поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.11.2019 Җәмгыять

“Андый кешедә дөнья хәсрәте калмый”

Гадәттә бу темага кычкырып сөйләшеп йөрмиләр. Мин гыйбрәт өчен язарга җөръәт иттем әле. Зарлануда да, мактану дип тә кабул итмәгез. Тормыш мисалы буларак кына язам. Укып, кем дә булса үзендәге кимчелекләрне төзәтә алса иде, үзенә игътибарны арттырса иде.

Шулай итеп, мин ачлык белән дәваландым. Бөтен игътибарым – күзләрдә, ә аларда үзгәреш юк. Ачлык белән дәвалаучы врач янына килүчеләр арасыннан берәү: “Психбольницаның 17нче бүлеге бар икән, санаторий тибында, кереп-чыгып йөреп була”, – дип сөйләгән иде.
 
Өйдә түзәр хәл юк. Җанны кая куярга белмим. 17нче бүлек турындагы сүзләр искә төшә. Ирем Казанга алып китте. Бер кардәшебезнең кияве РКБда врач булып эшли иде, шуның ярдәмендә теге бүлеккә урнаштым. Чынлап та, урамга чыгып йөри аласың, кирәк-ярагыңны кибетләргә барып алу мөмкинлеге бар. Мин анда ятканда танылган композитор да дәвалана иде. Кешеләр психбольница сүзеннән куркалар. “Ичмасам, больница гына дип әйт”, – ди, бер танышымның кызы. Ләкин шундый хәл килеп чыккан бит инде, аны кая куясың? Күңел тынгы тапмагач, нишлисең... Минем бит тизрәк тереләсем килә. Бүген тереләм дә, иртәгә эшкә барам дип уйлыйм. Анда ике-өч ай ятарга кирәклеге турында ишеткәч тә: “Ууу, минем ул кадәр ятып торырга вакытым юк, ашыгыч, эшкә барасым бар”, – дидем. Син ашыгуга гына карамый икән...
 
Шунда ятканда больницага СССР буенча врачлар җыелды. Зур сөйләшүгә. 1987 елның апреле иде бу. Аларга авырулар белән очрашу-сөйләшүләр каралгандыр инде. Минем янга яшь кенә хатын-кыз керде. Русча сөйләшә. Әти-әнисе Сарман районы, Югары Чыршылыдан, хәзер Төмәндә яшиләр икән.
 
Врач мине яткырды, эчемә бармаклары белән баскалап карады да: “Апа, бәдрәфкә йөрүләр ничегрәк?” – диде. Җавабым аңа ничек тәэсир итүе истә калган. Миңа нидер әйтте, ул сүзләрне төгәл генә китерә алмыйм. “Эче катып интеккән кешенең йөзендә нур калмый” дидеме, әллә “анда дөнья хәсрәте калмый” дип әйттеме, хәтерләмим, әмма мәгънәсе шулайрак. Аның кыяфәтеннән, сүзеннән мин каткан эч белән йөрүнең би-и-ик яман нәрсә икәнлеген аңладым. Моннан котылырга тырышырга кирәклеге башыма кереп калды.
 
Больницада ятканда гадәттә өч төрле анализ алалар. Мин икесен биреп, өченчесен тапшыра алмый чыга идем. Врачларның ник алай дип кызыксынып торырга вакытлары булмагандыр инде.
 
Психбольницада ашаткан ризыклары арасында сирәк кенә күренгән кырылган кишер кисәкләре белән дөге истә калган. Ботка түгел ул. Больницага беренче килгән көнне коридорда бер яшь кенә хатын-кыз белән очраштым. Аның, борчылса, эче китә икән. Бу дөге шундыйлар өчен әйбәттер инде.
 
