|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей 45 минут өчен 1 млн сум сорый?Ноябрь ахырына якынлаша һәм инде төрле оешмалар үзләре үткәрәсе Яңа ел корпоративларына кафе-рестораннар белешә башлады. Башкорт-татар эстрадасы артистларын да елга бер генә килә торган иң керемле ай көтә. Татарстан һәм Башкортстаныбызда артистларның бер чарада чыгыш ясар өчен күпме акча алулары билгеле. Корпоративлардагы иң “кыйммәтле” кунак – Радик Юльякшин. Казандагы “Реальное время” басмасы хәбәр итүенчә, Элвин Грейның чыгышының бәясе – 1 миллионнан – 1,5 миллион сумга кадәр. Бәясе сәхнәдә чыгыш ясаган вакытка карап – 45 минуттан 1 сәгатькә кадәр.
Басма язуынча, Юльякшин былтыр белән чагыштырганда 2 тапкырга “арткан”. Узган елны аның чыгышы 500 мең сумнан бәяләнгән.
Автор : Альфия Шакирьянова
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|