поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.11.2019 Җәмгыять

Хатын-кыз эшләп тапкан акчасын үзенә тота аламы?

Беркайда да эшләмичә, өйдә бала тәрбияләп, ирләрен эштән көткән мөселман хатыннарына җәмгыятьтә “әрәмтамак” дигән ярлык тага башладылар. Янәсе, алар бернәрсә уйламыйча, рәхәттә яши. Салым түләүчеләрнең салым акчасының кая киткәненә дә эчләре пошмый.

Югыйсә ашаган ризыкларында, кигән киемнәрендә, хәтта сулаган һавада да шул салым акчасының өлеше бар. Өйдә ятып субсидия алу да килешә торган эш түгел. Өстәвенә хөкүмәт хисабына югары белем алу турындагы дипломнары да өйдә тутыгып ята. Монысы тагын шул изгелекнең өстенә утырып кәкәй итү икән. Бу сүзләрне ишеткән хатын-кызлар, без чыннан да әрәмтамакмыни, дип хурлана. Диндә хуҗабикәләр турында нәрсә диелгән? Бу хакта Казанның “Өмет” һәм “Рәхмәтулла” мәчетләре имам-хатыйбы, “Ислам динен кабул итүгә – 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВтән сораштык.

– Рөстәм хәзрәт, бүген барлык ирләрнең дә хатыннарын кадерләп, өендә утыртырга мөмкинлеге юк һәм күпчелек хатын-кызлар “өй тавыгы” булырга риза да түгел. Гаилә җылысын саклаучы асыл затлар “соры корт” дигән сүзне авыр кабул итә. Өйдә утыру бүген шулай гаепләрлекмени?

– Иң беренче хатын-кызның Аллаһы Тəгалə биргəн кыяфəтен, нечкə күңелле, нəзакəтле, ягымлылык кебек сыйфатларын күз алдына китереп, бу ни өчен бирелде икəн, дип сорау куйыйк əле. Шул матурлыгын көн-төн станок артында эшлəп яки төзелештə кирпеч ташып, измə болгатып югалту өченме? Əллə инде иренə – сөйкемле хатын, балаларына ягымлы əни булуы өченме? Эштə көн буе норма үтəп, хуҗаларга ярарга тырышып көчəнгəн, телəмəсə дə, елмаеп йөрергə мəҗбүр булган, тəмам эш атына əйлəнгəн ханымнарның өйгə кайткач якыннарына елмаерлык кəефе яки хəле кала микəн? Акчаны ир кеше эшлəп табарга тиеш. Хатынны эшкə куып чыгару батырлык түгел, дип уйлыйм. Иң саваплы ризык – хатының сыйлаган ризык. Хəдистə шулай əйтелə. Өйдə утырып дүрт-биш бала тапкан, аларга матур тəрбия биргəн, гомер буе үзен балаларына, иренə, гаилəсенə багышлаган, өйнең нуры, яме булган əни кешегə кемнең “соры корт” дип əйтергə хакы бар икəн? Əгəр татар халкында дин, тел, тəүфыйк сакланган икəн, без моның белəн əнилəргə, дəү əнилəргə бурычлыбыз, дип белəм. Алар гаилəне гел беренче урынга куя белгəннəр. Хəзер генə күп хатын-кызлар гаилəлəренə карата суынды. Шуңа да, телебезнең, милли йөзебезнең югалуына гаҗəплəнергə кирəкми.

Меңлəгəн югары белемле кеше төрмəдə утыра, җинаять эшли, дəүлəт аларны да бушка укыткан. Мөселман хатыннарының җəмгыять өчен китергəн файдалары башкаларныкына караганда ким түгел, хəтта артыграк та дип уйлыйм. Өйдə утырып, ирен, балаларын тəрбиялəүче хатын-кызлар саны елдан-ел арта.

– Пәйгамбәребезнең өйдә утыручы хатыннары нинди вазифаларны башкарган?

– Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннары – өммəтебезнең аналары. Аларны мөселманнар күп гасыр буе хөрмəт итə. Аларның күплəре əни булган, лəкин мондый нигъмəт барысына да элəкмəгəн. Гайшə анабызның, мəсəлəн, балалары булмаган. Лəкин Аллаһы Раббыбыз аңа бик зур гыйлемнəр алырга насыйп иткəн. Бик күплəр, хəтта ирлəр дə Гайшə анабызга төрле сораулар белəн килə торган булган. Моның өстенə ул хəйриячелек белəн дә шөгыльлəнгəн. Бервакыт Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннарына үзенең вафатыннан соң беренче булып бакыйлыкка иң озын куллы хатыны күчəчəген əйтə. Моны ишетүгə, алар кулларын чагыштыра башлый. Янəсе, кемнеке озынрак икəн. Расүлүллаһ (с.г.в.) үлгəннəн соң беренче вафат булучы хатыны – Зəйнəп бинт Жəхш. Лəкин ул иң озын куллысы булмый, бəлки иң юмарты була. Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннары бу хикмəтне соңыннан гына аңлыйлар. Димəк, мөселман хатын-кызлары элек-электəн мəрхəмəт иясе булган, җəмгыятьнең тəрбиясенə сүз белəн генə түгел, гамəллəре белəн өлеш керткəн.

– Хатын-кыз эшләп тапкан акчасын үзенә тота аламы?

– Əгəр хатын-кыз иренең рөхсəте белəн эшли икəн, эшлəгəн акчасын фəкать үзенə генə сарыф итə ала. Гаилəне ашату, киендерү, торак белəн тəэмин итү –ирлəр җилкəсендə. Бу яктан да хатын-кыз кимсетелмəгəн. Гомумəн, дин бакчасына таш ату гыйлемсезлектəн килə. Мөслимə хатын-кызларының хокуклары башка хатыннарныкыннан югарырак. Аларга никах өчен бирнə дə җыясы юк, чөнки диндə бу каралмаган. Киресенчə, кияү кəлəшкə мəһəр биреп өйлəнə.

Фикер

Айгөл Муллагалиева, ике бала анасы (Балтач районы):

– Беренче чиратта, мөселман хатын-кызы буларак, үземне гаиләмә багышлауны ислам кануныннан чыгып сайладым. Хатын-кызның өйдә утыруы хәерлерәк. Мәҗбүри эшкә чыгарга да, өйдә утырырга да димәгән. Кемдер гаиләне дә тәртиптә тота, эшкә дә җитешә икән – бик яхшы. Бүген интернет аша акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Хөкүмәт эшендә эшләмәүчеләрне икенче сортка бүлү бер дә дөрес түгел. Ислам динендә хатын-кыз – бала тәрбияләүче, ир-ат исә – акча алып кайтучы. Бүген шунысы аяныч: балалар “үз-үзләренә бирелгән”, әнинең аларны тәрбияләргә вакыты калмый. Эштән арып кайткач, бар, шауламыйча тор әле, телефонда уен уйнап ал, телевизор кара, диләр. Бүген телне югалту да, балаларның әхлагы аксау да – аянычлы хәл. Барысы да гаиләгә килеп тоташа. Әниләрнең иң төп бурычы – балаларга яхшы тәрбия бирү. Без нинди тәрбия бирәбез, алга таба җәмгыять шундый булачак. Өйдә утыручы нәфис затларны “әрәмтамак” дип санау белән килешмим. Әйтик, әгәр укытучы диплом алып, балалар белән эшли алмый икән, аның мәктәптә эшләмәве файдалырак. Кемнедер “сорыкорт” дип атау югары белемле кеше сүзе түгел. Белем белән тәрбия бергә булырга тиеш.

Ирек Мукиев, психолог, теолог:

– Бу хатыннар күңелләренә авыр алмасын, ничек яшиләр, шулай дәвам итсеннәр. Мондый сүз әйтүне хөсетлек дияргә дә була. Ни өчен аларны башка берәүнең шәхси тормышы борчырга тиеш? Бу гаиләләргә субсидияне күпме түлиләр? Аңа гына яшәп буламы? Бүген субсидия аларның салым акчасыннан түләнә икән, киләчәктә шушы кешеләргә пенсия бу хатыннар тәрбияләгән балалар кулыннан түләнергә мөмкин. Үзең утырган ботакны чабу бит бу. Хакыйкатьтә, хатын-кыз өйдә утырырга тиеш. Әгәр өен тәртипли, ашарга пешерә, баласын карый, аларга кычкырмый икән, ир эштән арып кайткач, ял итә. Икенче көнгә эштә дә яхшырак эшләячәк. Бу аналар балаларын бүгенгә дип кенә түгел, киләчәк өчен тәрбияли. Өйдә утыруны ир белән хатын бергәләп хәл итә.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»