поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2019 Ир белән хатын

«Никахыбыздан соң сүзләр күп булды» - Лилия Сәләхетдинованы Беренче каналдан күрсәтәчәкләр

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың кияүгә чыгып, Тимергалиева булуына бер ел узган икән инде. Ире Ришат белән Казанда яшиләр, икесе дә «Ярдәм» мәчетендә эшли. Һәр хатын-кыз яраткан кешесенә кияүгә чыкканнан соң, үзгәрә, күзләрендә бәхет нуры балкып тора башлый. Лилиянең дә шулай булды.

Мәхәббәт турындагы шигырьләре дә башка: җаваплы сөю, чиксез хөрмәт хисләре ярылып ята аларда. Бу вакыйга уңаеннан очрашып, әңгәмә корырга килештек. Очрашуыбыз яшь парларның фатирларында үтте. Әлегә яллап торалар, үз куышларын булдыру турында хыялланалар.
 
Лилиянең һәр эшкә җаваплы караучан, бераз кырыс һәм тәртип яратучан булуын белә идем. Бу көнкүрешләрендә дә сизелә. Ишек төбеннән үк чисталык, кайсы почмакны карасаң – шунда тәртип, бөтен әйбернең үз урыны бар. Үзе исә, мин керә-керешкә, чын татар хатын-кызларына хас кунакчыллык күрсәтеп: «Әйдә, чәй эчә-эчә сөйләшик», – дип, аш бүлмәсенә чакырды.
 
– Йорт эшләренең күпчелеге ирем Ришат өстендә, билгеле. Идәнен дә юа, табак-савытны да. Аннан соң, мин гел арбада утыргач, буем җитмәгән җирләр күп, «Тегене алып бир, моны алып бир», – дип әйтәсең… Тик бер дә авырсынмый. Ашарга исә мин пешерәм, әлбәттә ирем ярдәмендә. Пешергән ризыгыма бәйләнми, нәрсә бар, шуны ашый. Уңдым иремнән. Бу минем өчен мөһим иде, чөнки бөтен әйберне дә пешерә алмыйм, физик мөмкинлекләремә бәйле. Ә ул нәрсә бар – шуны яратып ашый, Аллага Шөкер.
 
– Лилия, ир хатыны булуыңа да бер ел узды. Бер-берегезгә ияләшү авыр булдымы?
 
– Авыр түгел дә, тик озак булды. Әле хәзер дә барадыр ул ияләшү. Ә менә Ришатка авыр булгандыр, дип уйлыйм. Никахка кадәр аның белән күп сөйләштек, «Син чынлап та әзерме?» – дип, кат-кат сорадым. Әзер дисә дә, барыбер күп нәрсә яши-яши генә беленә. Аңа минем белән җиңел булмагандыр, дим.
 
– Ришатның холкында синең өчен көтелмәгән яклары да ачылдымы?
 
– Ул иркә малай булган. Безнең өйдә иркәлек юк иде, биш кыз үстек. Хәтта арбада булсам да, миңа да тигез карыйлар иде. Шуңа күрә мин андый әйбергә ияләшмәгән. Ә ул иркәлектә үскән: «Минем әни болай иде, минем апа болай итә иде», – дигән әйберләр башланды бер мәлне. Башта эндәшмәдем, аннан соң бер көнне: «Карале, алтыным, болай булмый, синеңчә генә булып бетмәс ахрысы», – дип, йомшак кына аңлаттым. Безнең уңай як нәрсәдә – никахка кадәр үк сөйләшкән, килешенгән әйбер бар иде: проблема килеп туа икән, утырып сөйләшергә, әрләшеп йөрмәскә. Шулай эшләргә тырышабыз да, ул мине ишетергә тырыша.
 
– Гаиләгездә табак-савыт шалтыраулар ешрак нәрсә аркасында килеп чыга?
 
– Минем сабырсызлык аркасында. Ирем нәрсәгә алынса да, аны төгәл итеп, ләкин әкрен эшли. Җайлап кына. Аннан соң, ир-ат ике эшне берьюлы алып бара алмый. Бу – аларның холык үзенчәлеге. Ә мин кызу, миңа барысын да бергә эшләп алып барырга кирәк. Сүз иярә сүз китә дә, ызгыша башлыйсың, тик бер өстәл артына утырып ашаганда, бетә дә инде ул. Берни булмагандай, башта ул берәр әйбер әйтеп куя, артыннан мин дә берни булмагандай эндәшеп куям да, бетте. Сөйләшми йөрүебез ике сәгатьтән артыкка бармый, шундук дуслашабыз. Чөнки ул да белә миңа ярдәм итәргә кирәклеген, мин дә ир-атка алай үпкәләп йөрүнең әйбәт әйбер булмавын аңлыйм.
 
