поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.06.2010 Язмыш

ИГЪЛАН АША ТАБЫЛГАН БӘХЕТ

Һәр кешенең үз мәхәббәт тарихы бар. Һәркем мәхәббәтен үзенчә таба. Кешеләр төрле булган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамаган. Мәхәббәткә дә һәркем үз юлы белән килә. Берәүләр үзенең насыйп ярын очраклы рәвештә таба, икенчеләр бәйрәм-мәҗлесләрдә таныша, өченчеләргә дус-ишләре, туганнары үз танышларын димли.

Берничә ел элек шифаханәдә ял иткәндә мине бер пар үзенә җәлеп итте. Аларның бер-берләренә булган ихтирамлылыгын-игътибарлылыгын күреп, мин, болар бик бәхетле пардыр, дип уйладым.

 

Мәдинә апа белән якыннан танышып сөйләшеп киткәч, ул үзен бәхетле иткән кешене гади генә танышу игъланы аша табуын сөйләде:

 

– Соңгы вакытта радио-телевидениедә танышу ниятеннән язылган sмsларны еш күрергә һәм ишетергә туры килә. Кайберәүләр аларга карата тискәре мөнәсәбәттә. Ә мин башкачарак фикердә торам. Алар арасында җитди нияттән язылганнары да бар бит. Без яшь вакытта андый мөмкинлекләр юк, игъланнар бары тик газеталарда гына була иде. Хат аша таныша-аралаша идек.

 

Үземнең мәхәббәт тарихыма килгәндә, утыз яшемә инде мин ике тапкыр кияүгә чыгарга өлгердем. Беренчесендә – яшьлек, икенчесендә – җүләрлек белән. Икесендә дә яратып чыктым, дип уйладым. Бәлки, мин ул хисне ярату дип белеп ялгышканмындыр. Бер мәртәбә авызың пешкәч, икенчесен өреп кабасың, дисәләр дә, мин өченче тапкырда гына, хисләр агышына бирелмичә, шәхси тормышымны аек акыл белән җайларга кирәклегенә төшендем. Бервакыт газетадагы танышу игъланына күзем төште. Араларында «Җитди, начар гадәтләре булмаган ир гаилә кору максатыннан 35 яшькәчә хатын-кыз белән танышырга тели» дигән гади генә игълан нишләптер игътибарны җәлеп итте. Калган игълан хуҗалары үзләрен артык мактагангамы, хатын-кызга булган таләпләре күп булгангамы, «минем» игълан авторының сүзләре чын күңелдән язылган кебек тоелды миңа. Тәвәккәлләргә булдым. Хат язарга утырдым, ә нәрсә язарга кирәклеген белмим. Нәрсә булса шул булыр, дип, үзем турында яздым, булачак тормыш иптәшемне нинди итеп күрергә теләвемне дә язарга онытмадым. Ни дисәң дә, җитәрлек тәҗрибәм бар бит хәзер.

 

Җавап хаты үзен озак көттермәде. Саматның (игълан хуҗасы) хаты бик кыска иде. Үзе турында берничә җөмлә белән генә язган. Казаннан ерак булмаган бер район үзәгендә яши икән. Үзенә 35 яшь. Бер оешмада экономист булып эшлим, дигән. Хат ахырында: «Сезнең хатыгыз миңа бик ошады, сезнең турында күбрәк беләсем килә», — дип язган. Шулай итеп, хат аша аралаша башладык. Хатлар аркылы Саматның бик җитди, игътибарлы, аңлый белә торган ир икәнлегенә төшендем. Бер хатында ул үзенең фотосурәтен дә җибәргән иде. Фотосурәтен күргәч, ул миңа тагын да күбрәк ошый башлады. Әлбәттә инде, үземнең фотосурәтемне дә җибәрүемне сораган. Аларны барларга тотындым, тик бер күрүдә үк гашыйк итәрлек фотосурәтем юк иде.

 

Дустым Галия чәчтарашханәдә эшли. Аңа да серемне ачарга туры килде. Шимбә көнне үземә килерсең, мин сиңа матур прическа ясармын, бизәндерермен, фотостудиягә барып, сурәткә төшәрбез, ә кичен – туп-туры ресторанга. Киләсе атнаның шимбәсендә синең туган көнең бит. Бу минем синең туган көнеңә бүләк тә булыр, диде. Ә Самат минем туган көнемне хәтерлиме икән? Юктыр, мөгаен, мин бит аны беренче хатымда ук язган идем.

 

Шимбә иртәсендә ишектә кыңгырау. «Соңга калдыммы икәнни? Галия үзе кереп алырга булган, ахры, дип, ишекне ачып җибәрсәм, бусагада, кулына чәчәк бәйләме тотып, Самат басып тора. Шулай итеп, ул көнне ресторанга Галия белән түгел, Самат белән барырга туры килде. Шул очрашудан соң ике-өч ай үтүгә, без өйләнешеп тә куйдык. Ике бала – бер кыз, бер ул үстердек. Икесе дә, шөкер, институтта укый. Киләчәктә әтиләре кебек экономист булырга телиләр. Үземне бүгенге көндә бәхетле хатын, бәхетле әни дип ышанып әйтә алам. Ә моның өчен, әлбәттә, Саматыма рәхмәт.


Диләрә ХИСМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»