поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2019 Мәдәният

Әтнә Татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев: Мулланы уйнарга бик озак каршы килдем

Кайсы гына әсәрне куярга алынмасын, Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев аны җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә тамашачы да әлеге коллективның спектакльләрен көтеп ала. Авыл җирлегендә дәүләт театры тотуның кыенлыкларын анда эшләгән кеше генә белә торгандыр.

Аларның эшчәнлеге хакында Рамил Фазлыев белән сөйләштек.
 
− Рамил, Сез мәдәният һәм сәнгать институтында актерлар әзерли торган факультетта белем алдыгыз. Сез яхшы артист та була алыр идегез. Режиссер һөнәре ничек кызыксындырды?
 
− Белгәнегезчә, мин бит Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсында укыдым. Укырга керүгә, спектакльләрдә күмәк күренешләрдә уйный башладык. 2нче курста Марсель абый белән Фәрит абый мине чакырып алдылар да: “Сиңа режиссерлыкка укырга кирәк”,−диделәр. Әнә шулай итеп алар мине артист юлыннан “яздырдылар”. Хәер-фатихаларын бирделәр.
 
− Режиссер һөнәренең авырлыгы нәрсәдә?
 
− Артистлар белән спектакль кую җиңел эш түгел. Гомумән, кешеләр белән эшләү авыр. Һәркайсының үз холкы, үз сыйфатлары... Артистларны туплап бер фикергә китерү, уртак тел табу, сүзсез аңлашу, артистта әсәргә карата мәхәббәт уяту – режиссерның төп вазифалары.
 
− Шәһәрдән читтәге театрларга яшьләрне җәлеп итү җиңел түгелдер. Аларны ничегрәк кызыксындырасыз?
 
− Яшьләрне авыл җирлегенә кайтару авыр. Әлбәттә, без аларга шартлар тудырырга тырышабыз, торак белән тәэмин итәбез (Театр бинасы янында гына). Кызыксындыру өчен күбрәк рольләр бирәбез. Үзем режиссер булган фильмнарга да артистларыбызны аласы килә ( “Мулла”, “Сөмбел”). Авыл җирлегенә театрга гашыйк булган, театр “җене” кагылган кешеләр генә кайтадыр. Хөкүмәт тарафыннан да хезмәт хакларына өстәмә түләүләр булсын иде.
 
− Сез башка театрлар мөрәҗәгать итмәгән шактый гына классикларның әсәрләрен сәхнәләштерәсез. Әйтик, “Миңлекамал”, “Әниемнең ак күлмәге”, “Адашкан күңел”, “Югалган көн” һәм башкалар. Заманында Камал театрында куелган “Гүзәлем Әсәл” спектаклен куйдыгыз. Аларны ничек сайлыйсыз?
 
− Театрның 100 еллыгын үткәргәндә, халык театрында элек куелган спектакльләрне кире кайтаруны үземә максат итеп куйган идем. Беренчедән, мин үземнең күңелемә хуш килгән әсәрләрне сәхнәләштерергә тырышам. Аннары артистларның әсәргә туры килүен дә карыйсың. Элек шаулап барган әсәрләрне кире торгызу, миңа калса,әйбәт нәрсә. Татар драматургиясе бераз кытлык кичерә бит. Безнең, халык театры булган чакта, башкалардан аерылып торган үз йөзе бар иде. Шуңа күрә эшләгәндә дә халыкка якынрак буласы килә.
 
− Г. Камал исемендәге театрдан артистлар чакырып уйнатуыгыз да күркәм гадәт. Башта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев сезнең яшьләр белән бер сәхнәдә уйнап тамашачы күңелен яулаган иде. Узган ел куелган “Әниемнең ак күлмәге” ндә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева Ана образы белән тамашачыны сөендерде. Артистлар чакырып уйнату башка театрлар өчен ят нәрсә. Сез ни өчен мондый экспериментка алындыгыз?
 
− Бервакыт “Сөясеңме – сөймисеңме?” спектакленең премьерасына ун көн кала, Таһир Фәйзрахманов дигән артистыбыз авырып китте. Шуннан соң Камал театры директоры һәм режиссеры белән сөйләшеп, Наил Дунаевны чакырдык. Ул − артистлар өчен тәҗрибә, зур мәктәп булды.
 
− Театрыгызда “Мулла” спектаклен куйдыгыз. Әмир Галиәскаров белән бергә аның фильмын төшергәндә дә режиссер булдыгыз. Кайсын төшерү авыррак? Мулла ролендә үзегез дә уйнадыгыз. Анда Сезне тамашачы яратып калды. Әлеге рольгә үзегез теләп алындыгызмы?
 
