|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2019 Әдәбият
Татар китаплары - Иран китап күргәзмәсендә (ФОТО)17-22 ноябрь көннәрендә Татарстан китап нәшияты Каспий буе төбәге илләренең халыкара китап күрмәзмәсендә катнаша. Күргәзмә Иранның Гилән провинциясендә урнашкан Решт шәһәрендә үтә. Россия делегациясенең катнашуы РФ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә мөмкин булды. Татарстан китап нәшрияты бирегә үзенең тарихи китапларын, балалар басмаларын, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен алып килде. Нәшрият стенды белән мәртәбәле кунаклар танышты: Иран хакимияте вәкилләре, Гилән провинциясе җитәкчелеге, Решт шәһәре мэры һәм, әлбәттә, күпсанлы китап укучылар аудиториясе. Алар бигрәк тә тарихи әдәбият һәм балалар әдәбияты белән кызыксынды.
Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин җирле мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, шагыйрьләр һәм язучылар катнашында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде.
Нәшрият Иран китап күрмәзмәсендә инде икенче тапкыр катнаша. Беренче тапкыр татар әдәбияты бирегә 2016 елда XXIX Тегеран халыкара китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|