|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2019 Мәдәният
Алмаз Хәмзин Рафаль Сәхабиевне искә ала: “Яшь чакта кызлар янына бергә йөри идек”Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев вафат. Аның якташы, алып баручы Алмаз Хәмзин «Татар-информ»га Рафаэль Сәхабиев турында сөйләде. Бүген танылган опера җырчысы, укытучы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев 68 яшендә үлде.
«Безнең өчен бу — зур югалту. Рафаэльны мин балачактан беләм. Безнең туган авылларыбыз якын. Ул миннән өч яшькә кечерәк, шуңа күрә безгә бергә укырга туры килмәде. Бергә уйнап үстек. Аның кечкенә малайдан бөек шәхескә кадәр үсүе күз алдымда булды. Ул гениаль актер, җырчы иде. Аның кебекләр сирәк була, чөнки ул башкалардан аерылып тора иде», — дип сөйли агентлыкка Алмаз Хәмзин.
«Рафаэль бик көчле юморист та булды. Ул берәр мәзәк сөйләсә, тыңлаучылар аның авызына гына карап торалар иде. Искиткеч татар җанлы иде ул. Татарның сәнгатенә, әдәбиятына гашыйк иде», — ди алып баручы.
Хәмзин сүзләренчә, алар Рафаэль белән бергә яшүсмер чакта кызлар янына да бергә йөргәннәр. «Кызлар янына барганда, әлбәттә, бөтен кызлар аныкы була иде. Ул граф кыяфәтле, бөдрә чәчле иде», — ди Алмаз Хәмзин.
Җырчыны кайчан һәм кая җирләнәчәге әлегә билгеле түгел.
--- |
Иң күп укылган
|