– Кияүгә чыкканчы ук үз исеме, үз урыны булган хатын-кыз идең. Бар нәрсәгә үз көче белән ирешкән хатын-кызның холкында: «Мин үзем эшлим!» – дигән лидерлык сыйфаты бар…
 
– Әйе шул. Әле шуңа өстәп, кайвакыт юл да бирәсе килми тора. Мәсәлән минем шундый гадәтем бар – кемдер башка шәһәргә чакыра икән, такси эзли башлыйм. Беренче очрагым булды – шулай әзерләндем, һәм көне килеп җиткәч кенә иремә: «Шунда барабыз», – дип әйттем. «Нишләп мин бу турыда берни дә белмим соң?» – дип ачуланды. Шуңа күрә андый әйбер килеп чыкканда мин элеккеге кебек, беренче рөхсәт сорарга җитәкчем янына да торып чапмыйм, әниләргә дә шалтыратмыйм, ә ирем белән сөйләшеп хәл итәм. Әле яңарак кына Чаллыга, Үзәк китапханәдә узачак очрашуга чакырдылар. Шунда әзерләнәбез.

– Лилия, йокыңнан уянып, бер мәл кияүгә чыгуыңа ышанмый торганын булдымы?
 
– Никахтан соң икенче көнне шулай булды. Хисләр ягыннан килгәндә, бу – сөенеч. «Минем бит инде хәзер ирем бар», – дисең. Мин бит арбада утырсам да, бу турыда күпме хыялланган идем, ярты иҗатым мәхәббәт турында иде, үзең беләсең. Бу хыяллар аша туган әйбер. Барыбер үзеңә идеаль тормыш күзаллыйсың. Кем беләндер уянасың, кемдер сиңа йомшак сүз әйтә, киңәшләрен бирә, борчуларыңны җиңеләйтә. Кичләрен дә бергә кайтабыз, табын артына утырып, чәй эчәбез… Күңелле!
 
– Соңгы вакытта яшьләр арасында: «Хатын-кызга бәхетле булу өчен ир-ат кирәк түгел», – дигән девиз белән яшәүчеләр артты. Син бу әйбер белән килешәсеңме?
 
– Дөрес фикер түгел. Аллаһ һәр кешене парлы яраткан. Син хәтта 50гә кадәр ялгыз калгансың икән, бу әле син беркайчан да гаилә кормаячаксың дигән сүз түгел. Картлык көнендә бергә өстәл артына утырып чәй эчәрлек кеше генә булса да табарга мөмкин. Ярату дигән хис, әлбәттә, бәлки булмас. Ләкин хөрмәт итү, терәк булу – ул да бит мәхәббәтнең бер билгеләре. Хатын-кыз хәзер артык лидер булырга тырыша. «Үзем дә булдырам», – ди. Юк, ир-ат кирәк, ул ­– терәк, таяныч. Ләкин син дә аңа кирәк булырга тиешсең. Ул гына түгел. Үзеңне кирәк итеп хис иттерергә өйрәнергә тиешсең.
 
– «Картлык көнендә чәй булса да утырып эчәрлек кеше табып була», – дидең. Ә син Ришатны шуны күз уңында тотып сайладыңмы, әллә яратыпмы?
 
