|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2019 Җәмгыять
Айгөл Фазылованың улы әнисе белән аның вафаты алдыннан хушлашырга өлгергәнАйгөл Фазылованың улы Әмир аның белән вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Кичә психолог кушуы буенча аңа улы килде. Алар бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина.
Бүген Айгөлнең туганнары аны Татарстанның Әлки районына җирләргә алып киткән. Кечкенә Әмир әнисенең апасы белән яшәячәк.
Айгөл Фазылова бүген төнлә хосписта вафат булган. Хатын-кызда яман шешнең 4 нче стадиясе иде.
Айгөл Фазылова ахыргача үз чире белән көрәште. Биш ел эчендә ул дистәләгән операция, химия һәм нур терапияләре узды.
Ходай якыннарына сабырлык бирсен. Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
--- |
Иң күп укылган
|