поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2019 Язмыш

«Балалар хакына Аллаһы иремә гомер бирде»

Балык Бистәсе районында урман эчендә урнашкан кечкенә генә бер авыл бар. Тегермән Пүчинкәсе дип атала ул. Авыл чишмәләргә бай, биредә үзенә хас саф һава, чөнки янәшәдә катнаш урманнар.

Шул авылда яшәүче гаиләләрнең берсе – Зәйнуллиннар белән без дә таныштык. Гөлүсә апа тумышы белән Түбән Тегермәнлек авылыннан. Ташкентта укыган чагында ул Нәзир исемле татар егете белән танышып, гаилә коралар. Туган якларын гел сагынып яшәгән Гөлүсә апа, ире белән, Пүчинкә авылына кайтып төп­ләнә. Белгечлеге буенча ветеринар булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыккач та хайваннардан аерылмый. Бүген 20ләп сарык, сыерлар асрыйлар. Тавык чебешләре дә бар.

Ташкентта чакта ук Зәйнуллиннарның ике балалары туа. Авылга күченеп кайт­кач, 36 яшендә Гөлүсә апа тагын бер бәби алып кайта. Хәзер кече улына да 17 яшь тулган инде. Зәйнуллиннарның олы уллары хәрби. Кызлары да хәрби кешегә кияүгә чыккан. Төпчекләре дә хәрби булырга хыяллана икән.

Моннан өч ел элек гаиләгә тагын дүрт бала килеп өстәлгән. Алар – Гөлүсә апаның сеңлесенең уллары һәм кызлары. Язмыштан узмыш юк шул. Ул адәм баласын төрлечә сыный. Балаларны ятим итәсе килмичә, Зәйнуллиннар аларны үзләренә тәр­бия­гә алган. Балалар беренче көннән үк Гөлүсә апа белән Нәзир абыйга әти-әни, дип дәшә башлаган. Хәзер бу балаларның иң олысына – 19 яшь, кечкенәсе – 10 яшендә. «Шөкер, балалар бик акыллы, өй эшләрендә дә булышалар. Әти-әни, дип кенә торалар. Кызларым сыерга кадәр сава, малайлар да оста куллы», – ди балалары турында Гөлүсә апа.

Гаилә еш кына табигатькә чыга, бергәләп гөмбә, җиләк җыялар. Күмәкләп бәрәңге утырталар, бар эшне бергә эшлиләр. Зәйнуллиннарга тормышның сынауларын шактый кичерергә туры килгән. Нәзир абый биш еллап яман шеш белән көрәшкән. «Табиблар, өмет юк, дигәннәр иде, Алланың рәхмәте, ирем савыкты. Аллаһы шул балалар хакына гомер бирде, ахры, иремә. Әйтергә дә куркам, хәзер күз тимәсен, хәле әйбәтләнде, яман шешне җиңдек дияргә була», – ди әңгәмәдәшем.

Зәйнуллиннар авырлык­ларны җиңәр өчен беренче чиратта, Ходайдан ярдәм, сабырлык сорарга һәм барысы да яхшы буласына ышанырга кирәк, дип киңәш итә. «Авырлыклар үтеп китә ул, Аллаһы савыгып булмастай чирләр бирмәсен, сәламәтлектән аермасын», – ди Зәйнуллиннар.


Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»