|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2019 Шоу-бизнес
Айгөл Хәйруллина: “Ты меня бесишь” диючеләр дә бар...”“Болгар радиосы” алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән әңгәмә алдыннан ук шәхси темаларга сөйләшмәскә килештек. “Әйтеп куям, шәхси сорауларга җавап бирмим”, – диде. Дөресен әйткәндә, үземнең дә максатым гаилә тормышында, үткәнендә казыну түгел иде. Бүген аны көчле алып баручы буларак күзәтәм, сокланам, кайбер сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам. – Айгөл, соңгы елларда бөресеннән ачылган чәчәк кебек син. “Чәкчәк шоу” тапшыруыннан соң булды кебек ул. Янып, ут чәчеп торасың. Әллә элек тә шундый идеңме, мин генә игътибар итмәгәнменме?..
– Бәлки. Яшәгән саен багаж тула, эчтәлек арта, кеше үзгәрә. Күпмедер дәрәҗәдә килешәм дә синең белән. Мине “Чәкчәк шоу” проекты тулаем ачты. Әмма мин элек тә чая идем. Кечкенәдән актив идем, авыл, район күләмендәге чараларда гел катнаштым. Институтта укыганда да кечкенә генә булса да роль бирделәр. Икенче курс студенты өчен Камал театры сәхнәсендә уйнау күрсәткечтер дип уйлыйм....
– Инстаграм битеңдә тәнкыйть белдерүчеләр күпме?
– “Инстаграм – зло”, дим еш кына. Әйе, кемдер акча эшли, кемдер популярлыгын арттыра. Миңа да фикерләрен язалар, төрлесе бар. Блокка да җибәрәм. “Ты меня бесишь”, – дигәннәре дә шактый.
***
Автор Нәзилә Хуҗина. Әңгәмәне “Акчарлак” газетасының яңа 45 нче саныннан укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|