|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2019 Мәдәният
Казанда берничә теле-радиоканал вакытлыча эшләмиячәк21 ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт эшләре белән бәйле. Тапшыру җиһазлары түбәндәге каналларда 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк: «Радио такси FM», «Болгар радиосы», «Радио дача», «Русское радио», «Искатель Казань», «Радио «Комсомольская правда», «Радио мир», «Новое радио», «Радио рекорд», «Волга /Радио шансон», «Радио пассажир M/Ди FM» (DFM), «Казань-FM/Релаксэфем – спокойная волна», «Эхо Москвы», «Милицейская волна», «Радио 107,8 Казань/РАДИО любовь», «23 ТВК» (цифрлы телевидение), «26 ТВК» (цифрлы телевидение), дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|