|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2019 Язмыш
Әмир Айгөл Фазыйлова үзе сайлаган гаиләгә тәрбиягә тапшырылачакЯман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмирне Татарстанда яшәүче туганнары уллыкка ала. “Әмир Айгөл Фазыйлова үзе сайлаган гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак. Бу Айгөлне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Шуңа күрә опека органнары тарафыннан әнинең бу гаиләне билгеләвендә, аның ихтыярын рәсмиләштерү буенча юридик формальлекләр вакытында ярдәм күрсәтелде”, – дип бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Татар-Информ” МАгына хәбәр иткән. Удачина малай өчен гаиләне Айгөл туганнары арасыннан сайлавын аныклады. “Опека органнарында гаилә тиешле тикшерүләр узды – ул федераль закон буенча барлык критерийларга тулысынча туры килә. Шуңа күрә якын арада Әмир бу гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак”, – дип сөйли Гүзәл Удачина.
--- |
Иң күп укылган
|