поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2019 Авыл

"Бездәге хәлләр дә бик аяныч" - Биектау районы халкы чаң суга

Газетабызның 18 октябрь санында “Юлы бар – йөреп булмый” дип исемләнгән язма басылып чыккач, редакциягә Биектау районының Татар Урматы авылы халкы мөрәҗәгать итте. “Бездәге хәлләр дә бик аяныч. Килеп, үз күзләрегез белән күреп китегез әле”, – диделәр. Халык безне авыл башына ук чыгып каршы алды.

“Безнең хәлне үз башына төшкән генә аңлар”
 
Татар Урматы авылы зур түгел. Буш йортлар күп. Авылга кадәр асфальт юл түшәлгән анысы. Үзәк урамның берсе булган Наримановта да юллар алай ук начар түгел. Монда үзарасалым акчасына һәм шул урамда яшәүче фермер ярдәме белән комлы-вак таш катнашмасы (щебёнка) җәелгән. Ә менә Кызыл Байрак урамында яшәүчеләрнең хәле чыннан да мөшкел. Ике чакрымга сузылган урам юлларында трактордан кала башка транспорт узарлык түгел. Керсәң – кереп, чыксаң чыгып булмый.
 
Безне каршы алучылар арасында Елена Баталова да бар иде. Ул ире белән бергә әлеге авылга өч ел элек күченеп кайткан икән.
 
– Без бирегә Оренбург өлкәсеннән чиста һавалы авылда яшибез дип кайткан идек. Йорт сатып алдык. Дуңгызлар, казлар, бытбылдыклар үрчетәбез. Барысы да бик ошый. Халкы да, саф һавалы, тыныч авылы да. Ләкин шушы юлсызлык кына тәмам хәлне алды, – дип көрсенә ул. – Яраткан эшемне дә шушы сәбәпле югалттым. Заводта мине бик хөрмәт итәләр, бәялиләр иде. Кышкы буранлы көннәрдә авылдан чыгып җитә алмаганлыктан, өч тапкыр соңга калгач, эштән җибәрделәр. Безнең хәлне үз башына төшкән кеше генә аңлар. Өйдән чиста, пөхтә итеп киенеп чыгып китәбез. Эшкә сазга баткан машинаны берничә тапкыр этеп чыгарып хәлдән таеп, пычранып, кәеф төшеп көч-хәл белән килеп җитәбез. Авылдан читкә барып эшләүчеләрнең барысы да хроник салкын тиюдән җәфалана.
 
Авыл үзе дә җайсызрак урында урнашкан. Ышыклап торырга урманнары да юк. Күптән түгел генә бер фермер бераз агачлар утырткан утыртуын, ләкин аларның гына әлегә әллә ни файдасы юк. Без килгән көнне дә бик көчле җил иде. Ә кышын һәр җиргә кар сала. Кыскасы, авыл халкы язын-көзен – пычрак, кышын кар ерып йөрергә мәҗбүр.
 
– Кышын һәм язын юллар тагын да начарлана. Гел кар себереп, буранлап торгач,  тракторлар да чистартып өлгерми. Күрше авылдан бик көттереп кенә киләләр. Солярка да кыйммәт, дип акланалар, – ди Рамил Гыйльманов.
 
Татар Урматы авылы Көркәчек авыл советына карый. Аның башлыгы Гөлнара Закирова әйтүенчә, биредә 50 кеше теркәлгән. Күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да, кибет тә юк. Кирәк-яраклар сатып алырга халыкны атнага бер тапкыр күрше Ямаширмә авылына машина йөртә икән.
 
– Товар алып кайтып булмагач, кибетне дә яптылар. Үзарасалым акчасына өч-дүрт “КамАЗ” комлы-таш катнашмасы алып кайтып бушаттылар. Бер елда җыелган акчалар берничә метр юлны түшәргә генә җитә. Икенче елга анысы да аска, пычрак астына батып кала. Нәтиҗәле, сыйфатлы юл булсын өчен ташны калын итеп җәяргә кирәк. 20 тонна таш 15 метр юл түшәргә генә җитә. Әлеге акчалар белән без ун елда да яхшы юллар күрә алмаячакбыз, – дип көрсенә Татар Урматы  халкы.
 
Яхшы юллар – гомер буе шушы авылда яшәүче 83 яшьлек Әнзия Вәлиәхмәтованың да хыялы.
 
– Кайчандыр авылыбыз бик зур иде. Ике урамны тоташтырып торган күпер дә бар иде. Ул да агып китте. Колхоз да таркалды. – ди ул. – Ә юлның бездә булганы да юк. Аеруча соңгы елларда начарланды. Шунлыктан яшьләр дә китеп бетте. Югыйсә Казаннан да, район үзәгеннән дә ерак түгелбез. Хәзер картлар гына утырып калдык бит инде, балам. Акча җыярга дисәләр дә, бирәбез, әлбәттә. Кешедән калмыйбыз.

