|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2019 Криминал
Сөяркә-студенткасын тураклаган доцент үзенә нинди җәза бирүләрен сораган?Санкт-Петербург дәүләт университеты мөгаллиме, тарихчы Олег Соколов 24 яшьлек сөйгәне Анастасия Ещенконы үтерүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Олегның адвокаты Александр Почуев хәбәр итүенчә, Конституциядә кеше үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тарта ала дип каралса да, Олег Соколов бу хокуктан баш тартып, тикшерүчеләргә ничек җинаять кылуы турында сөйләп биргән. Тарихчы әйтүенчә, җинаять шәхси конфликт аркасында килеп чыккан. Үтерелгән Анастасия аның элеккеге никахыннан туган ике балигъ булмаган баласына карата аеруча нәфрәт белдергән. Шул нигездә җәнҗал чыга һәм Олег аны пистолетыннан атып үтерә. Аннан пычкы белән тураклый.
Әлеге вакытта Соколов “Кресты-1” тикшерү изоляторында тотыла. Аңа экспертиза үтәсе бар. Ул үзенә иң каты җәза бирүләрен сораган. Адвокаты әйтүенчә, закон буенча аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итү карала.
Шаһитлар сөйләвенчә, Соколов Наполеон киемен яратып кия торган булган. Күршеләре аның яшь сөяркәсе белән мөнәсәбәтләре киеренке булуын әйтә. Соколов аңа кайчакта бик кырыс булган, Настяның үзенә тимәвен үтенеп елаганын еш ишеткәннәр.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: Вести.ру
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|