|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2019 Криминал
Татарстанда район хастаханәсе баш табибын җаваплылыкка тартканнар
Нурлат үзәк хастаханәсендә санитар нормаларны бозган өчен баш табиб 1,5 мең сум штраф түләячәк. Бу хакта Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, хастаханә кимерүчеләрдән тиешенчә эшкәртелмәгән, ә күсе һәм тычканнар белән көрәш чаралары пациентлар файдалана алырлык урыннарда яткан. Моннан тыш, клиниканың кайбер кабинетларында кайнар су белән тәэмин итү булмаган, ә процедура бинасында кайнар су белән тәэмин итүнең резерв чыганагы электр челтәренә тоташтырылмаган, дип яза Татар-информ.
Нәтиҗәдә прокуратура баш табибка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм хастаханә башлыгын 1,5 мең сум штрафка тартты.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|