|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2019 Җәмгыять
"Ходай аны шуңа ярдәменнән ташламаган" - Герой-очучы Дамир Йосыпов Коръән укый (ВИДЕО)Кукуруз басуында А321 самолетын утыртып, 233 кешене үлемнән саклап калган Россия герое Дамир Йосыповның ашта Коръән укып дога кылу видеосы социаль челтәләрдә таралды. Видеоның авторы Ульяннан Рәмис Сафин исемле кеше диләр. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да милли геройга әйләнгән Дамир Йосыповның Аллаһка ышана торган, дини кеше булуын яздык. Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән, диләр аның турында. Видеоны караучылар, пилотка соклану белдереп, матур комментарийлар яза. Күпчелеге: "Сөбханаллаһ! Ходай аны шуңа ярдәменнән ташламаган" дигән фикердә.
--- |
Иң күп укылган
|