 дән 10 яшькә кадәр) – «Дикий джунгулс».
 
Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Ырынбур) (70 мең күләмендә акчалата премия)
 
3. Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 яшькә кадәр) – «Девочка с головой волка».
 
Алексей Житковский (Нижневартовск) (70 мең күләмендә акчалата премия)
 
4. Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16 дан һәм өлкәнрәкләр өчен) – «З.А.Б.Р.О.Ш.К.А.».
 
Анна Донатова (Краснодарский край, ст. Григорьевская) (70 мең күләмендә акчалата премия)
 
Жюри әгъзаларының махсус бүләге:
 
«Луняша».
 
Татьяна Ласкина (Тюмень) (30 мең күләмендә акчалата премия)
 
«Акбүре».
 
Гузәл Тарханова (Казань) (30 мең күләмендә акчалата премия)
 
«Устали звезды говорить о Боге, и девушки играли в волейбол».
 
Аглая Юрьева (Санкт-Петербург) (30 мең күләмендә акчалата премия)
 
«Ёжик надежды».
 
Фаина Савенкова (ЛНР, Луганск) (15 мең күләмендә акчалата премия)
 
«Время истекло».
 
Оксана Василенко (Вологда) (15 мең күләмендә акчалата премия)
 
«ASYL» конкурсы җиңүчеләренең исемнәре 2019 елның 2 декабрендә 11.00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (4 кат) (Пушкин ур., 66/33 йорт) матбугат конференциясендә игълан ителәчәк. Шулай ук, Мәдәният министрлыгын инстаграм аккаунтыннан туры эфирда алып барылачак.
 
Лауреатларның пьесалары театр сайтында урнаштырыла, аерым җыентык итеп басыла.
 
Бүләкләү тантанасы Кариев театрында пьесаларны уку форматында узачак. Моннан тыш, җиңүче пьесалар театрның «TAMGA» режиссерлык лабораториясендә катнашырга дәгъва кыла. Пьесаны сәхнәгә кую карары театр җитәкчелеге тарафыннан лаборатория нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.
 
«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан үткәрелә.
 
Конкурсның нигезләмәсе белән Кариев театры сайтының «Проектлар» бүлегендә танышырга мөмкин: https://karievteatr.ru/

---
Кариев театры
№ --- | 02.12.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»