поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.11.2019 Шоу-бизнес

Гөлүсә Шаһбан: «Закир быел Салават җыр­ театрында эшли башлады»

Кабатланмас иҗаты, тормышчан һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән күпләрнең күңелен яулады ул. Холкына килгәндә – бик нечкә күңелле, һәр нәрсәдә матурлык күрүче, хыялый, гаиләсе өчен җан атып яшәүче хатын-кыз. «Үземне һәрьяклап бәхетле кеше саныйм. Иң зур бәхетем, әлбәттә, тигезлектә яшәүче әти-әнием, туганнарым, гаиләм һәм кызым», – ди Гөлүсә Шаһбан.

– Гөлүсә ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле: кайсы яктан буласыз?
– Талантлы кешеләрне күп биргән Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туып-үскән мишәр кызы булам. Мишәрлек миңа бераз усал булырга, ягъни максатыма ирешергә һәм үземне, якыннарымны якларга ярдәм итә. Беркайчан да сүз, җавап эзләп күрше кесәсенә керә торган кеше түгелмен. Мин – кечкенәдән уйнап һәм эшләп үскән совет чоры баласы.
 
– Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз?
– Тәүге шигырьләр мәктәптә укыганда ук язылды. Тик беркайчан да җырлар иҗат итәрмен дип уйлаганым булмады. Иҗатка чынлап торып Закирга кияүгә чыккач кына кереп киттем. Ничектер бер-бер артлы җырларым туа торды һәм иң сөенечлесе, аларны халык үз итте.
 
– Шигърияткә мәхәббәт кемнән килгән дип саныйсыз?
– Әйтә алмыйм, безнең гаиләдә шигырь язучы кешеләр юк. Нечкә күңелле булуымнандыр, ә бәлки җиде буын әби-бабайларда андый сәләт булгандыр, алардан килгәндер.
 
– Бу көнгә сез ничә шигырь һәм җыр авторы?
– Хәзерге вакытта минем 400ләп шигырь һәм 25ләп җырым бар. Һәр иҗат җимешем якын, кадерле. Җырларымны җыр иткән җырчыларга һәм көй авторларына бик рәхмәтлемен. Ләкин үземне халыкка шигырь язучы буларак түгел, ә Закир Шаһбанның хатыны буларак кызыктыр дип саныйм...

– Бүген әдәбият өлкәсендә җиңел түгел. Китап чыгарганда, нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
– Бернинди авырлыклар да тоймадым. Чөнки тормыш иптәшем Закир бар эшне үз өстенә алды һәм тиешенчә башкарып чыкты. Шигърият яратучы тамашачыларым күп. Бу – үзе бер бәхет!
 
– Белүемчә, китапларыгыз тиз сатылып беткән... Алар тагын чыгачакмы?
– Аллага шөкер, «Кабатланмас безнең сөюләр» исемле китабым 2 мең данә тираж белән басылып, хәзерге көндә сатылып бетте. Бик тиздән әлеге һәм шуның белән беррәттән өр-яңа «Күңел эретерлек сүзләр бар» исеме астында икенче китабым
дөнья күрәчәк.

– Кайсы җырчылар сезнең белән хезмәттәшлек итә?
– Шигырьләремә иҗат ителгән җырларны Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар хит ясады. Шулай ук җырларымны Резидә Шәрәфиева, Миләүшә Сафина, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов, Вадим Захаров, Рифат Зарипов һәм башка артистлар сәхнәдә яңгырата. Моңа бик шатмын, чөнки бер-бер артлы язылган җырларым халык күңелен яулап алып, хит дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
 
– Иҗатта чын дусларыгыз бармы?
– Менә бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмас идем. Әлбәттә, дусларым күп. Ләкин гомерлек дус-сердәш дигән нәрсәне аңлап бетермим. Чөнки бүген генә танышкан кешедән дә бик күп яхшылык­лар күрергә, иң якын дуслар да кыен вакытта ташлап китәргә мөмкин. Бер-береңне көндәш итеп күрми, дус булып иҗат итәр өчен бик көчле булырга кирәктер, минемчә. Теләсә кайсы иҗат кешесе белән уртак тел табып, озаклап сөйләшеп-шаярып утыра алам.
 
– Закир Шаһбан белән ничек таныштыгыз?
– Закир белән 17 ел кулга-кул тотынышып гомер итәбез, Аллага шөкер, 16 яшьлек кызыбыз үсеп килә. Аның белән 2002 елда тулай торакта таныштык. Ул үзенең иптәшләре янына кунакка килгән иде, шул танышудан ике атнадан соң никах укытып, яшәп киттек. Менә шушы 17 ел 17 көн кебек үткән дә киткән.
 
Закир быел Салават җыр­ театрында эшли башлады. Салават абый Закирны бик хөрмәт итә. Бу – Закирга эшләргә, тагын да үсәргә бер стимул булып тора. Үзем язган, Закирның репертуарыннан булган «Син минем иң соңгы сөюем» җырын Салават абый хәзер үзе дә бик яратып башкара. Моңа бик шатмын.

– Сәхнә кешесе, тормыш иптәше буларак, Закир абый нинди кеше?
– Без икебез дә иҗат кешеләре бит инде. Хыялыйлар. Ул – бер төрле, мин икенче төрле хыялланам, шулай төрле идеяләр туа. Минем шигърият өлкәсендә танылуымда  Закирның өлеше бик зур. Ул мине кеше арасында гел мактый, бөтен җирдә мине күрсәтергә тырыша.
Ә гаиләдә Закир әкрен­рәк, тыныч кеше. Мин исә аның капма-каршысы – кызурак. Тиз-тиз эшләргә, булган идея­ләрне хыялда гына калдырмый, чынга ашырыр­га омтылам. Бер-беребезне тулыландырып иҗат итәбез, яшибез.
 
– Иҗади планнарыгыз да бардыр?..
– Алла боерса, 17 гыйнварда үземнең туган көнемдә зур, кызыклы, мәгънәле тамаша-концерт үткәрергә җыенабыз. Планнар димәктән, үземне үстерәсе һәм Закирны тагы да күтәрәсе килә. Аның талантын халыкка күрсәтәсем, җырларын танытасым килә...
Фото: Татар-информ
 
 

Илүзә ШӘРИПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»