|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2019 Спорт
Алинә Заһитова, спорт карьерасын тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнәчәк?Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спорт карьерасы тәмамланганнан соң, нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләгән. Бу хакта аның Инстаграмдагы фан-битендә билгеле булды. Япония телевидениесенә биргән интервьюсында фигуралы шуу остасы япон рестораны ачарга хыяллануын белдерде. Интервьюның видеоязмасы Заһитованың Инстаграмдагы фан-битендә барлыкка килде.
"Хәзерге вакытта мин Япония буенча йөрим, япон рестораннарында барлык нәрсәнең дә ничек урнаштырылганын карыйм. Әлегә минем беренче планда фигуралы шуу тора, ә бу кызыксынуым спорттан соң булыр дип уйлыйм.
Миңа “рамен” ашы бик ошый, тик аның дуңгыз яисә сыер итеннән әзерләнгәнен ашамыйм. Миңа махсус тавык ите белән эшлиләр. Хәзерге вакытта бу - минем Япониядәге иң яраткан ризыгым”, - ди спортчы кыз.
Билгеле булуынча, Франциядә Гран-при этабында Алинә Заһитова көмеш медаль яулады. Алда 22-24 ноябрьдә Япониядә узачак Гран-при этабы тора, дип яза Кызыл таң.
Фото: социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|