|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2019 Җәмгыять
Халык күңелендә мәңге саклансын“Бердәмлек” газетасының 28нче санында (2019 елның 13 июлендә) “Исемнәре мәңгеләштерелерме?” дигән мәкалә бастырылган иде. Анда Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Нурмөхәммәт улы Мостафинов яшәгән Ленинградский урамының 72 санлы йортына мемориаль такта кую проблемасы күтәрелгән иде. Кызганычка, бу изге гамәлгә шушы йортта яшәүчеләр ризалык бирми тордылар. Ниһаять, бу мәсьәлә уңай хәл ителгән, һәм шушы көннәрдә бина диварына истәлек тактасы эленде. Әхмәт Мостафинов 1904 елда Тамбов губернасының Сыркыды авылында (бүген Мордовиянең Торбеев районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. Азәрбайҗанда нефть институтын тәмамлаганнан соң ул Краснодар һәм Майкоп нефть промыселләрендә эшли. Ә 1941 елда Әхмәт Нурмөхәммәт улын Урта Иделгә эшкә җибәрәләр һәм бер елдан “Куйбышевнефть” берләшмәсенең баш геологы итеп билгеләнә. Куйбышевта 1942 - 1952 елларда ул нәкъ шушы Ленинградский урамының 72 санлы йортында яшәгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәт Мостафинов Жигули таулары арасында да нефть чыганагы ача. Кара алтынны чыгарып, хәрби техникага югары сыйфатлы ягулык ясый башлыйлар.
1952 елда геолог Мәскәүгә китә. Анда ул баштан нефть сәнәгате министрлыгында, соңрак РСФСРның Госпланында хезмәт итә, Көнчыгыш Европа илләренә нефть сәнәгатен үстерергә ярдәм итә.
Шул ук көнне Самара татарлары тормышына кагылышлы тагын бер бинага - Ленинградский урамының 40 санлы йортына да истәлек тактасы куелды. Анда 1920 елларда ВКП(б) губкомы ачкан Милли азчылыклар клубы эшләгән. Берничә ел дәвамында ул, Куйбышевның һәм төбәкнең иң актив мәдәният-агарту учреждениеләренең берсе буларак, өлкә халык мәгарифе бүлегенең милли секцияләре белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан коммунист Хәйрулла Давыдов татар секциясе белән җитәкчелек иткән. Алар спектакльләр куйганнар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәргәннәр, со-циалистик ярышлар оештырганнар.
Мемориаль такталар элү тантанасында өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә губернаторы администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, шәһәр администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Курятников, Самара өлкәсенең үзәк Дәүләт архивы директоры Алексей Карпец, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, икътисади фәннәр докторы Ильяс Шәкүров, башка татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.
Самара татарлары белән бәйле тарихи биналарга истәлек такталары элүне “Самара төбәге тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты кысаларында, шәһәр администрациясе хезмәттәшлеге белән, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тормышка ашыра.
- 2014 елда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан хөкүмәте грантын откан иде. Проект шул грант исәбенә эшләнелә. Бу биналар күпмилләтле шәһәребезнең тарихы. Аны саклап калу, киләсе буыннарга тапшыру өчен бөтен көчебезне биреп, тырышып эшләячәкбез, - дип сөйләде шушы проектның җитәкчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, тарихчы Шамил Галимов.
Шәһәр администрациясе җитәкчеләре татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
- Өлкәбездә күптөрле милләтләр яши һәм аларның һәркайсында Самара төбәге тарихында тирән эз калдырган шәхесләр бар. Самаралылар бу исемнәрне белергә тиешләр, - диде Дмитрий Долганов. Шул истәлек такталары аша шәхесләребезнең исемнәре халык күңелендә мәңге саклансын иде, дигән теләктә калабыз.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Александр МАССОВ фотосурәтләре.
--- |
Иң күп укылган
|