Больницадан киткәндә аптекадан дару алырга куштылар. Алдым, язуын укып карагач белдем: эчне катыра икән. Һәркемнең организмы үзенчә: берәүнең эче катучан, икенчеләрнең, киресенчә. Ашау да төрле булырга тиеш. Берәү савыты белән ашый торган ризыкны икенче берәү кашыклап кына каба, аны да куркып кына. Берәү пилмәнне өч-биш минут кайнатып ашаса, икенче берәү 20 минуттан да ким кайнаганны ашамый.
 
Ике әбине мисалга китерәм. Берсе күбрәк утырып торучан, мөгаен, яшелчә дә ашамый инде ул. Икенчесе, туксанга җитсә дә, теше булмаса да алманы да, кыярны да кашык белән кырып ашый. Болар – дуслар. Икенчесе беренчесенең хәлен белергә бара. Утырып торучысы эче катып интегә. Мондый очракта кулланыла торган пурген даруын эчә. “Ул да ярдәм итми, син дә эчеп кара әле”, – дип, дустына бер сәдәф бирә. Бүтән кешедән берни алып капмый торган әби, дустының сүзен тыңлап, даруны каба. Өенә кайтып җитә алмый, тәхәрәте бозыла.
 
Игътибарга алырлык тагын бер хәл булды. Беренче май бәйрәменә ирем авылга алып китте. Беренче көндә ирем янына урынга ята алмыйм, елыйм да, торып китәм, елыйм да, торып китәм. Күрше авылда өшкерүче апа бар иде, ирем аның янына алып барды. Ул өшкерде, тынычландым.
 
Казандагы теге больницага барып, аларның уколларын ала башлагач, яңадан моңа кадәр булмаган (авырту, борчу гына түгел), аңлашылмый торган газаплар башланды. “Комбинат здоровья”дагы мунчада юынып кайткач кына соңгы читенлекләр үтте. Мин моны ике төрле дәва “сугышты” дип аңладым (уколлар һәм өшкерү).
 
Больницадан кайтканнан соң ашый торган ризыгыма игътибар итә башладым. Эчне катырмаска тырыштым. Минем хәлемне белергә Ленинградтан кайтучы, өч сугышта катнашкан туганнан туган абыем үзенә бәрәңге әрчеп бирүемне үтенә иде. Әрчеп биргәч, кыяр кебек турап куя, ризыгына кушып ашый иде. Элек базарлар юк, яшелчә-җимешләр юк, шуңа эч катудан дәва урынына бәрәңге ашаган ул.
 
Бер апа 17 көн бушана алмагач, килене шәһәрдән аның апасын чакыртып кайтарып, клизма белән булышканнарын ишеткәнем бар.
 
Шулай берәүгә тешең булмаса, бәрәңгене кырып ашарга кирәк дип, кырып күрсәттем. Ул чакта хезмәт хакларын кирпечләтә, такталата – товарлата түлиләр иде. Сөт саткан өчен ачаны да яртышар ел бирмиләр иде. Җимеш юк, акча юк, ә авыл базында бәрәңге һаман бар. Ике тәлинкәгә кырып, берсен үзем ашадым. Соңыннан үзе кырып ашый башлаган.
 
Элекке халык, бигрәк тә безнең татарлар, яшелчә үстермәгән, моның сәбәпләре күп инде. Кайберәүләр яшелчәне ризыкка да санамаган. Ипигә ирешкәч, барлык ризыкны да ипи белән ашаганнар. Нәтиҗә – эч кату.
 
Әлеге хәлләрдән соң, танышларым белән сөйләшкәндә, бу темага сүз кузгатып, үзем аңлаганнарны сөйләргә тырыша идем. Бик күптән инде яшь кенә хатын 21 көн бушанганым юк дигән иде. Мондый хәлдә гади ризык кына җиңә алмый инде. Авыртуга зарланып больницага барган икенче хатынга, операция ясап, эченнән ташка әйләнгән ризыкны бушатканнарын ишеткәнем бар. Барчаларыбызга да дөрес ашап-эчеп, сәламәт яшәргә насыйп булсын.
 
М. Сарман.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»