поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
20.11.2019 Җәмгыять

Өстәмә түләү йорт төзергә дә, ялга да ярап куя

Биектау районының Чыпчык авылында яшәүче Айгөл Кәбирова авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче баласын тапкач бирелә торган өстәмә түләүне унике меңенче кеше буларак алган.

Яшь ананы, Әниләр көне якынлашканда, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Авылда яшәүче яшь гаиләләргә федераль һәм төбәк өстәмәләре каралган. Төбәк өстәмәсе авылда кимендә өч ел яшәгән һәм беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан аналарга бер тапкыр 50 мең сум күләмендә бирелә, өченче баланы 29 яшькә кадәр табучыларга ике тапкыр күбрәк – 100 мең сум бирәләр.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстан Президенты карары буенча киләсе елда гаиләләрне яңа өстәмәләр көтә. Өч һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләр, айлык кереме яшәү минимумыннан азрак булганда, балалар бакчасына түләүдән азат ителә. Биш бала үстерүче аз керемлеләрнең акчасы, өстәмә пособие түләп, яшәү минимумына җиткереләчәк. Кечкенә бала авырмыйча да тормый, ул чагында байтак акча даруга китә. Акчаны янга калдыру өчен, сабый өч яшькә җиткәнче, хөкүмәт дарулар алырга 10 мең сумлык сертификат бирә. Аны даруханәдән табиб рецепты буенча дару алуга тотачаклар.

– Программа икенче ел гына эшләсә дә, нәтиҗәсе бар, – ди министр. – Россиядә бала табучылар саны 7,8 процентка кимеде. Татарстанда да шулайрак, ләкин социаль ярдәм күрсәтелмәсә, тагын да азрак булыр иде. Беренче баласын алып кайтучылар саны кими, өченче бала табучылар белән андый киеренкелек юк. Кайбер районнарда хәтта 10–15 процентка арту күзәтелә. Дөрес, байтак кына гаиләләр, бала табыйм әле, пособие түләрләр, дигән максат куймый. Шулай да өстәмә акча гаилә бюджетына бик ярап куя.

Чыпчык авылында яшәүче Айгөл һәм Марат Кәбировлар сала тормышын үз итә. Юкса авылда калмаслар иде. 22 яшьлек Айгөл, декретка чыкканчы, Арчадагы 6 нчы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыткан. Ул бүген дүрт ай ярымлык кызы Ләйсәнне карау белән мәшгуль. Ире Марат Арча педагогия көллиятендә эшли. Хәзергә Айгөлнең әти-әнисе белән бергә яшиләр.

Яшь гаиләгә ата-аналары шушы авылдан җир кишәрлеге бүләк иткән. Быел нигезен төзегәннәр. Беренче бала өчен бирелгән 50 мең сум акчага йорт диварын күтәрергә кирпеч алганнар, шушы көннәрдә аны китерергә тиешләр. “Ирем – Арча районыннан, икебезне дә шәһәр тормышы кызыктырмый. Монда җайлы, Казан да, район үзәкләре дә ерак түгел, тимер юл да янәшә генә, теләгән җиреңә барып кайта аласың”, – ди Айгөл. Марат белән гаилә корганнарына ике генә ел икән. Арча педагогия көллиятендә танышканнар. Авылда яшәүче буларак, өстәмә түләү тиеш икәнен белсәләр дә, бала тугач, аның белән кызыксынырга вакытлары булмый. Районның социаль яклау бүлегеннән: “Пособие алырга килегез!” – дигән чакыру хаты җибәрелмәсә, бәлки, гаилә мәшәкатьләре белән аны алу сузылыр иде. Документлар җыеп тапшыргач, бер айдан соң 50 мең сум акчалы булып куялар. Айлык федераль пособие дә алалар. Ул беренче баласы туган гаиләдә хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең айлык кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. Ул сумма быел 14043 сум тәшкил итә. Өч кешелек гаиләнең кереме 42102 сумнан артмаса, өстәмә федераль түләүгә өметләнә ала. Ул сумма төбәктәге яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. “Яшь белгеч буларак, эштә хезмәт хакым югары түгел иде, ирем дә күп алып эшләми, шуңа күрә 8 мең сум 820 сум федераль түләү бирелә”, – ди Айгөл Кәбирова.

Биектау районының Бөреле авылында яшәүче Айсылу һәм Раил Гариповлар өч бала үстерә. Раил – Кукмара районы, Олыяз авылыннан. “Безне дусларыбыз таныштырды. Бел елдан, 20 яшемдә кызыбыз Зәйнәп туды”, – дип сөйли Айсылу. Бер ел да җиде айдан Йосыф дөньяга килә, тагын дүрт елдан Маратны алып кайталар. “Авыр түгелме?” – дип кызыксынгач, Айсылу елмаеп-көлеп: “Ике бала белән күңелле иде, өченчесе тугач, тагын да кызыграк яши башладык”, – дип җавап бирде. “Сезнең өчен гаилә бәхете нәрсәдә?” – дигән сорауга Раил: “Балаларны көн саен күреп торудан да рәхәт нәрсә юк”, – диде. Гариповлар икенче бала тугач бирелгән ана капиталы акчасын хәзер яши торган өч бүлмәле фатир сатып алу өчен тотканнар. Анда быел язын күченгәннәр. Фатирны җиһазлар белән матурларга, бизәргә дә өлгергәннәр. Өстәлләре тулы сый-нигъмәт. Министр Зарипова, күп балалы гаиләгә бүләкләр тапшыргач, Айсылуны кочаклап алды. “Гаиләгез тату, балалар каралган, матур яшисез. Айсылу, сезгә рәхмәт, күп нәрсә хатын-кыздан тора”, – диде ул.

Бу гаилә ислам дине кануннары буенча яши. Раил гаилә корырга намаз укый торган кәләш эзләгән һәм теләгенә ирешкән. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек. Айсылу: “Бик уңган кешеләр, атаклы балта осталары, кулларыннан килмәгән эш юк”, – дип, ире ягын мактады. Раил исә: “Өйләнешкәч, биш ел Айсылуның әти-әниләре белән бергә яшәдек. Мине беренче көннән үз уллары кебек күрделәр, якын иттеләр. Үзебез дә аларны бик яратабыз”, – диде. Менә шулай, үзара хөрмәт булган җирдә, әлбәттә, балаларга да рәхәт. Бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акчага юллама алып, бишәүләшеп, Төркиягә барып кайтканнар.

Сүз уңаеннан: Татарстанда балалы гаиләләргә пособие түләү өчен республика казнасыннан 7 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Быел авыл җирендә яшәүче 1776 ана беренче баласы өчен 50 мең сум өстәмә акча алган. Узган елдагыга караганда 100 гаиләгә күбрәк. 100 мең сумга ия булучылар – 347 кеше.

 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы