|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2019 Шоу-бизнес
Диләрә Илалтдинованың бәби көтү фотосы шау-шу тудырдыПопуляр җырчы Диләрә Илалтдинованың кичә инстаграмга элгән фотосы зур гына шау-шу тудырды. Шунысы билгеле: Диләрә бәби көтә икән. Моны фотоның эчтәлегеннән дә аңларга була, фото астындагы язу да шуңа ишарәли: “Алла бирса, тиздән” дигән ул. Күренә ки, җырчы махсус фотосессия узган. Әлеге сурәт теләсә кайда түгел, ә махсус фоннар, утлар куеп җиһазландырылган студиядә төшерелгән. “Матбугат.ру” бу язманы эшләп утырганда постны 2200дән артык кеше “лайклаган” иде, 120гә якын комментарий калдырылган. Җырчының аккаунтын исә 28,6 мең кеше карап бара. Шунысы игътибарга лаек: комментарийларда Диләрәне берәүләр чын күңелдән котлый, икенчеләр исә фотосурәттәге образның артык ачык булуы өчен тәнкыйтьли. Кайбер җырчы дуслары язуынча, алар нидер сизенгән, әмма сорарга оялган. Менә хәзер барысы да аңлашылды. Ничек кенә булмасын, Диләрә Илалтдинованың исән-сау гына бәби табуын теләп калабыз. Амин. Фото: instagram.com/dilyara_ilaltdinova
--- |
Иң күп укылган
|