|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2019 Фаҗига
Янә балалар бакчасына һөҗүм: 50дән артык бала зыян күргәнКөньяк Кытайнда Юньнань провинциясенең Кайюань шәһәрендә балалар бакчасына һөҗүм итү нәтиҗәсендә 51 бала һәм өч олы кеше зыян күргән. Бу хакта Интерфакс яза. Хәбәрдән билгеле булганча, билгесез кеше, балалар учреждениесе коймасын кисеп, аның территориясенә үтеп кергән, бинага кергән һәм каустик сода эретмәсен балаларга һәм өч тәрбиячегә сипкән.
Нәтиҗәдә, 51 бала һәм 3 тәрбияче җитди зыян күргән. Шул ук вакытта, зыян күрүчеләрнең тормышы куркыныч астында түгел, дип билгеләп үтелә.
Полиция тиз арада җинаятьченең шәхесен ачыклый һәм шикләнелүчене тоткарлый. 23 яшьлек ир үзенең бу гамәлнең бала чакта әнисе ягыннан аңа карата игътибар булмау, хәзерге авыр хәлен һәм эштә тәртипсезлекләр аркасында барлыкка килгән җәмгыятькә карата нәфрәтне атый.
Боларның барысы да аны кешеләргә "үч алырга" этәргән.
Моңа кадәр "Матбугат.ру" да Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында алты яшьлек малайның үтерелүе турында яздык. Әлеге фаҗигадән соң илдәге барлык бакчаларындагы куркынычсызлыкны тикшерә башладылар.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|