– Сорауларны бирә беләсең дә инде. Дөресен әйтим, яратмадым башта. Ләкин олыгайган көнне уйлап та кияүгә чыкмадым, чөнки балачактан ук миңа озын гомер фаразланмаган, мине башта 3, соңыннан 12 яшемдә «үләчәк бу», дигән булганнар. Без биш кыз туган. Карарлар иде мине, ялгыз калмас идем. Ләкин кем беләндер бәхетле яшәүдән, кемгәдер йөк булып яшәү арасында аерма зур. Ришатымны ярату беренче мизгелдә юк иде. Миндә көлкеле хисләр иде. Ул «Ярдәм»гә волонтер булып килгән. Ә мин шул вакытта колаклары ишетмәүчеләргә экскурсия уздырдым. Мин сөйлим, ә сурдопереводчик ханым (ишарәләр белән аңлатучы) тәрҗемә итеп бара. Бөтен кеше шул ханымның ишарәләрен күзәтә, ә бу күзен дә алмый миңа карап тора. Башта аңламадым, минәйтәм, бу бәлки минем иреннәрдән укып аңлыйдыр… Шулай экскурсия бетте, төшке аш ашарга төшеп киттек. Бер мәлне, ашап утырам: «Лилия, ашларың тәмле булсын», – диде дә, китеп барды. Тыгылып калдым. «Мәшаллаһ, бу сөйләшә дә икән әле!» – дим. Һаман колагы ишетмәүче дип уйлыйм бит моны. Соңыннан гына аның волонтер булуын белдем. Көн дәвамында эшләрне дәвам итеп, беренче катка төштем, басып тора. «Лилия, ә нишләп сез мине бер социаль челтәрдә дусларыгызга кертмисез?» – ди. Өстәдем моны дусларга. Чит кешеләрне дусларга кертми торган идем. Бәйләнчекләре була бит, яза башлыйлар да, туктамыйлар. Кайсы мыскыл итәргә, кайсы көләргә тотына, андыйлар күп иде. Дусларга керткәч, бу киенде дә чыгып китте. Берни аңламый да калдым. Эштән кайтуыма, җыр җибәргән. Шулай аралаша башладык. Көнгә бер-ике смс белән генә. Берәр ай узгач, февральдә бу миңа яза: «Лилия, сез кайда торасыз?» – дип. Уен-көлке белән генә: «Ник сорыйсыз, әллә киләсезме?» – дип яздым. «Киләм», – дигән! «Ярар кил», – дип чакырдым, адресны бирдем. Бәлки дин ягыннан мине моның өчен ачуланырлар, алай ярамый диярләр… Мин беркайчан да өйгә егетләр чакырмадым. Тик бу юлы күңелем Ришатның язмышым булуын сизде. Ул килешкә мөмкин булган кадәр табын әзерләп куйдым. Февраль ае, караңгы төшә торган вакытта, берникадәр араны җәяүләп, өшеп-туңып килеп керде. «Абау, бик кирәк иде микән моңа бу килү?» – дип уйлап куйдым, көлеп. Жәлләдем дә инде үзен – туңган иде бик. Сөйләшеп утырган булдык. Ул бер сорау биреп куя, мин икенчесен. Чәй эчәбез… Алга китеп әйтим: берничә айдан бу кешенең чәйне гомумән яратмавын белдем. Ә үзе беренче килүендә бу турыда берни әйтмичә, эчте, мескенкәем. Мин ясыйм, ул – эчә… Өч сәгать вакыт шулай үтте. Мин ул вакытта апада яши идем. Бу китте, апа кайтты. Өстәлдә ике чынаяк торганын күреп: «Әһә, кемдер килгән», – ди. Аңа сөйләп бирдем. Сүзсез калды, Ришат алып килгән шоколад белән тын гына утырып чәй эчтек. Ришат киткәч, үземне тукталышта кебек хис иттем. Әйтерсең бер автобус килеп туктаган. Китәргәме аңа утырып? Әллә башка автобус килгәнне көтеп калыргамы? Читен бер курку бар иде. Аны чакырганда ук куркып калган идем дөресен әйткәндә. «Нишләдем инде мин?» – дип. Үзем шулай уйлыйм, үзем чәй әзерлим… «Ярар, нәрсә булса, шул була, син 31 яшеңдә бит инде, Лилия, бу хәл кайчан да булса буласы иде», – дип тынычландырдым үземне.
 
– Башта ук гашыйк түгел идем, дидең. Кайчан гашыйк булдың соң?
 
