|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2019 Мәдәният
Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны билгеле булдыТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев соңгы юлга Актерлар йортыннан озатылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Бүген каты авырудан соң күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхабиевның вафаты билгеле булды.
Аны соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә 10.00 сәгатьтә башлана.
Күренекле татар җырчысы Тынычлык бистәсе зиратына җирләнәчәк, дип яза Татар-информ.
Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан). 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.
--- |
Иң күп укылган
|