|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2019 Әдәбият
Тәлгат Галиуллинның "Китек көзге" исемле китабы дөнья күрдеКүренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллинның "Китек көзге" исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китабында ул укучыларга бәяннарын һәм хикәяләрен тәкъдим итә. Моңа кадәр мәҗмугаларына кертелмәгән «Китек көзге», «Итле пәрәмәч», «И карак» бәяннарында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләрен калкытып куйса, «Кияү», «Мәкер» әсәрләрендә, күпсанлы җитди һәм шаян хикәяләрендә, кеше, туган халкын, телен хөрмәт итсә, мәхәббәттә пакь һәм ихлас булса гына, тулы бәхеткә ирешә ала, дип раслый. Реаль шәхесләрне сурәтләгән «Гомер тәлгәшләре»ндә ул туганнары, авылдашлары белән таныштыра, үзе әйткәнчә, «истәлекләр урамы»на сәяхәткә чакыра. Китапны нәшриятның фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин www.tatkniga.ru.
Казандагы фирма кибетләребез:
Декабристлар ур., 2.
Бауман ур., 19
Баумана ур, 51 (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат)
--- |
Иң күп укылган
|