– Без концертларга баргалый башладык. Аңа кадәр дә егетләр белән кинога барганым бар иде. Киләләр, бусагалардан коляскаларны күтәреп кереп җиткәнче, сине инде яратмый башлыйлар. Сөйләшүләре дә үзгәрә. Фильм беткәнче генә дип утырасың да, соңыннан: «Башка очрашмыйбыз», – дип китеп баралар. Яки берни әйтми юкка чыгалар. Мин мондый әйберләргә ияләшкән идем инде. Беренче вакытларда борчыла идем, теге кешегә шалтыратуымны дәвам итә идем… Аннан соң, бик аптырамый башладым. «Үзеңә язганы яныңда калыр», – дип уйладым. Авырлыкларны җиңә алмый торган кешеләр генә очрады бу вакытка кадәр. Ә Ришат белән алай булмады. Беренче мәртәбә концертка барганнан соң, ул да югалыр дип курыккан идем. Тик киресенчә, мөнәсәбәтләребез яхшырды гына. Шуннан соң гашыйк булганмындыр…

– Никахыгыздан соң, начар фикерләр язучылар да булды. Моңа борчылдыгызмы?
 
– Без аны никах булганчы ук сөйләштек. «Ришат, сүз күп булачак, Сиңа яла ягучылар да булачак. Миңа да: «Сау-сәламәт кешене тотып торасың бит», – дип әйтәчәкләр. Моңа игътибар итми түзә алачаксыңмы?» – дидем. «Сөйләсеннәр», – диде. Әйе, сүзләр күп булды. Ришатның үзенә дә әллә ниләр язып бетерделәр. Имеш, ул бозык, ул маньяк, һәм башкалар. Ирем бу сүзләргә беренче вакытта бик борчылды, тик миңа сиздермәскә тырышты. Ләкин барыбер күренә бит ул. Тәфсилләп сөйләү дип кабул ителер бәлки, ләкин никахтан кайтып, мин яулыкны салганда да, оялып куйган иде ул. «Яулыгыңны саласыңмыни?» – дип. Ул оялчан һәм тыйнак кеше. Кешеләр аны белми. Белмәгән килеш башка берәү турында нәрсәдер сөйләү дөрес түгел. Миңа нәрсә ярый, нәрсә ярамый – ул барысын да белә, шуңа күрә андый шикләнүчеләрнең тынычлыгын саклыйсым килә. Тынычлансыннар, безнең барысы да, Аллага шөкер, әйбәт. Минем хисапка яшәргә тели, дип язды аны кемнәрдер. Андый әйбер бөтенләй юк. Чөнки, беренчедән, ул үзе эшли. Аның үз пенсиясе бар, ул да тулысынча сәламәт кеше түгел. Ике кулы, ике аягы булгач, йөз процент сәламәт дип уйлыйлар, ләкин аның да үз авыруы бар, аны икебез генә беләбез. «Лилиянең байлыгына кызыккан», – дип язучылар да булды. Нинди байлык, кайда ул? Фатирны да яллап торабыз без. Шушы коляскамнан башка нәрсәм бар минем?! Үземә дә әйттеләр: «Нишләп никахлаштыгыз инде, бәлки сәламәт кыз табар иде үзенә», – дип. Тапсын, мин бит аны тотмыйм. Никах ул безгә хәләл, шуның өчен без бергә. Без бергә тынычлап яшибез, безгә рәхәт, Аллага шөкер. Ләкин шуны әйтәсем килә, бер кеше икенче кешене мәҗбүри тотып тора алмый. Бәйләп куйсаң да кешене, китәргә уйлаган икән, ул китә. Мин Ришатка да алдан ук әйттем: «Яныма килеп йөрмә, бар, үзеңә сәламәт кызлар эзлә. Бәлки мине яратмыйсыңдыр да син, бәлки синең берәрсен «опекать» итәсең генә киләдер?» – дип. Ул миңа чын-чынлап үпкәли иде андый вакытларда, нишләп шулай дип әйтәсең соң син, дип. Мин аңа һаман да әйтәм: «Әгәр дә берәрсен күреп, гашыйк буласың икән, син аны иң беренче миңа әйт. Кемнәндер ишетеп белерлек булмасын», – дип. Дөнья бит бу. Мин шулай дигәч, үпкәли, гомумән, сөйләшми башлый.

– Күптән түгел «Инстаграм»ыгыздан карап күрдем, ирегез белән Мәскәүдә булып кайттыгыз… Анда нишләдегез?
 
– Беренче каналга барып, бер тапшыруда катнашып кайттык. Анда без генә түгел, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар катнашуында эшләнде тапшыру. Берничә шундый гаилә җыелган идек. Әлегә кайсы тапшыру икәнен әйтергә ярамый. Бер ай эчендә күрсәтәчәкләр. Күзәтеп барыгыз!
 
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»