поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.11.2019 Җәмгыять

Татарстанда 13 яшьлек кызны кияүгә биргәннәр?

Татарстанда җәнҗал купкан. Быел апрельдә Лашманка авылында яшәүче 13 яшьлек кыз һәм 28 яшьлек “халык имамы”, җирле мәчеттә ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы Рәсүл Салиховның никахы теркәлгән.

Кыз баланың әнисе белдерүенчә, бу никах аның кызы бер каршылыксыз дини остазы янында икәүдән-икәү кала алыр, Коръән серләрен төшенү, аралашу өчен теркәлгән. Чын туйны алар кызга 16 яшь тулгач уйнарга планлаштырган.
 
Әмма кызның ата-аналарының һәм яшьләрнең бу карарларын опека бүлеге дә, түрәләр дә хупламаган. Рәсүл Салихов әле тикшерү изоляторында, ә Кәбирәнең әнисе (кызның исеме үзгәртелеп алынды. – Авт.) – өй арестында. Аларга каршы җинаять эше ачылган.
 
Чирмешән районындагы бу вакыйга җәмгыятьтә зур  резонанс тудырды. Лашманкада Рәсүл белән Кәбирәне авылдашлары белә: “Көчләү булмады. Аллаһ алдында алар - ир белән хатын. Аларга түземлек һәм көч телибез”. “Яшьләр бәхетен челпәрәмә китерделәр. Рәсүл СИЗОда, кыз зар елый. Моннан кемгә файда соң?”
 
Дөрес, бу хәлгә тел шартлатучылар да бар: “Никах теркәлгән чакта кыз балага нибары 13 яшь булган. Ул ахырынача нәрсә кылганын аңлаган дисезме? Әмма 28 яшьлек имамның башы эшләргә тиеш бит!” “Нигә Урта гасырларга тәгәрәргә? Закон барысы өчен дә бертигез булырга тиеш”.
 
Кыз баланың әнисе Раилә Фәһим кызы да үз фикерен җиткерде: “Былтыр без Кәбирә белән  гарәп телен өйрәнә башладык. Атнага ике тапкыр мәчеттә курсларга йөрдек. Кәбирә выездной лагерьларда катнашты, анда имамыбыз Рәсүл Салихов җитәкчелек итте. Алар, табигатькә чыгып, ислам нигезләрен төшенде. Лагерьда кызым, Рәсүлне күреп, аңа гашыйк булды. Бу бик акыллы, динчел, алладан куркучы яшь кеше. Аннары алар языша башлады. Миннән моның өчен рөхсәт сорады ул. Мин ризалаштым. Аннары кызым имам белән мәчеттә аралаша башлады. Тик дин кануннары буенча ир хатын белән икәүдән-икәү  генә калырга тиеш түгел дип исәпләнә, якын туганы гына булмаса. Бер каршылыксыз аралашыр өчен Рәсүл Салихов никах укуны сорады, кызыбызның кулын сорады”.
 
Бу вакыйга көннән-көн яңа мәгълүматлар белән тулыланып тора. Тик, ничек кенә булмасын, миңа калса, бу коточкыч хәл. Чыннан да кирегә тәгәрибезме түгелме? 13 яшьлек балаңа никах укытуга ризалык бирергә буламы? Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Автор : Альфия Шакирьянова
Чыганак: mk.ru
Фото: evening-kazan.ru

---
Өмет
№ --- | 22.11.2019
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»