поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2019 Язмыш

Гүзәл Мөбарәкова: «Бәйләү стрессны җиңәргә булыша»

Югары Ослан районында туып-үскән Гүзәл Мөбарәкованың кулыннан килмәгән эше юк. Белгечлеге буенча икътисадчы һөнәрен үзләштергән кыз бүген җырлар яздыра, бәйли, Россиядә иң зур компанияләрнең берсендә ишек­ләр сата.

12 яшьлек улы Тимурны үстерә. Аңа төпле белем, нигезле тәрбия бирергә тырыша. «Җитми дисәң, вакыт юк инде ул. Тик эшеңне яратып башкарсаң, һәрчак вакыт табарга була», – ди Гүзәл.

Бәйләргә алты-җиде яшьлек чагында әнисеннән өйрәнгән. Аннары мәктәптә бәйләү түгәрәгенә йөргән. Туганнарына, якыннарына бүләк һәрчак әзер булган аның – барысын да үзе бәйләгән башлык­лар, бияләйләр белән сөендергән. Кулы ияләнеп, тәҗрибәсе арткач, Гүзәл зуррак әйберләр: свитерлар, күлмәкләр бәйләүгә күчкән. Эшләнмәләрен фотога төшереп, кызык өчен генә социаль челтәргә куеп караган. Шуннан башланган да инде. Кызыксынып шалтырата башлаганнар. Заказ бирүчеләр арткан. Бәйләргә өйрәт әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә күп икән.

– Кул эшләре татар халкында элек-электән бар. «Аулак өй»­ләрдә кызлар чигә, тегә, бәйли торган булган. Татар кызы кул эшләрен белергә тиеш, дип саныйм. Бу кәсеп итү өчен генә түгел, күңел рәхәтлеге өчен дә кирәк. Мәсәлән, бәйләү начар уйлардан арындыра, тынычландыра, стрессларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, – ди Гүзәл.

Ул соңгы арада кулдан бәйләнгән әйберләргә караганда, кибеттән әзер кием-салым сатып алучыларның артуына да борчыла. «Җан җылыңны биреп бәйләгән киемнәр җылырак та була бит», – ди үзе.

Гүзәл кечкенәдән җырга-моңга гашыйк. Татарча, русча, инглизчә, испанча җырлый, һәр җырчының үз җыры булырга тиеш, дип саный. Тик әлегә тамашачыга таныткан үз җыры юк. Дөрес, шигырьләр иҗат итә. «Шигырьләремне кешегә тәкъдим иткәнем юк, җырлар яздыра башладым. Бәлки киләчәктә зур сәхнәләргә чыгарга да насыйп булыр», – ди Гүзәл Мөбарәкова.


---
Шәһри Казан
№ --- | 21.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»