“Ашыгыч ярдәм” машинасы керә алмый
 
Авыл халкының күпчелеге өлкән яшьтә булгач, еш кына “ашыгыч ярдәм” дә чакырырга туры килә. Ләкин берничә тапкыр килеп батып калганнан соң, табибларның әлеге авылга килүдән баш тарткан чаклары булгалый икән.
 
– Аллергия белән җәфаланам мин, – ди Елена. – Быел февраль азагында шушы юлсызлык аркасында реанимациягә эләктем. Шешенә башлагач, табиблар чакырткан идем. Беренче “ашыгыч ярдәм” машинасы керә алмыйча, кире борылды. Ә минем хәлем начарланганнан начарая барды. Икенче юлы УАЗик машинасында килделәр. Анысы да ярты юлга кадәр генә керә алды. Кар ерып, көч-хәл белән алар янына барып җиткәч, һуштан язып егылганмын. Шеш бөтен эчке органнарга таралган иде.
 
Инсульт кичергән әнисен һәм абыйсын тәрбияләүче Равия Шакирова янына да кердек.
 
– Җәй көне табиблар һәрдаим килеп йөрде. Проблема булмады. Ә башка вакытта авыр, әлбәттә. Язын, кышын хәлләре начарланмаса, авыраеп китмәсәләр ярар иде, дип телим, чөнки безнең йортка кадәр машина кереп җитә торган түгел, – ди ул.
 
Авыл халкы әйтүе буенча, моңа кадәр фельдшер 20 чакрымдагы Шәпше авылыннан килеп йөргән. 32 ел эшләгәч, пенсиягә киткән. Шушы көннәрдә үзе дә аяклары авыртып, җитди операция кичергән икән. Авыл халкы моның сәбәбен дә кар ерып йөрүдән күрә.
 
Рамил Гыйльманов та алты тапкыр инсульт кичергән әтисен тәрбияли.
 
– Әтием йөри дә, кашык тотып ашый да алмый. “Ашыгыч ярдәм” машинасы килми калганы юк үзе. Авыл башында торгач, ничек тә җайлыйбыз, – ди ул.
 
Ярдәм көтәбез 
 
Үзарасалым акчалары гына җитмәгәч, авыл халкы юлга таш түшәр өчен өстәмә акча җыя башлаган. Әлеге вакытта 39 мең сум акча җыелган.
 
– Кеше аз булгач, акча бик авырлык белән җыела. 100 мең сум акча җыелса да, яхшы булыр иде. Ә озак елларга җитәрлек сыйфатлы юл өчен безгә 500 мең сум кирәк. Ләкин шунысы чын күңелдән сөендерде: халык өметләнә һәм хәлне аңлап кабул итә. Җыелыш җыеп барысын да аңлаттык. Каршы килерләрме икән, дигән курку бар иде. Юк. Киресенчә, авыл башындагы йортта яшәүче 92 яшьлек апа акчасын: “Бик ризамын. Эшләгез генә”, – дип елый-елый чыгарып бирде, – ди әлеге эшләрне башлап йөрүче Елена Баталова.
 
Авыл советы башлыгы Гөлнара Закирова әйтүенчә, алар мөмкин булганның барысын да эшли. Ләкин халыктан җыелган үзарасалым акчалары гына проблеманы хәл итеп бетерә алмый.
 
– Без 2013 елдан бирле үзарасалым җыябыз. Беренче елларны – 200, узган ел 250 сумнан җыелдык. Былтыр, дәүләт ярдәме белән, 75 мең сум акча тупланды. Әлеге акчаны юл өчен тоттык. Ташны бер елны – Нариманов, икенче елны Кызыл Байрак урамына салдык. Быел әлеге сумманы арттыру мөмкинлеге булачак. 20 ноябрьдә Татар Урматы авылында узачак җыенда шул мәсьәлә каралачак. Әгәр кеше башыннан 1 мең сум җыйсалар, авылдан 50 мең сум акча тупланачак. Шуны 4кә тапкырлагач, 250 мең сум булачак. Әгәр халык риза булса, әлеге сумманы арттырырга да мөмкин. Шуңа күрә мин аларга әлегә өстәмә акча җыймый торырга киңәш итәм. Чөнки үзарасалым итеп җыелган очракта, файдалырак бит, – дип аңлатты Гөлнара ханым.
 
Димәк, өстәмә акча җыюдан кала, әлегә авыл халкының тагын бер юлы бар: 20 ноябрьдә узачак җыенда җыярга кирәкле сумма турында килешергә дә, аның  дүртләтә артуын көтәргә генә кала…

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»