|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2019 Шоу-бизнес
Азат һәм Алсу Фазлыевлар әниләрен аякка бастыруга дип җыйган зур бурычларын түләп бетергәнҖырчы Алсу Фазлыева үзенең инстаграмында бизнесменнардан алган бурычларын түләп бетерүләре турында язган. Хәтерләсәгез, алар акчаны Азат Фазлыевның яман шеш белән авырган әнисен дәвалау өчен җыйган иде. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итүен язган идек. Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр дә булды. Әмма, кызганычка каршы, март аенда Зөлфирә апа бакыйлыкка күчте. Соңрак Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга таратты. Ә бурычка алган зур сумманы кире кайтарырга дип өч туганы үзара бүлеште.
"Озак еллар әниебез (Азатның әнисе) авырды. Без моның хакта бик сөйләмәдек, ничек кенә авыр һәм борчулы булса да, барын да пәрдә артында калдырырга тырыштык. Әнине үз көчебез белән Израильгә алып барган идек. Анда ул берникадәр дәвалану курсын, тикшеренү үтеп кайтты. Бар булган акчаларны, машинаны сатып, кредитлар алып, ул эшне башкарып чыктык.
Ә инде узган елны, көчебез калмагач, якыннарыбызга, коллегаларыбызга, тамашачыларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде.
Алган бурычны өчкә - өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт!
Бурыч түләү җиңел эш түгел. Максат булгач, эше да җайланып торды. Дөресен әйтәбез: көн-төн, кайчак хәтта йокламыйча, юлдан кайтып кермичә тырыштык без! Концертлар, бәйрәмнәр оештырдык! Без эшләдек, эшебез нәтиҗәләр бирде, нәтиҗәләр безне "үстерде", ә эш хакы безгә канат куйды.
Бурычлары булган һәр кешегә исән-сау, тиз арада аларны түләп бетерүләрен телибез! Чын күңелебездән!" - дип уртаклаша Алсу Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|