− Спектакль үзенчә авыр, ә кинода мин беренче адымнарымны гына ясыйм әле. Миңа киноның ничек эшләнүе кызык тоелды. Өйрәнергә теләк бар иде. Мулла роленә килгәндә, мин бик озак каршы килдем. Аны уйнарга продюсерыбыз, композитор Марат Әхмәтшин күндерде. “Әгәр син уйнамасаң, фильмны төшермибез”, дигәч кенә ризалаштым.
 
− Аңа кадәр театрыгызда берәр рольдә уйнаганыгыз булмадымы?
 
− Театрда төрле хәлләр була бит инде. Спектакль алдыннан кинәт кенә берәр артист авырып китә. Бервакыт Буага чыгып китәр алдыннан, “Мулла” да − Вәлиәхмәтне уйнаучы артистыбыз авырый башлады. Аның ролен үземә уйнарга туры килде. Шундый очраклар булгалый. Миңа спектакльләрнең сүзләрен өйрәнеп тә торасы юк, чөнки репитиция вакытында истә кала.

− Спектакль куйганда һәр режиссерның үз алымы. Кайбер яшь режиссерларның автордан читкә китү очраклары да бар. Үзегез өчен кайсы режиссерны үрнәк итеп куясыз?
 
− Артистны әсәргә гашыйк иткәнче, ул башта үзеңнең күңел кылларыңны тибрәтергә тиеш. Мин эшләгәндә, драматург фикерен бозмаска тырышам, чөнки миңа автор күзаллавы кызык. Үз фантазияң белән эшләүгә караганда авторга таяну авыррак, чөнки һәркайсының үз стиле. Ә инде остазларым: Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев һәм Дамир Сираҗиев, Празат Исәнбәт минем өчен һәрвакыт үрнәк булдылар.
 
− Әгәр үзегезне башка театрларга спектакль куярга чакырсалар...
 
− Чакырулар да була. Минзәлә театрында Кәрим Тинчуринның “Каракүз” әсәрен сәхнәләштереп кайттым. Безнең үз репертуарыбызны еш төрләндереп торырга да кирәк, чөнки премьераны театрда озак уйнап булмый.
 
− Сезнең башка төбәкләргә гастрольләргә йөреп торуыгызны, фестивальләрдә катнашуыгызны да ишетеп торабыз. Чит илгә дә җыенасыз түгелме әле?
 
− Әйе, Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап гастрольләргә йөрибез. Ноябрьдә Екатеринбургта “Каледа” дигән Халыкара фестивальдә катнашачакбыз. “Мулла” фильмы белән мине Финляндиягә чакырганнар иде. Шуның белән бергә берәр спектакль алып баруыбызны да сорадылар. Без анда “Гүзәлем Әсәл” спектаклен һәм концерт программасын күрсәтәчәкбез (15-16 ноябрьдә). Шунысын да әйтим, бу сезонда Кырым режиссеры Ренат Бикташев бездә спектакль куярга җыена.
 
− Һәр театрның үз тамашачысы. Театрга җәлеп итү өчен, беренче чиратта яхшы репертуар кирәк. Аннары булачак тамашачылар бала чактан ук әзерләнергә тиештер. Балаларны үзегезгә ничек тартасыз?
 
− Без мәктәпләрдә дә спектакльләр куябыз. Балаларны җәлеп итү максатыннан, узган ел “Күк кош” спектаклен махсус куйдык. Анда хореография һәм вокал группалары белән бергә 60лап бала катнашты. Баш рольләрдә балалар уйный. Үзебезнең Кече залда Яңа ел тамашалары әзерлибез. Безгә мәктәпләрдән экскурсияләргә киләләр. Аларны театр тарихы белән таныштырабыз. Киләчәктә үзләре сәхнә юлын сайлап, театрга кайтырлар, дигән өмет баглыйбыз.
 
− Үзегезнең кызыгыз Эльвина да сәнгать юлыннан киткән. Аңа каршы килмәдегезме?
 
− Аның Мәскәүгә театр институтына китәсе килгән иде. Анда җибәрәсе килмәде. Мин аңа музыка училищесына барырга тәкъдим иттем. (“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә үзе йөргән “Алчәчәк бию төркеме белән чыгыш ясаган иде). Бүгенге көндә музыка училищесында белем ала. Киләчәктә кайсы юлны сайлыйсын үзе хәл итәр.
Фото: Татар-информ
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»